УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
Бар нәрсәдә намуслы бул
«Үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 13:18).
1, 2. Ни өчен Йәһвә безнең намуслы булыр өчен куйган тырышлыкларыбызга шатлана? Мисал китер.
БЕР әни кеше кечкенә малае белән кибеттән чыгып бара. Бер вакыт малае туктап әнисенә карый: аның йөзендә курку катыш аптырау чагылган. Ул кибеттән кечкенә уенчык алган да аны кире урынына куярга яки әнисеннән аны сатып алуын сорарга оныткан. Ул елый башлый һәм әнисенә өметләнеп карый. Әнисе аны тынычландыра һәм уенчыкны кире кайтарып гафу үтенер өчен, аның белән бергә кире кибеткә китә. Кибеттән кире чыкканда малайның әнисе шатланып туя алмый. Ул үз улы белән горурлана. Ни өчен?
2 Бала үзен намуслы тотарга өйрәнсә, әти-әнисе моңа шатлана. Безнең күктәге Атабыз — «хакыйкать Аллаһысы» да безнең рухи яктан үсәр өчен һәм намуслы булыр өчен куйган тырышлыкларыбызны күреп шатлана (Зәбур 31:5). Безнең Аллаһы мәхәббәтендә каласы һәм аңа шатлык китерәсе килгәнгә, без рәсүл Паулның: «Без... үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез»,— дигән сүзләренә кушылабыз (Еврейләргә 13:18). Тормышның кайбер өлкәләрендә намуслы булып калу аеруча авыр булырга мөмкин. Әйдәгез, андый дүрт өлкәгә игътибар итик. Аннан соң намуслы булу китергән фатихаларны карап чыгарбыз.
ҮЗ-ҮЗЕҢ БЕЛӘН НАМУСЛЫ БУЛ
3—5. а) Аллаһы Сүзендә үз-үзебезне алдау куркыныч икәне ничек күрсәтелә? ә) Безгә үз-үзебез белән намуслы булырга нәрсә ярдәм итәчәк?
3 Беренче авырлык — үз-үзең белән намуслы булырга Ачылыш 3:17). Бик аяныч хәл! Үз-үзләрен алдап яшәгәнгә, алар үз хәлләрен тагы да начаррак иткән.
өйрәнү. Без камил түгел, шуңа күрә үз-үзебезне җиңел генә алдый башларга мөмкин. Мәсәлән, Гайсә Лаудикиядәге мәсихчеләр үзләрен алдап яши дигән. Андагы мәсихчеләр үзләрен бай дип санаган, ә чынлыкта рухи яктан «ярлы, сукыр һәм ялангач» булган (4 Шәкерт Ягъкубның кисәтүен дә искә төшерик: «Берәрсе үзен Аллаһыга табынучы дип санап та, телен тыймый икән, ул үз йөрәген алдый, һәм аның гыйбадәт кылуы буш» (Ягъкуб 1:26). Телебезне тыймыйча, Йәһвә ихтыяры буенча гыйбадәт кыла алабыз дип уйлыйбыз икән, үз-үзебезне алдыйбыз гына. Телебезне тыймасак, гыйбадәт кылуыбыз бернигә дә тормый һәм яраксыз булып китә. Безгә нәрсә булыша ала?
5 Ягъкуб шул ук өзектә Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне көзге белән чагыштыра. Ул безгә Аллаһының камил канунына игътибар белән карап, тиешле үзгәрешләр ясарга киңәш бирә. (Ягъкуб 1:23—25 укы.) Изге Язмалар безгә үз-үзебез белән намуслы булырга һәм нинди үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен күрергә булыша (Ирмиянең елавы 3:40; Һәггәй 1:5). Без шулай ук Йәһвәдән үзебезне тикшереп чыгарга һәм һәркайсы җитди кимчелекләребезне күреп төзәтергә булышсын дип сорый алабыз (Зәбур 139:23, 24). Намуссызлык — мәкерле кимчелек, һәм без аңа күктәге Атабыз караган кебек карарга тиеш. «Мәкерле кешеләрдән Йәһвә җирәнә бит, ә намуслылар — аның якын дуслары»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 3:32 дә. Йәһвә безгә фикер йөртүдә үзеннән үрнәк алып, үзебезгә аның карашы белән карарга булыша ала. Паулның: «Үзебезне... намуслы тотарга телибез»,— дигән сүзләрен онытма. Без әлегә камилсез кешеләр булып калабыз, шулай да чын күңелдән намуслы булырга телибез һәм моңа омтылабыз.
ГАИЛӘДӘ НАМУСЛЫ БУЛ
6. Ни өчен ир белән хатынга бер-берсе белән эчкерсез булырга кирәк, һәм шулай эшләп, алар нинди куркынычтан кача ала?
6 Мәсихче гаилә намуслылык белән аерылып торырга тиеш. Шуңа күрә ир белән хатынга бер-берсе белән ачык һәм эчкерсез сөйләшергә кирәк. Мәсихче никахта зыянлы, пычрак эшләргә, мәсәлән, флирт, Интернет аша берәрсе белән яшерен аралашу я берәр төрле порнография карау кебек нәрсәләргә урын юк. Кайбер мәсихчеләр, үз тормыш иптәшләреннән яшереп, андый әшәке эшләрдә катнашкан. Бу намуссызлык! Тугры Давыт патшаның: «Мин ялганчы кешеләр белән аралашып утырмыйм, чын йөзләрен яшерүчеләрдән сакланып йөрим»,— дигән сүзләренә игътибар ит (Зәбур 26:4). Үз тормыш иптәшеңнән яшерерлек эшләрдә катнашма!
7, 8. Балалар Изге Язмалардагы нинди мисаллар ярдәмендә намуслылык сыйфатын кадерләргә өйрәнә ала?
7 Әти-әниләр үз балаларын намуслы булырга өйрәткәндә, Изге Язмалардагы мисалларны кулланып акыллы эш итә. Мәсәлән, намуссыз кешеләрнең мисалларын китереп була: кыйммәтле әйберләр урлап моны яшерергә теләгән Ахан; бүләкләр алырга теләп ялганлаган Гыйзи; Гайсәне үлемгә тапшырыр өчен ялганлаган һәм карак булган Яһүд (Йошуа 6:17—19; 7:11—25; 2 Патшалар 5:14—16, 20—27; Маттай 26:14, 15; Яхъя 12:6).
8 Шулай ук намуслы кешеләрнең Яратылыш 43:12; Хакимнәр 11:30—40; Яхъя 18:3—11). Аллаһы Сүзендәге бу берничә мисалны кулланып, әти-әниләр үз балаларына намуслы булып үсәргә булыша ала һәм бу сыйфатны кадерләргә өйрәтә ала.
мисалларын китереп була. Мәсәлән, Ягъкуб пәйгамбәр мисалы: ул үз улларына, алар үз капчыкларында акча тапкач, аны кайтарырга кушкан, чөнки бу акчаны анда ялгыш салганнар дип уйлаган. Ифтах һәм атасының антын үтәп зур корбанга барган аның кызының мисалы. Явыз кешеләр төркеме алдында пәйгамбәрлекне үтәп, үз дусларын яклар өчен, үзенең кем икәнен курыкмыйча әйтеп биргән Гайсә мисалы (9. Әти-әни үз баласына намуслы булуда үрнәк күрсәтергә тели икән, аларга нәрсәдән сакланырга кирәк, һәм ни өчен андый үрнәк мөһим?
9 Андый өйрәтү әти-әниләргә зур җаваплылык та өсти. Рәсүл Паул мондый сораулар биргән: «Ничек соң син, башкаларны өйрәтеп тә, үз-үзеңне өйрәтмисең? „Урлама“ дип вәгазьлисең, ә үзең урлыйсыңмы?» (Римлыларга 2:21). Кайбер әти-әниләр үз балаларын намуслы булырга өйрәтә, ә үзләрен намуссыз тота һәм шулай итеп балаларын аптырашта калдыра. Алар кечкенә нәрсә урлап яки чак кына ялган сөйләп, үз-үзләрен мондый сүзләр белән аклый: «Ярар, бар кешеләр дә шулай эшли бит» яки «Бу кечкенә ялган бит». Әмма кечкенә нәрсә урласак та, бу урлау булып кала һәм чак кына ялганласак та, бу ялган булып кала *. (Лүк 16:10 укы.) Балалар икейөзлелекне шунда ук күреп ала, һәм бу аларга зур зыян китерергә мөмкин (Эфеслеләргә 6:4). Ә әти-әнисеннән үрнәк алып намуслы булырга өйрәнгән бала, үскәч, бу намуссыз дөньяда Йәһвәне данлап яши алачак (Гыйбрәтле сүзләр 22:6).
ҖЫЕЛЫШТА НАМУСЛЫ БУЛ
10. Имандашлар белән аралашканда намуслы булыр өчен, нинди кисәтүләрне истә тотарга кирәк?
