Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһыны яратучылар белән дус бул

Аллаһыны яратучылар белән дус бул

«Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 13:20).

1—3. Гыйбрәтле сүзләр 13:20 буенча, ни өчен яхшы дуслар сайлау мөһим?

КЕЧКЕНӘ бала үз әти-әнисенә игътибар белән карап тора. Әле сөйләшә башлаганчы, ул күргән һәм ишеткән бар нәрсәне сеңдерә. Үсә баргач, ул әти-әнисеннән үзе дә сизмичә үрнәк ала башлый. Балигъ кеше дә, кем белән күп вакыт үткәрсә, гадәттә, шуларның тәртибен һәм уйлавын үзләштерә.

2 Гыйбрәтле сүзләр 13:20 дә: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр»,— дип язылган. Монда «йөрү» дигән сүз берәрсе белән күп вакыт үткәрүне аңлатырга мөмкин. Бу бергә булудан күбрәкне аңлата. Изге Язмаларның бер белгече берәрсе белән йөрү аны яратуны һәм аның белән якын аралашуны үз эченә ала дип әйткән. Кеше белән күп вакыт үткәрсәң, ул сиңа нык тәэсир итә, аеруча ул сиңа кадерле булса.

3 Дусларыбыз безгә я яхшы, я начар яктан тәэсир итә. Гыйбрәтле сүзләр 13:20 дә болай дәвам ителә: «Акылсызлар белән аралашучы зыян күрер». «Аралашу» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «дус булуны» аңлатырга мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 22:24). Аллаһыны яратучы дусларыбыз безне аңа тугры калырга дәртләндерә. Шуңа күрә яхшы дусларны сайлар өчен, башта Йәһвә нинди кешеләрне үз дусты итеп сайлый икәнен белик.

АЛЛАҺЫ НИНДИ ДУСЛАРНЫ САЙЛЫЙ?

4. а) Ни өчен Аллаһы дусты булу — зур хөрмәт? ә) Ни өчен Йәһвә Ибраһимны «дустым» дип атаган?

4 Йәһвә — Галәмнең Хакиме — безгә аның дуслары булырга мөмкинлек бирә. Нинди зур хөрмәт! Йәһвә дусларны игътибар белән сайлый. Ул аларны аңа иман итүчеләр һәм аны яратучылар арасыннан сайлый. Мәсәлән, Ибраһим Аллаһы сораган бар нәрсәне эшләргә әзер булган. Ибраһим үз иманын һәм тыңлаучанлыгын күп тапкыр раслаган. Ул хәтта үз улын Исхакны корбанга бирергә әзер булган. Ибраһим ышанган: «Аллаһы Исхакны хәтта үледән терелтә ала» (Еврейләргә 11:17—19; Яратылыш 22:1, 2, 9—13). Йәһвә Ибраһимны аның иманы һәм тыңлаучанлыгы өчен «дустым» дип атаган (Ишагыя 41:8; Ягъкуб 2:21—23).

5. Йәһвә үзенә тугры кешеләргә ничек карый?

5 Йәһвә үз дусларын бик кадерли. Аллаһының дуслары өчен аңа тугры булып калу бар нәрсәдән мөһимрәк. (2 Ишмуил 22:26 укы.) Алар Йәһвәгә тугры һәм тыңлаучан, чөнки аны ярата. Изге Язмаларда: «Намуслылар — аның якын дуслары»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 3:32). Йәһвә үз дусларын үз «чатырына» кунакка чакыра. Алар аңа гыйбадәт кыла һәм һәркайсы вакытта дога кыла ала (Зәбур 15:1—5).

6. Без Гайсәне яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз?

6 Гайсә болай дигән: «Мине яратучы минем сүземне тотар, Атам аны яратыр» (Яхъя 14:23). Шуңа күрә, Йәһвәнең дусты булыр өчен, Гайсәне ярату һәм ул өйрәткәнне эшләү мөһим. Мәсәлән, без Гайсәнең яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү әмерләрен үтибез (Маттай 28:19, 20; Яхъя 14:15, 21). Гайсәне яратканга, без «нәкъ аның эзләре буенча барырга» телибез (1 Петер 2:21). Эшләребездә һәм сүзләребездә Гайсәдән үрнәк алып, без Йәһвәне бик шатландырабыз.

7. Ни өчен дусларны Йәһвә яраткан кешеләр арасыннан сайларга кирәк?

