Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аңлатмалар

Аңлатмалар

 1. ПРИНЦИПЛАР

Аллаһы кануннары аның принципларына нигезләнгән. Бу принциплар — Изге Язмаларда язылган төп хакыйкатьләр. Алар безгә Аллаһының карашын һәм фикер йөртүен аңларга булыша. Принциплар ярдәмендә без, тормышта акыллы карарлар кабул итеп, дөрес эш итә алабыз. Нинди дә булса хәл-очракка карата конкрет закон булмаса, Аллаһы принциплары булыша ала.

1 нче бүлек, 8 нче абзац

 2. ТЫҢЛАУЧАНЛЫК

Йәһвәне тыңлау ул кушканны теләп үтәү дигәнне аңлата. Йәһвә безнең аңа яратудан чыгып буйсынуыбызны тели (1 Яхъя 5:3). Аллаһыны яратсак һәм аңа таянсак, без һәрвакыт аның киңәшләре буенча эш итәрбез. Без аны хәтта авыр булганда да тыңларбыз. Йәһвәгә буйсыну файда китерә, чөнки ул безне инде бүген дөрес тормыш алып барырга өйрәтә һәм безгә киләчәктә күп фатихалар бирергә вәгъдә итә (Ишагыя 48:17).

1 нче бүлек, 10 нчы абзац

 3. ИХТЫЯР ИРЕГЕ

Йәһвә һәрберебезгә ихтыяр иреген, ягъни сайлау сәләтен биргән. Без роботларга охшамаган (Канун 30:19; Йошуа 24:15). Без ихтыяр иреген дөрес карарлар кабул итәр өчен куллана алабыз. Ләкин сак булмасак, карарларыбыз акылсыз булырга мөмкин. Ихтыяр иреге безгә Йәһвәгә тугры булыргамы һәм аны чын күңелдән яратыргамы, юкмы икәнен хәл итәргә мөмкинлек бирә.

1 нче бүлек, 12 нче абзац

 4. ӘХЛАКЫЙ НОРМАЛАР

Йәһвә биргән әхлакый нормалар тәртибебезгә һәм эшләребезгә кагылышлы күрсәтмәләр булып тора. Без бу нормалар турында һәм аларның файдасы турында Изге Язмалардан укый алабыз (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19; 1 Көринтлеләргә 6:9—11). Алар ярдәмендә без Йәһвәнең нәрсәне яхшы дип, ә нәрсәне яман дип санаганын аңлыйбыз. Изге Язмалардагы нормалар безгә башкаларны яратырга, дөрес карарлар кабул итәргә һәм игелекле булырга булыша. Бу дөнья нормалары түбәнәя барса да, Йәһвәнең нормалары үзгәрми (Канун 32:4—6; Малахи 3:6). Алар буенча яшәү безне физик һәм эмоциональ зыяннан саклый.

1 нче бүлек, 17 нче абзац

 5. ВӨҖДАН

Вөҗдан — яхшылык белән яманлыкны аерырга булыша торган эчке хис. Йәһвә һәрберебезгә вөҗдан биргән (Римлыларга 2:14, 15). Вөҗдан дөрес эшләсен өчен, аны Йәһвәнең әхлакый нормалары буенча өйрәтү мөһим. Шулчак вөҗданыбыз Аллаһыны сөендерә торган карарлар кабул итәргә булышыр (1 Петер 3:16). Вөҗдан безне акылсыз адым ясаудан тыяр, ә нинди дә булса хата кылсак, ул безне газаплар. Вөҗданыбыз дөрес эш итми башларга мөмкин, ләкин Йәһвә безгә аны өйрәтергә булышыр. Кешенең вөҗданы яхшы өйрәтелгән булса, ул җан тынычлыгы сизә һәм үз-үзен хөрмәт итә.

2 нче бүлек, 3 нче абзац

 6. АЛЛАҺЫДАН КУРКУ

Аллаһыдан курку аны ярату һәм хөрмәт итү дигәнне аңлата. Йәһвәдән курыкканга, без аны бер дә күңелсезләндерергә теләмибез. Аллаһыдан курку безгә яхшылык кылырга һәм яманлыктан качарга булыша (Гыйбрәтле сүзләр 1:7). Йәһвәне хөрмәт иткәнгә, без ул кушканнарның барысын үтәргә һәм аңа биргән вәгъдәләребезне тотарга тырышабыз. Аллаһыга карата курку-хөрмәт безнең фикер йөртү рәвешебезгә, башкалар белән мөнәсәбәтләребезгә һәм көндәлек карарларыбызга тәэсир итә.

