Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Син Аллаһы белән мәңге дус була аласың

Син Аллаһы белән мәңге дус була аласың

«Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел» (1 ЯХЪЯ 5:3).

1, 2. Ни өчен син Йәһвә Аллаһыны яратасың?

СИН Аллаһыны яратасыңмы? Бәлки, Аллаһыны нык яратканга, син аңа багышландың, һәм ул синең иң якын Дустың булып китте. Ләкин син әле Йәһвәне ярата башлаганчы, ул сине инде яраткан. Изге Язмаларда болай диелгән: «Без, ул безне беренче булып яратканга, яратабыз» (1 Яхъя 4:19).

2 Йәһвәнең безгә күрсәткән мәхәббәте турында уйлап кара. Ул безгә яшәр өчен матур җир биргән һәм бәхетле тормыш өчен бар кирәклесен булдырган (Маттай 5:45; Ачылыш 4:11). Йәһвә безнең белән дус булырга тели. Ул безгә үзе белән танышырга мөмкинлек бирде. Изге Язмаларны укыганда, без Йәһвәне тыңлыйбыз дип әйтеп була. Ә аңа дога кылганда, ул безне тыңлый (Зәбур 65:2). Үзенең куәтле изге рухы ярдәмендә ул безне җитәкли һәм ныгыта (Лүк 11:13). Ул хәтта, безне гөнаһ белән үлемнән азат итәр өчен, үзенең кадерле Улын җиргә җибәргән. (Яхъя 3:16; Римлыларга 5:8 укы.)

3. Йәһвә белән дус булып калыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

3 Берәр якын дустың турында уйлап ал. Ул бәхеттә дә, кайгыда да синең белән. Андый дуслыкны югалтмас өчен, күп тырышлыклар куярга кирәк. Иң якын Дустыбыз Йәһвә турында да шуны ук әйтеп була. Без аның белән мәңге дус була алабыз. Шуңа күрә Изге Язмаларда: «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз»,— дип әйтелгән (Яһүд 21). Аллаһы мәхәббәтенә лаек булып калыр өчен һәм аңа үз мәхәббәтебезне күрсәтер өчен, нәрсә эшләп була? Изге Язмаларда болай диелгән: «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3).

«АЛЛАҺЫНЫ ЯРАТУ»

4, 5. Ничек син Йәһвәне ярата башладың?

4 Йәһвәне ничек ярата башлаганың исеңдәме? Аның яңа дөнья һәм мәңгелек тормыш турындагы вәгъдәләрен белгәч, син нинди хисләр кичердең?

Йәһвәгә багышланып һәм суга чумдырылып, син аны яратканыңны һәм мәңге тыңларга теләгәнеңне белдерәсең

5 Син Аллаһының бу вәгъдәләрне үтәр өчен нәрсә эшләгәнен белдең һәм аның, җиргә үз Улын җибәреп, никадәр зур мәхәббәт күрсәткәнен аңладың (Маттай 20:28; Яхъя 8:29; Римлыларга 5:12, 18). Шулай итеп син үзең дә Йәһвәне ярата башладың. (1 Яхъя 4:9, 10 укы.)

6. Берәрсен ярату нәрсәне аңлата? Аллаһыны ярату сине нәрсә эшләргә дәртләндерде?

6 Ләкин мәхәббәт хисе — башлангыч кына. Берәр кешене яратканда, без аңа «мин сине яратам» дип әйтеп кенә чикләнмибез. Яратканга, без аңа шатлык китерергә тырышабыз. Нәкъ шулай ук Йәһвәне ярату сине, аны шатландырыр өчен, тормышыңны үзгәртергә дәртләндерде. Мәхәббәтең үскәч, син, бәлки, аңа багышланырга һәм суга чумдырылу үтәргә булдың. Шулай итеп син Йәһвәгә мәңге хезмәт итәргә вәгъдә бирдең. (Римлыларга 14:7, 8 укы.) Бу вәгъдәне үтәр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

«АНЫҢ ӘМЕРЛӘРЕН ҮТӘҮ»

7. Йәһвәне яратсак, без нәрсә эшләрбез? Аның кайбер әмерләрен әйтеп кит.

7 Йәһвәне яратканга, без «аның әмерләрен үтибез». Изге Язмаларда Йәһвәнең тормышыбызга кагылышлы күрсәтмәләре язылган. Мәсәлән, анда эчкечелек, урлау, ялганлау, зина кылу, Аллаһыга түгел, ә берәр кемгә я берәр нәрсәгә табыну хөкем ителә (1 Көринтлеләргә 5:11; 6:18; 10:14; Эфеслеләргә 4:28; Көләсәйлеләргә 3:9).