7 Йәһвәнең дуслары ышанычлы, тугры, буйсынучан һәм аның Улын ярата. Ә без дусларны Йәһвә яраткан кешеләр арасыннан сайлыйбызмы? Дусларың, Гайсәдән үрнәк алып, Аллаһы Патшалыгы турында өйрәтү эшендә катнаша икән, алар сиңа яхшырак булырга һәм Йәһвәгә тугры булып калырга ярдәм итәр.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ МИСАЛЛАРДАН ӨЙРӘНӘБЕЗ

8. Сиңа Рут белән Нагомиянең дуслыгы нәрсәсе белән ошый?

8 Изге Язмаларда яхшы дуслар мисаллары күп, мәсәлән Рут белән аның каенанасы Нагомия. Алар тумышы белән төрле җирләрдән булган, һәм Нагомия Руттан күпкә олырак булган. Ләкин алар якын дуслар булып киткән, чөнки икесе дә Йәһвәне яраткан. Нагомия Моаб җиреннән Исраилгә кайтырга булгач, Рут аның белән киткән. Ул Нагомиягә: «Синең халкың минем халкым, синең Аллаһың минем Аллаһым булыр»,— дип әйткән (Рут 1:14, 16). Рут Нагомиягә карата бик игелекле булган. Алар Исраилгә кайткач, Рут, үз дусты Нагомиягә ярдәм күрсәтер өчен, тырышып эшләгән. Нагомия дә Рутны бик яраткан һәм аңа яхшы киңәшләр биргән. Рут аның киңәшләренә колак салган, һәм нәтиҗәдә икесе дә күп фатихалар урган (Рут 3:6).

9. Сиңа Давыт белән Йонафанның дуслыгы нәрсәсе белән ошый?

9 Давыт белән Йонафан да Йәһвәгә тугры, яхшы дуслар булган. Йонафан Давыттан якынча 30 яшькә олырак булган һәм нәсел буенча киләсе Исраил патшасы булырга тиеш булган (1 Ишмуил 17:33; 31:2; 2 Ишмуил 5:4). Йонафан, Йәһвәнең Исраил патшасы итеп Давытны сайлаганын белгәч, аңардан көнләшмәгән. Киресенчә, Давытка булышыр өчен, ул бар нәрсәне эшләгән. Мәсәлән, Давытка куркыныч янаганда, ул «аның Йәһвәгә ышанычын ныгыткан». Ул Давыт хакына хәтта үз тормышын куркыныч астына куйган (1 Ишмуил 23:16, 17). Давыт та бик тугры дус булган. Ул Йонафанның гаиләсен кайгыртырга вәгъдә биргән һәм, Йонафан үлгәннән соң да, үз сүзен тоткан (1 Ишмуил 18:1; 20:15—17, 30—34; 2 Ишмуил 9:1—7).

10. Син Сидрах, Мисах һәм Әбдинах дуслыгыннан нәрсәгә өйрәндең?

10 Сидрах, Мисах һәм Әбдинах та — әсирлеккә алынган өч еврей малае — дуслар булган. Үз гаиләләреннән еракта булсалар да, алар бер-берсенә Йәһвәгә тугры калырга ярдәм иткән. Соңрак, үскәч, аларның иманнары сыналган: Нәбукаднизар патша барысына алтын сынга сәҗдә кылырга боерган. Сидрах, Мисах һәм Әбдинах шушы алтын сынга табынмаган һәм патшага болай дигән: «Без синең илаһларыңа табынмаячакбыз һәм син куйган алтын сынга сәҗдә кылмаячакбыз». Иманнары сыналганда, бу өч дус Йәһвәгә тугры калган (Даниял 1:1—17; 3:12, 16—28).

11. Паул белән Тимутинең яхшы дуслар булганнары кайдан билгеле?

11 Рәсүл Паул, Тимути исемле егет белән танышкач, аның Йәһвәне яратканын һәм җыелыш турында кайгыртканын күргән. Паул Тимутине кардәшләргә ярдәм күрсәтергә өйрәткән (Рәсүлләр 16:1—8; 17:10—14). Тимути бик тырышып хезмәт иткәнгә, Паул болай дигән: «[Ул] минем белән яхшы хәбәр таратуда... кол булды». Паул белгән: Тимути кардәшләр турында «ихлас күңелдән кайгыртыр». Бергәләп Йәһвәгә хезмәт иткәндә, Паул белән Тимути яхшы дуслар булып киткән (Филипиялеләргә 2:20—22; 1 Көринтлеләргә 4:17).

