Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КУШЫМТА

Байракка честь бирү, сайлауларда тавыш бирү һәм граждан хезмәте

Байракка честь бирү, сайлауларда тавыш бирү һәм граждан хезмәте

Байракка честь бирү. Күп кешеләр байрак алдында баш ияләр яки аңа честь бирәләр, һәм бу еш кына гимн яңгыраган вакытта башкарыла. Йәһвә Шаһитләре моны дини йола дип саный һәм бу йолада коткару Аллаһыдан түгел, ә дәүләттән яки аның җитәкчеләреннән килгәненә ышаныч күрсәтелә дигән фикердә тора (Ишагыя 43:11; 1 Көринтлеләргә 10:14; 1 Яхъя 5:21). Андый җитәкчеләрнең берсе борынгы Бабылның патшасы Нәбукаднизар булган. Кешеләрне үзенең бөеклеге һәм дини ашкынуы белән хәйран калдырыр өчен, бу кодрәтле патша зур сын ясаган һәм үз хезмәтчеләренә аның алдында, гимн кебек музыка уйнаган вакытта, тез чүгәргә кушкан. Әмма өч яһүд Сидрах, Мисах һәм Әбдинах, үлем янаса да, шул сын алдында тез чүкмәгән (Даниял, 3 нче бүлек).

Безнең гасырда «милләтчелекнең төп символы һәм табыну өчен төп әйбере байрак булып тора,— дип язган тарихчы Карлтон Хейс.— Ир кешеләр яныннан байрак күтәреп узсалар, алар баш киемен сала. Байракны данлап, шагыйрьләр одалар яза, ә балалар гимннар җырлый». Милләтчелекнең шулай ук «изге көннәре», мәсәлән, дәүләтне данлый торган милли бәйрәмнәре бар, шулай ук аның «изгеләре һәм геройлары», «гыйбадәтханәләре», ягъни изге урыннары бар, дип өсти Карлтон Хейс. Бразилиядә халык алдында чыгыш ясаганда бер зур хәрби түрә: «Байракны олылыйлар һәм аңа, Ватанга кебек, табыналар»,— дигән. Ә «Америка энциклопедиясе»ндә әйтелгәнчә, «байрак, тәре кебек, изге дип санала».

Шул энциклопедиядә күптән түгел болай диелгән булган: «Дәүләт гимннарында патриотик хисләр чагыла һәм аларда еш кына догага охшаш үтенечләр бар: илаһлардан җитәкчеләрне я халыкны якларга һәм җитәкчелек бирергә сорыйлар». Шуңа күрә Йәһвә хезмәтчеләрен патриотик церемонияләргә, шул исәптән байракка честь бирүгә һәм дәүләт гимннарына, дини йолага кебек караганнары өчен акылсызлар дип атап булмый. «Америка рухы» дигән китапта Йәһвә Шаһитләренең балалары Кушма Штатлардагы мәктәпләрдә байракка честь бирергә яки аңа тугрылык анты бирергә ризалашмый дип әйтелә. Анда шулай ук болай диелгән: «Бу көндәлек ритуалның чыннан да дини булуын ахыр чиктә Югары суд та таныды».

Йәһвә халкы Изге Язмаларга нигезләнмәгән йолаларда катнашмаса да, башкаларның моны эшләргә хокукларын хөрмәт итә. Алар милли байракларны символ буларак хөрмәт итәләр һәм законлы хөкүмәтләрне «Аллаһы хезмәтчесе» — «өстен торучы хакимлек» дип саныйлар (Римлыларга 13:1—4). Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре «патшалар белән башлыклар турында да дога кылыгыз» дигән чакыруга колак сала, чөнки аларның «Аллаһыга тулысынча бирелгән булып һәм бар эшләрне җитдилек белән башкарып тыныч-тату гына гомер кичерәсе» килә (1 Тимутигә 2:2).