8, 9. Изге Язмаларда конкрет ситуациягә карата әмер булмаса, Йәһвәнең карашын ничек белеп була? Мисал китер.

8 Әмма Йәһвәне шатландырыр өчен, аның әмерләрен үтәү генә җитми. Ул тормышыбыздагы һәр өлкәгә кагылышлы әмерләр җыентыгын бирмәгән. Шуңа күрә кайвакыт без Изге Язмаларда үз ситуациябезгә туры килгән конкрет закон тапмабыз. Дөрес карар кабул итәр өчен, нәрсә эшләргә? (Эфеслеләргә 5:17) Изге Язмаларда файдалы принциплар бар. Алар безгә Йәһвәнең карашын аңларга булыша. Изге Язмаларны укыганда, без Йәһвәнең хисләре һәм сыйфатлары белән танышабыз. Без аның фикер йөртү рәвешен, нәрсәне яратканын, ә нәрсәне нәфрәт иткәнен аңлый башлыйбыз. (Зәбур 97:10 укы; Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19; 1 нче аңлатманы кара.)

9 Әйтик, син телевизордан я интернеттан нәрсә карарга дип уйлыйсың, ди. Йәһвә моңа карата конкрет әмер бирмәгән. Ләкин аның принциплары безгә дөрес карар кабул итәргә булышыр. Бүген күп күңел ачулар кансызлык һәм әхлаксызлык белән тулы. Йәһвәнең Сүзендә язылганча, «җәбер-золым яратучы һәркемне ул нәфрәт итә», «зиначыларны... Аллаһы хөкем итәчәк» (Зәбур 11:5; Еврейләргә 13:4). Бу принциплар безгә дөрес карар кабул итәргә ничек булыша ала? Йәһвәнең берәр нәрсәне нәфрәт иткәнен я әхлаксыз дип санаганын белсәк, безгә андый нәрсәдән качарга кирәк.

10, 11. Ни өчен без Йәһвәгә буйсынабыз?

10 Ни өчен без Йәһвәгә буйсынабыз? Җәзадан я начар карарларның нәтиҗәсеннән качар өчен генә түгел, юк (Гәләтиялеләргә 6:7). Без Йәһвәне аны яратканга тыңлыйбыз. Балалар үз әтисен шатландырырга теләгән кебек, без дә күктәге Атабызны сөендерергә телибез. Йәһвә хуплавыннан яхшырак нәрсә юк бит! (Зәбур 5:12; Гыйбрәтле сүзләр 12:2; 2 нче аңлатманы кара)

11 Җиңел булганда яисә башка сайлау булмаганда гына Йәһвәгә буйсыну чын ярату булмас иде. Без аның кайсы кануннарын һәм нормаларын үтәргә, ә кайсыларын үтәмәскә икәнен сайламыйбыз (Канун 12:32). Мәдхия җырлаучы болай дигән: «Әмерләреңә тартылам мин, аларны бик яратам» (Зәбур 119:47). Безнең дә һәр нәрсәдә Йәһвәгә тыңлаучан буласыбыз килә (Римлыларга 6:17). Нух Йәһвәгә карата үз яратуын тыңлаучанлыгы белән күрсәткән. Изге Язмаларда аның турында болай диелгән: «Нух барысын да нәкъ Аллаһы кушканча эшләде» (Яратылыш 6:22). Син Йәһвәнең үзең турында да шулай әйтүен теләр идеңме?

12. Ничек без Йәһвәне шатландыра алабыз?

12 Без Йәһвәгә тыңлаучан булганда, ул нинди хисләр кичерә? Аның «йөрәге сөенә» (Гыйбрәтле сүзләр 11:20; 27:11). Уйлап кына кара, без, тыңлаучан булып, Галәмне Барлыкка Китерүчене шатландырабыз. Ләкин ул үзенә буйсынырга беркайчан да мәҗбүр итми. Ул безгә ихтыяр иреге бирде. Шуңа күрә без яхшылыкмы, яманлык кылыргамы икәнен сайлый алабыз. Дөрес карарлар кабул итәргә безне Йәһвәгә карата яратуыбыз дәртләндерергә тиеш. Ул безгә иң яхшысын тели, шуңа күрә аны тыңлау бәхет китерә (Канун 30:15, 16, 19, 20; 3 нче аңлатманы кара).

«АНЫҢ ӘМЕРЛӘРЕ АВЫР ТҮГЕЛ»

13, 14. Йәһвәнең әмерләрен үтәү авыр түгел икәнен без кайдан беләбез? Мисал китер.

13 Йәһвәнең әмерләрен үтәү авырмы? Бу ирегебезне чиклиме? Изге Язмаларда ап-ачык әйтелә: «Аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3). Башка шигырьләрдә «авыр» дип тәрҗемә ителгән шул ук грек сүзе башкаларны контрольдә тотучы, изүче кешеләргә я кирәкмәгән кагыйдәләргә кагыла (Маттай 23:4; Рәсүлләр 20:29, 30). Йәһвәнең әмерләре исә авыр түгел. Аның кушканнары һәрвакыт нигезле.

14 Әйтик, син үз дустыңа башка йортка күченергә ярдәм итәсең, ди. Ул бар әйберләрен тартмаларга җыйган. Кайбер тартмалар җиңел, ә кайберләре ике кеше күтәрерлек. Дустың бик авыр тартманы сиңа берүзеңә күтәрергә кушар идеме? Әлбәттә юк! Чөнки ул сиңа зыян килүен теләми. Йәһвә дә, андый дус кебек, безгә артык авыр эш кушмый (Канун 30:11—14). Аллаһы чикләребезне аңлый. «Ул безнең ничек яратылганыбызны яхшы белә, безнең туфрак икәнебезне онытмый» (Зәбур 103:14).

15. Ни өчен Йәһвәнең кушканнары безгә файда гына китерә?

15 Муса Исраил халкына болай дигән: «Без исән булсын өчен... һәм бар көннәребездә имин яшәсен өчен, Йәһвә безгә барлык бу күрсәтмәләрне үтәргә... кушты» (Канун 5:28—33; 6:24). Бу сүзләр бүген дә хак. Йәһвәнең кушканнары тормышыбызны яхшырта гына. (Ишагыя 48:17 укы.) Йәһвә Атабыз безнең өчен нәрсә иң яхшысы икәнен белә (Римлыларга 11:33). «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Яхъя 4:8). Йәһвәнең сүзләре һәм эшләре һәрвакыт яратуга нигезләнгән.

16. Ни өчен без, камилсез булуыбызга һәм явыз дөньяда яшәвебезгә карамастан, тыңлаучан була алабыз?

16 Кайвакыт Йәһвәне тыңлау җиңел түгел. Без Иблис идарә иткән явыз дөньяда яшибез. Ул кешеләрне явызлык кылырга котырта (1 Яхъя 5:19). Шулай ук безгә Аллаһыны тыңламаска этәрүче гөнаһлы уйлар һәм хисләр белән көрәшергә туры килә (Римлыларга 7:21—25). Әмма Йәһвәгә карата яратуыбыз безгә дөреслекне эшләргә көч бирә. Ул тырышлыкларыбызны күрә һәм безгә үзенең кодрәтле изге рухын бирә (1 Ишмуил 15:22, 23; Рәсүлләр 5:32). Изге рух ярдәмендә безгә Аллаһыны тыңлау җиңелрәк була, чөнки ул бездә кирәкле сыйфатлар үстерә (Гәләтиялеләргә 5:22, 23).

17, 18. а) Без бу басмадан нәрсә белербез? ә) Киләсе бүлектә нинди тема каралыр?

17 Бу басма безгә Йәһвәне шатландырып яшәргә булышыр. Без аның принципларын һәм әхлакый нормаларын тормышыбызда ничек кулланырга икәнен белербез. Истә тот, Йәһвә беркайчан да аңа буйсынырга мәҗбүр итми. Аңа тыңлаучан булсак, тормышыбыз яхшырыр һәм безнең искиткеч киләчәккә өметебез булыр. Тагы да мөһимрәге — тыңлаучанлыгыбыз Йәһвәгә карата яратуыбызның никадәр көчле булуын күрсәтер. (4 нче аңлатманы кара.)

18 Без яхшылык белән яманлыкны аера белсен өчен, Йәһвә һәрберебезгә вөҗдан бирде. Вөҗданыбызны өйрәтсәк, бу безгә «аның әмерләрен үтәргә» ярдәм итәр. Вөҗдан нәрсә ул һәм аны ничек өйрәтеп була? Әйдәгез белик.