ДУСЛАРНЫ НИЧЕК САЙЛАРГА?

12, 13. а) Ни өчен хәтта җыелышта да, дусларны сайлаганда, игътибарлы булырга кирәк? ә) Ни өчен рәсүл Паул 1 Көринтлеләргә 15:33 тәге кисәтүне язган?

12 Җыелышта без бер-беребездән өйрәнәбез һәм бер-беребезгә Йәһвәгә тугры булырга булышабыз. (Римлыларга 1:11, 12 укы.) Ләкин хәтта җыелышта да, дусларны сайлаганда, игътибарлы булырга кирәк. Кардәшлегебез гаҗәеп төрлелек белән аерылып тора. Оешмабызда чыгышлары һәм культуралары төрле булган кешеләр бар. Кайберләре җыелышка яңа гына килгән, кемдер Йәһвәгә инде күп еллар буе хезмәт итә. Берәр җимеш өлгерсен өчен вакыт кирәк булган кебек, кешегә дә, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен үстерер өчен, вакыт кирәк. Шуңа күрә бер-беребезгә сабыр булу, бер-беребезне ярату һәм дусларны акыл белән сайлау мөһим (Римлыларга 14:1; 15:1; Еврейләргә 5:12—6:3).

13 Кайвакыт безгә аеруча сак булырга кирәк. Мәсәлән, җыелышта берәр кардәшебез Изге Язмаларда тыелганны эшләргә мөмкин. Я кемнеңдер тәнкыйтьчел рухы җыелышка зыян китерергә мөмкин. Бу гаҗәеп түгел, чөнки беренче гасырда да җыелышта проблемалар булгалаган. Шуңа күрә рәсүл Паул мәсихчеләрне: «Алданмагыз. Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза»,— дип кисәткән (1 Көринтлеләргә 15:12, 33). Ул Тимутигә дә дусларны сайлаганда сак булырга киңәш иткән. Безгә дә шулай эшләргә кирәк. (2 Тимутигә 2:20—22 укы.)

14. Дусларны сайлавыбыз Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итә ала?

14 Безгә Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне якларга кирәк. Бу безнең иң кадерле нәрсәбез. Шуңа күрә без иманыбызны какшата алган я Йәһвә белән дуслыгыбызны җимерә алган кешеләр белән дуслашмыйбыз. Серкәгә салынган губка су түгел, ә серкә сеңдерәчәк. Нәкъ шулай ук дөрес булмаганны кылучылар белән дуслашсак, безгә дөрес булганны эшләү авыр булыр. Әйе, якын дусларны игътибар белән сайларга кирәк (1 Көринтлеләргә 5:6; 2 Тисалуникәлеләргә 3:6, 7, 14).

Яхшы дусларны Йәһвәне яраткан кешеләр арасыннан табып була

15. Җыелышта яхшы дусларны табарга сиңа нәрсә булышыр?

15 Җыелышта Йәһвәне чыннан да яраткан кешеләр бар. Алар синең якын дусларың булып китә ала (Зәбур 133:1). Яшьләре һәм чыгышлары синекенә охшаш кешеләр белән генә дуслашма. Йонафан да бит Давыттан күпкә олырак, ә Рут Нагомиядән күпкә яшьрәк булган. Изге Язмалардагы «йөрәгегезне киң итеп ачыгыз» дигән киңәш буенча эш ит (2 Көринтлеләргә 6:13; 1 Петер 2:17 укы). Син Йәһвәдән күбрәк үрнәк алган саен, күбрәк кеше синең белән дуслашырга теләр.

АВЫРЛЫКЛАР ТУГАНДА

16, 17. Җыелышта кемдер безне үпкәләтсә, нәрсә эшләү дөрес булмас иде?

16 Гадәттә, гаилә әгъзаларының холыклары, карашлары һәм эш итү рәвешләре төрле була. Җыелыш турында да шуны ук әйтеп була. Бу төрлелек тормышны кызыклы итә, һәм без бер-беребездән күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Ләкин кайчак, без аерылып торганга, арабызда аңлашылмаучанлык туарга һәм без хәтта кардәшебезгә ярсып китәргә мөмкин. Кемдер безне үпкәләтергә һәм рәнҗетергә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Моның аркасында боегырга һәм җыелыштан читләшергә кирәкме?

