Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 ДӘРЕС

Оҗмах якын!

Оҗмах якын!

Җирдәге бар явызлык Оҗмахның якын булуын күрсәтә. Инҗилдә Оҗмах килер алдыннан авыр вакытлар булачак дип алдан әйтелгән булган. Без хәзер нәкъ шундый вакытта яшибез! Изге Язмаларда мондый вакыйгалар турында әйтелә:

Бөек сугышлар. «Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар» (Маттай 24:7). Бу пәйгамбәрлек үтәлде. 1914 елдан башлап ике бөтендөнья сугышы һәм күп кенә кечерәк сугышлар булган: миллионлаган кеше һәлак булган.

Авыруларның таралуы. «Урыны-урыны белән... үләтләр чыгар» (Лүк 21:11). Бу сүзләр үтәлгәнме? Әйе. Рак, йөрәк авырулары, туберкулез, малярия, СПИД һәм башка авырулар миллионлаган кеше гомерен өзә.

Ризык җитми. Бөтен җир шары буенча күп кеше ач яши. Һәр ел миллионлаган кеше ачлыктан үлә. Бу тиздән Оҗмах килүен күрсәтүче тагын бер билге. Инҗилдә: «Ачлык булыр»,— дип әйтелә (Марк 13:8).

Җир тетрәүләр. «Урыны-урыны белән... җир тетрәүләр булыр» (Маттай 24:7). Бу сүзләр дә безнең көннәрдә үтәлә. 1914 елдан башлап миллионнан артык кеше җир тетрәүләр аркасында һәлак булган.

Явыз кешеләр. Инҗилдә «кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан» булачак дип әйтелә. Алар шулай ук «Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар». Балалар «ата-аналарына буйсынмаслар» (2 Тимутегә 3:1—5). Күп кеше бүген нәкъ шундый, шулай бит? Алар Аллаһыны хөрмәт итмиләр, ә Аллаһы турында белем алырга теләүчеләргә кыенлыклар тудыралар.

Җинаятьчелек. «Явызлык көчәер»,— диелә Инҗилдә (Маттай 24:12). Бәлки, син ризалашырсың: җинаятьләр саны аеруча безнең көннәрдә артты. Кешеләр аларны алдарлар, таларлар яки башка төрле явызлык эшләрләр дип курка.

Бу вакыйгалар Аллаһы Патшалыгы якын икәнен күрсәтә. Инҗилдә: «Бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, сез Аллаһы Патшалыгының якын икәнен белерсез»,— дип әйтелә (Лүк 21:31). Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы? Бу — Аллаһының күктәге хөкүмәте, һәм ул җирне Оҗмах итәчәк. Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләрен алыштырачак (Данил 2:44).