Сәяси сайлауларда тавыш бирү. Чын мәсихчеләр башкаларның сайлауларда катнашырга хокукын хөрмәт итә. Алар сайлауларга каршы чыкмый һәм сайланган хакимлек итүчеләргә буйсына. Әмма алар халыкларның сәяси эшләрендә нейтралитет саклап нык торалар (Маттай 22:21; 1 Петер 3:16). Кайбер илләрдә тавыш бирү мәҗбүри, ә башка илләрдә халык сайлауларга килмәгән кешеләргә каршы күтәрелә. Андый очракларда мәсихчеләргә нәрсә эшләргә? Сидрах, Мисах һәм Әбдинах Дәир тигезлегенә барган. Моны истә тотып, мәсихче дә, вөҗданы рөхсәт итсә, сайлау участогындагы сайлау кабинкасына керер. Әмма нейтралитетын бозмас өчен аңа сак булырга кирәк. Аңа мондый алты принципны исәпкә алырга кирәк:

  1. Гайсә шәкертләре «дөньяныкы түгел» (Яхъя 15:19).

  2. Мәсихчеләр — Мәсихнең һәм аның Патшалыгының вәкилләре (Яхъя 18:36; 2 Көринтлеләргә 5:20).

  3. Мәсихче җыелышның бар әгъзалары бердәмлектә иман итә һәм Мәсих күрсәткән мәхәббәтне күрсәтеп яши (1 Көринтлеләргә 1:10; Көләсәйлеләргә 3:14).

  4. Кешене берәр урынга сайлаучылар аның эшләре өчен җаваплы. (1 Ишмуил 8:5, 10—18; 1 Тимутигә 5:22 дә язылган сүзләрдәге принципларга игътибар ит.)

  5. Исраиллеләр берәр кешене патша итеп куярга сорагач, Йәһвә моны үзен кире кагу дип кабул иткән (1 Ишмуил 8:7).

  6. Төрле сәяси карашлы кешеләр белән Аллаһы Патшалыгы турында сөйләшкәндә, мәсихченең сөйләү иреге булырга тиеш (Маттай 24:14; 28:19, 20; Еврейләргә 10:35).

Альтернатив гражданлык хезмәте. Кайбер илләрдә хөкүмәт хәрби хезмәттән баш тарткан кешеләрдән билгеле бер вакыт дәвамында альтернатив гражданлык хезмәтен башкаруны таләп итә. Андый хәлгә эләксәк, безгә моның турында дога кылырга һәм, бәлки, җитлеккән мәсихче белән киңәшләшергә, аннан соң вөҗданыбызны исәпкә алып һәм моның турында алган белемебезне кулланып, карар кабул итәргә кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5; Филипиялеләргә 4:5).

Аллаһы Сүзе буенча, безгә «хөкүмәтләргә һәм хакимиятләргә буйсынырга», «һәртөрле яхшы эшкә әзер булырга» һәм «акыллы булырга» кирәк (Титуска 3:1, 2). Моны истә тотып, үзебезгә мондый сораулар бирик: «Альтернатив гражданлык хезмәтенә ризалашсам, мин мәсихче нейтралитетка тугры калырмынмы? Мине ялган дин эшләрендә катнашучы итеп санамаслармы?» (Микай 4:3, 5; 2 Көринтлеләргә 6:16, 17) «Бу эшне башкарганда, мәсихче бурычларымны үтәргә авыр булмасмы яки аларны үтәргә комачауламасмы?» (Маттай 28:19, 20; Эфеслеләргә 6:4; Еврейләргә 10:24, 25) «Я бу хезмәткә ризалашсам, рухи эшләрдә күбрәк катнаша алырмынмы? Я хәтта тулы вакытлы хезмәт башлый алырмынмы?» (Еврейләргә 6:11, 12)

Мәсихче, төрмәдә утырганчы, өйрәтелгән вөҗданына нигезләнеп, альтернатив гражданлык хезмәтенә ризалашса, имандашлары аның карарын хөрмәт итәргә тиеш (Римлыларга 14:10). Я бу хезмәтне башкара алмый дип санаса, башкалар аның карарын шулай ук хөрмәт итәргә тиеш (1 Көринтлеләргә 10:29; 2 Көринтлеләргә 1:24).