10 ДӘРЕС
Хак динне ничек табарга?
Аллаһы дусты булырга теләсәң, сиңа Аллаһы хуплаган динне генә тотарга кирәк. Гайсә «чын күңелдән табынучылар» «хакыйкать» буенча Аллаһыга гыйбадәт кылачаклар дип әйткән (Яхъя 4:23, 24). Аллаһыга бер генә дөрес гыйбадәт кылу бар (Эфеслеләргә 4:4—6). Хак дин мәңгелек тормышка, ә ялган дин үлемгә алып бара (Маттай 7:13, 14).
Хак дин тотучыларның эшләренә игътибар итеп хак динне билгели аласың. Йәһвә — игелекле Аллаһы, шуңа күрә аның хезмәтчеләре дә игелекле булырга тиеш. Яхшы алма агачы яхшы җимешләр китергән кебек, хак диннең җимешләре дә — яхшы кешеләр (Маттай 7:15—20).
Йәһвәнең дуслары Изге Язмаларны тирән хөрмәт итәләр. Алар Изге Язмалар Аллаһыдан бирелгән китап икәнен беләләр. Алар бу китапта әйтелгән буенча яшиләр. Бу китап аларга авырлыкларын чишәргә һәм Аллаһы турында белем алырга булыша (2 Тимутегә 3:17). Алар вәгазьдә сөйләгән сүзләре буенча яшәргә тырышалар.
Йәһвәнең дуслары бер-берсен ярата. Гайсә кешеләрне яратуын аларга Аллаһы турында белем биреп һәм авыруларны савыктырып күрсәткән. Хак дин тотучылар да башка кешеләрне яраталар. Гайсә кебек, алар ярлы һәм башка милләт кешеләренә түбәнсетеп карамый. Гайсә кешеләр аның шәкертләрен бер-берсен яратудан белерләр дип әйткән (Аллаһы дуслары Аллаһының исеме — Йәһвәне хөрмәт итәләр. Берәрсе синең исемең белән сиңа эндәшергә теләмәсә, ул синең якын дустың була аламы? Юк! Без дустыбызга исеме белән эндәшәбез һәм аның турында башкаларга яхшыны сөйлибез. Аллаһының дусты булырга теләүчеләр дә аңа исеме белән эндәшергә һәм аның турында башкаларга сөйләргә тиеш. Йәһвә безнең дә шулай эшләвебезне тели (Маттай 6:9; Римлыларга 10:13, 14).
Аллаһының дуслары, Гайсә кебек, кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында сөйлиләр. Аллаһы Патшалыгы — җирне оҗмахка әйләндерәчәк күктәге хөкүмәт. Аллаһының дуслары бу Патшалык турындагы яхшы хәбәрне башкаларга сөйлиләр (Маттай 24:14).
Йәһвә Шаһитләре Аллаһының дусты булырга тырыша. Алар Изге Язмаларны хөрмәт итәләр һәм бер-берсен яраталар. Алар шулай ук Аллаһы исемен кулланалар, аны хөрмәт итәләр һәм башкаларны да Аллаһы Патшалыгы турында өйрәтәләр. Безнең көннәрдә җирдә хак динне Йәһвә Шаһитләре тота.