Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкче советтан хат

Җитәкче советтан хат

Йәһвә Аллаһыны һәм аның Сүзе Изге Язмаларны яратучылар!

«Сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 8:32). Изге Язмалардагы хакыйкать белән беренче тапкыр танышкач, нинди хисләр кичергәнеңне искә төшер. Ялган тулы дөньяда дөреслекне табу — чыннан да зур шатлык! (2 Тимутигә 3:1)

Йәһвә Аллаһы безнең хакыйкатьне белүебезне тели. Без дә, кешеләрне яратканга, аларга хакыйкатьне сөйлибез. Ләкин Аллаһыга хезмәт итү күбрәкне аңлата. Йәһвәнең принципларын тирән хөрмәт иткәнгә күрә, без мәсихчеләрчә яшәргә тырышабыз. Аллаһыны яратуыбызны ничек күрсәтеп була? Моны аңлатып, Гайсә болай дигән: «Мин Атамның әмерләрен үтәп, аның мәхәббәтендә калган кебек, сез дә, минем әмерләремне үтәсәгез, минем мәхәббәтемдә калырсыз» (Яхъя 15:10).

Гайсә үз Атасын чын-чынлап ярата һәм ул кушканнарның барысын үти. Гайсәдән үрнәк алып яшәсәк, Йәһвә безне яратыр һәм без чын бәхеткә ирешербез. Гайсә болай дигән: «[Белгәннәрегезне] үтисез икән, сез — бәхетле» (Яхъя 13:17).

Бу басма сиңа Изге Язмалардагы хакыйкать буенча яшәргә һәм Аллаһының дусты булып китәргә булышыр дип өметләнеп калабыз. Без Аллаһыга карата мәхәббәтең үссен дип, син «Аллаһы мәхәббәтендә калсын» һәм мәңге яши алсын дип дога кылабыз (Яһүд 21).

Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы