Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

13 ДӘРЕС

Сихерчелек — явызлык

Сихерчелек — явызлык

Шайтан синең сихерчелек белән шөгыльләнүеңне тели. Күп кенә кешеләр, үзләрен зыяннан саклар өчен, үлгән туганнарына яки рухларга корбан китерәләр. Бу эшләрне алар рухлар дөньясындагы көчләрдән курыкканга эшли. Алар сихерләнгән балдаклар яисә беләзекләр киеп йөриләр. Кешеләр төрле «дарулар» эчәләр яки тәннәренә сөртәләр, чөнки «даруларның» дәваларга ниндидер сихерле көче бар дип уйлыйлар. Кайбер кешеләр үз йортларында яисә яши торган җирләрендә билгеле бер әйберләрне, аларның яклый торган көче бар дип, яшереп куялар. Башкалар төрле сихерле әйберләрне кулланалар: ул аларга эшләрендә, имтихан бирүдә, йөрешкән вакытта уңыш китерер дип ышаналар.

Шайтаннан үзеңне саклар өчен, Йәһвәнең дусты булырга кирәк. Йәһвә Аллаһы һәм аның фәрештәләре Шайтан һәм аның җеннәреннән күпкә көчлерәк (Ягъкуб 2:19; Ачылыш 12:9). Йәһвә үзенең тугры дусларына ярдәм итәр өчен көч кулланырга әзер (2 Паралипоменон 16:9).

Аллаһы Сүзендә: «Сихер белән шөгыльләнмәгез»,— дип әйтелә. Йәһвә сихерчелекне хөкем итә, чөнки ул эш белән шөгыльләнүчеләр Шайтан Иблис йогынтысына эләгергә мөмкин (Левиләр 19:26).