17 Юк. Хәтта кемдер безне үпкәләтсә дә, без җыелыштан читләшмәбез. Безне бит Йәһвә үпкәләтмәгән. Ул безгә тормыш һәм башка күп нәрсәне биргән. Йәһвә безнең мәхәббәтебезгә һәм тугрылыгыбызга лаек (Ачылыш 4:11). Җыелыш — Йәһвәнең бүләге. Аның ярдәмендә без иманыбызны ныгытабыз (Еврейләргә 13:17). Кемдер кәефебезне бозса да, без беркайчан да Йәһвәнең бу бүләген кире какмабыз. (Зәбур 119:165 укы.)

18. а) Безгә кардәшләребез белән тату яшәргә нәрсә булыша ала? ә) Ни өчен бер-беребезне кичерү мөһим?

18 Кардәшләребезне яратканга, без алар белән тату яшәргә телибез. Йәһвә бездән камил булуыбызны таләп итми. Без дә башкалардан моны көтмибез (Гыйбрәтле сүзләр 17:9; 1 Петер 4:8). Барыбыз да хаталар кыла, ләкин мәхәббәт безгә бер-беребезне «ихлас күңелдән кичереп яшәргә» булышыр (Көләсәйлеләргә 3:13). Мәхәббәт безгә энәдән дөя ясамаска ярдәм итәр. Әлбәттә, безне кемдер үпкәләткәндә, бу хакта һич уйламау авыр була. Ачулану һәм үпкә тоту күпкә җиңелрәк, ләкин бу шатлыгыбызны урлар гына. Ә инде үпкәләткән кешене кичерсәк, без җан тынычлыгына, җыелыштагы бердәмлеккә һәм, иң мөһиме, Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булырбыз (Маттай 6:14, 15; Лүк 17:3, 4; Римлыларга 14:19).

БЕРӘРСЕ ҖЫЕЛЫШТАН ЧЫГАРЫЛГАНДА

19. Кайсы очракта без җыелыштагы кеше белән аралашудан туктарга тиеш?

19 Яхшы гаиләдә барысы гаилә бәхетенә үз өлешен кертә. Әмма, әйтик, гаиләдә берәрсе, үзсүзлеләнеп, тәртипне боза башлый, ди. Гаиләдәгеләр аңа ничек кенә булышырга тырышмасын, ул һәркайсы ярдәмне кире кага. Ул я үзе өйне калдырып китә, я гаилә башы аңа шулай эшләргә куша. Җыелышта да моңа охшаш хәл булырга мөмкин. Кемдер Йәһвә нәфрәт иткән эшләрдә катнаша һәм җыелышка зыян китерә ала. Ул ярдәмне кире кага һәм үзенең эшләре белән җыелышның өлеше булырга теләмәгәнен күрсәтә. Ул я үзе җыелышны калдыра, я аны җыелыштан чыгаралар. Андый хәл була калса, без, Изге Язмаларда язылганча, бу «кеше белән башка аралашмаска» тиеш. (1 Көринтлеләргә 5:11—13 укы; 2 Яхъя 9—11.) Ул безнең дустыбыз я туганыбыз булса, бу аеруча авыр булырга мөмкин. Ләкин андый очракта да Йәһвәгә карата тугрылыгыбыз башкаларга карата тугрылыгыбыздан көчлерәк булсын. (8 нче аңлатманы кара.)

20, 21. а) Ни өчен җыелыштан чыгару чарасы — мәхәббәт билгесе дип әйтеп була? ә) Ни өчен дусларны игътибар белән сайларга кирәк?

20 Җыелыштан чыгару — Йәһвәнең яратудан чыгып бирелгән чарасы. Моның ярдәмендә Йәһвәнең нормаларын бозучылар җыелышка зыян китерми (1 Көринтлеләргә 5:7; Еврейләргә 12:15, 16). Бу чара безгә Йәһвәне, аның изге исемен һәм югары нормаларын яратканыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә (1 Петер 1:15, 16). Ул җыелыштан чыгарылган кешегә дә файда китерә. Шелтә һәм тәрбия алгач, кеше хата кылганын аңларга һәм үзгәрергә мөмкин. Җыелыштан чыгарылган күп кенә кешеләр соңрак Йәһвәгә кире кайткан, һәм җыелыш аларны җылы кабул иткән (Еврейләргә 12:11).

21 Дусларыбыз безгә я яхшы, я начар яктан тәэсир итә. Шуңа күрә, аларны сайлаганда, игътибарлы булыйк. Йәһвә яраткан кешеләрне яратсак, алар безгә Аллаһыга мәңге тугры хезмәт итәргә булышыр.