2 нче бүлек, 9 нчы абзац

 7. ТӘҮБӘ ИТҮ

Тәүбә итү нинди дә булса ялгыш адымнарың аркасында кайгыру дигәнне аңлата. Аллаһыны яраткан кешеләр, аның нормаларын бозганнарын аңласа, моңа бик үкенә. Гөнаһ кылган булсак, без Йәһвәдән үзебезне Гайсәнең йолым корбаны нигезендә кичерүен үтенергә тиеш (Маттай 26:28; 1 Яхъя 2:1, 2). Эчкерсез тәүбә итсәк һәм яман эшләребезне калдырсак, без Йәһвәнең үзебезне кичергәненә ышана алабыз. Ул чакта элек кылган эшләребезгә үкенергә инде кирәк булмас (Зәбур 103:10—14; 1 Яхъя 1:9; 3:19—22). Элекке хаталарыбыздан сабак алып, фикер йөртү рәвешебезне үзгәртер өчен һәм Йәһвә нормалары буенча яшәр өчен тырышлыклар куярга кирәк.

2 нче бүлек, 18 нче абзац

 8. ҖЫЕЛЫШТАН ЧЫГАРУ

Кем дә булса җитди гөнаһ кылып тәүбә итмәсә һәм Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә теләмәсә, ул инде Йәһвә Шаһите була алмый. Ул җыелыштан чыгарыла. Без җыелыштан чыгарылган кеше белән аралаша я нинди дә булса эшләр башкара алмыйбыз (1 Көринтлеләргә 5:11; 2 Яхъя 9—11). Җыелыштан чыгару Йәһвә исеменә һәм җыелышка тап төшермәскә булыша (1 Көринтлеләргә 5:6). Бу чара шулай ук гөнаһ кылган кешене, тәүбә итеп, Йәһвәгә кайтырга дәртләндерә ала (Лүк 15:17).

3 нче бүлек, 19 нчы абзац

 9. ҖИТӘКЧЕЛЕК, КҮРСӘТМӘЛӘР ҺӘМ КИҢӘШЛӘР

Йәһвә безне ярата һәм безгә ярдәм итәргә тели. Шуңа күрә ул безгә Изге Язмалар аша һәм үзен яраткан кешеләр аша безгә җитәкчелек, күрсәтмәләр һәм киңәшләр бирә. Камилсез булганга, без андый ярдәмгә бик мохтаҗ (Ирмия 17:9). Без, Йәһвә җитәкчелек бирер өчен кулланган кешеләрне хөрмәт йөзеннән тыңлап, Аллаһыны ихтирам итүебезне һәм аны тыңларга теләвебезне күрсәтәбез (Еврейләргә 13:7).

4 нче бүлек, 2 нче абзац

 10. ГОРУРЛЫК ҺӘМ БАСЫНКЫЛЫК

Камилсез булганга, бездә еш кына эгоизм һәм горурлык чагыла. Әмма Йәһвә безнең басынкы булуыбызны тели. Үзебезне Йәһвә белән чагыштырганда, без никадәр кечкенә булуыбызны аңлыйбыз. Бу безгә басынкылыкка өйрәнергә булыша (Әюп 38:1—4). Үзебез турында түгел, ә башкалар турында уйлау да басынкы булырга ярдәм итә. Горурлык аркасында кеше үзен башкалардан өстен куя. Басынкы кеше исә үз-үзен дөрес бәяли һәм үзенең көчле якларын да, кимчелекләрен дә күрә. Ул үзенең хаталарын танырга, гафу үтенергә һәм киңәш-тәкъдимнәрне кабул итәргә курыкмый. Басынкы кеше Йәһвәгә таяна һәм аның җитәкчелеге буенча эш итә (1 Петер 5:5).

4 нче бүлек, 4 нче абзац

 11. ХАКИМЛЕК

Хакимлек ул — боерыклар бирү һәм карарлар чыгару хокукы. Йәһвә күктә дә, җирдә дә иң югары хакимлеккә ия. Бар нәрсәне барлыкка китергәнгә, ул — галәмдәге иң югары Шәхес. Аллаһы үз хакимлеген һәрвакыт башкаларның файдасына куллана. Йәһвә кайбер кешеләргә безнең турында кайгыртырга кушкан. Мәсәлән, ата-аналарның, җыелыш өлкәннәренең һәм хөкүмәтләрнең күпмедер дәрәҗәдә хакимлекләре бар. Аллаһы безнең алар белән хезмәттәшлек итүебезне тели (Римлыларга 13:1—5; 1 Тимутигә 5:17). Ләкин кеше кануннары Аллаһы кануннарына каршы килсә, без иң элек Аллаһыга буйсынабыз (Рәсүлләр 5:29). Без, Йәһвә кулланган кешеләрнең хакимлеген танып, Йәһвәнең карарларын хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез.

4 нче бүлек, 7 нче абзац

 12. ӨЛКӘННӘР

Йәһвә өлкәннәрне — тәҗрибәле абый-кардәшләрне — җыелышны кайгыртыр өчен куллана (Канун 1:13; Рәсүлләр 20:28). Бу ир-атлар безгә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм аңа бердәм, оештырылган рәвештә гыйбадәт кылырга булыша (1 Көринтлеләргә 14:33, 40). Изге рух өлкәннәрне билгеләсен өчен, алар Изге Язмаларда язылган таләпләргә туры килергә тиеш (1 Тимутигә 3:1—7; Титуска 1:5—9; 1 Петер 5:2, 3). Аллаһының оешмасы яклы булганга һәм аңа ышанганга, без өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәргә шат (Зәбур 138:6; Еврейләргә 13:17).

4 нче бүлек, 8 нче абзац

 13. ГАИЛӘ БАШЫ

Йәһвә ата-аналарга үз балалары турында кайгыртырга җаваплылык биргән. Изге Язмаларда күрсәтелгәнчә, ир гаиләнең башы булып тора. Гаиләдә ата булмаса, гаилә башы ролен ана үти. Гаилә башы үз өйдәгеләрен ризык, кием-салым һәм яшәү урыны белән тәэмин итү өчен җаваплы. Аның мөһим вазифаларының берсе — гаиләсенә Йәһвәгә гыйбадәт кылуда булышлык итү. Мәсәлән, ул аларга даими җыелыш очрашуларына йөрергә, вәгазьдә катнашырга ярдәм итә һәм алар белән бергә Изге Язмаларны өйрәнә. Гаилә башы шулай ук карарлар кабул итү өчен җаваплы. Ул, Гайсәдән үрнәк алып, һәрвакыт игелекле булырга, уйлап эш итәргә һәм кырыс я тупас булмаска тырыша. Моның ярдәмендә гаиләдә мәхәббәт хөкем сөрә, гаиләдәгеләр үзләрен имин хис итә һәм аларның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре ныгый.

4 нче бүлек, 12 нче абзац

 14. ҖИТӘКЧЕ СОВЕТ

Җитәкче совет — күктә яшәргә өметләнүче, Аллаһы халкын җитәкләүче ир-атлар төркеме. Беренче гасырда Йәһвә җитәкче совет аша мәсихчеләргә гыйбадәттә һәм вәгазь эшендә җитәкчелек биргән (Рәсүлләр 15:2). Бүген Җитәкче совет Аллаһы халкын җитәкли һәм яклый. Бу кардәшләр карарларны Аллаһы Сүзенә һәм изге рух җитәкчелегенә таянып кабул итә. Гайсә майланганнардан торган бу төркемне «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дип атаган (Маттай 24:45—47).

4 нче бүлек, 15 нче абзац

 15. БАШНЫ КАПЛАУ

Кайвакыт апа-кардәшкә җыелышта абый-кардәш башкара торган эшне кушарга мөмкиннәр. Апа-кардәш бу эшне башын каплап башкарыр. Шулай итеп ул Йәһвә урнаштырган тәртипне хөрмәт иткәнен күрсәтер. Апа-кардәш башка очракларда да башын каплар. Мәсәлән, ире я суга чумдырылган абый-кардәш алдында Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә (1 Көринтлеләргә 11:11—15).

4 нче бүлек, 17 нче абзац