10 Имандашлар белән аралашу намуслылык сыйфатын үстерер өчен күп мөмкинлекләр тудыра. 12 нче бүлектән белгәнебезчә, безгә сөйләү сәләтебезне, аеруча кардәшләребез арасында, белеп кулланырга кирәк. Гади генә сөйләшүебез ансат кына кара гайбәт һәм хәтта яла ягу булып китәргә мөмкин! Дөреслеген тикшереп булмаган берәр хәбәрне кабатласак, безнең ялган таратучы булып китүебез бар, шуңа күрә телебезне тыя белү яхшырак булыр (Гыйбрәтле сүзләр 10:19). Ләкин берәр хәбәрнең хак булуын белсәк тә, бу аны сөйләргә ярый дигәнне аңлатмый. Мәсәлән, аның безгә катнашы булмаса, яисә моны сөйләү шәфкатьсез булса, телне тыю яхшырак булыр (1 Тисалуникәлеләргә 4:11). Кайбер кешеләр тупас сөйләшә һәм үзләрен: «Мин бит дөресен әйтәм!» — дип аклый, әмма шуны онытмыйк: сүзләребез һәрвакыт ягымлы һәм игелекле булырга тиеш. (Көләсәйлеләргә 4:6 укы.)
11, 12. а) Кайберәүләр, җитди гөнаһ кылганнан соң, хәлне ничек катлауландыра? ә) Җитди гөнаһ турында Шайтан нинди ялган тарата, һәм без моңа каршы нәрсә әйтә алабыз? б) Үзебезне Йәһвә оешмасы белән намуслы тотканыбызны ничек күрсәтә алабыз?
11 Аеруча җыелышта җаваплылыкны үз өсләренә Зәбур 12:2). Башкалар өлкәннәргә барысын сөйләдем дип, кайбер мөһим якларны яшереп калдыра (Рәсүлләр 5:1—11). Күп очракларда моның сәбәбе — Шайтан тараткан ялганга ышану. ( «Җитди гөнаһ турында Шайтан тараткан ялган» дигән рамканы кара, 164, 165 нче битләр.)
алган кешеләр белән үзеңне намуслы тоту мөһим. Берәрсе, җитди гөнаһ кылганнан соң, моны яшерергә теләп, җыелыш өлкәннәренә ялганласа, бу тагы да начаррак нәтиҗәләргә китерер. Андый кеше ике төрле тормыш алып бара башлый: үзен Йәһвәгә хезмәт итүче итеп күрсәтә, ә үзе җитди гөнаһ юлы белән бара. Аның тормышы ялган белән тула (12 Йәһвә оешмасы белән дә үзебезне намуслы тоту мөһим. Мәсәлән, без вәгазь хакында отчетыбызны биргәндә, анда ялганламыйча төгәл саннар язабыз. Шулай ук хезмәтнең берәр төрендә катнашыр өчен гариза тутырганда, без үз сәламәтлегебез турында яки үзебезгә кагылышлы башка якларны төгәл, үзгәртмичә язарга тиеш. (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19 укы.)
13. Эшкә кагылышлы сорауларда имандашлар белән үзебезне намуслы тотар өчен нәрсә эшләргә?
13 Без үзебезне имандашлар белән шулай ук эшкә кагылышлы сорауларда намуслы тотабыз. Кайвакыт кардәшләр бергә эшли. Алар үзләренең эшләренә кагылышлы сорауларны Патшалык Залында яисә Аллаһыга хезмәт иткәндә хәл итеп тормас өчен сак булырга тиеш. Эштә бер мәсихче — эш бирүче, ә икенчесе аның эшчесе булырга мөмкин. Кардәшне эшкә алсак, үзебезне аның белән намуслы тотарга тиешбез: килешү буенча эш хакын вакытында түләргә һәм льготалар бирергә, шулай ук закон буенча тиешлесен үтәргә кирәк (1 Тимутигә 5:18; Ягъкуб 5:1—4). Ә инде үзебез берәр кардәшкә эшкә урнашсак, без үз эшебезне тулысынча үтәргә тиеш, чөнки безгә моның өчен эш хакы түләнә (2 Тисалуникәлеләргә 3:10). Начальнигыбыз кардәш булганга, безгә берәр ташламалар ясар, өстәмә ял көннәре бирер, льготалар ясар я башка берәр ничек безгә карата «игелеклерәк» булыр дип уйламыйк (Эфеслеләргә 6:5—8).
14. Мәсихчеләргә бергә бизнес оештырганда ничек эш итү акыллы булыр, һәм ни өчен?
14 Мәсихчеләр акчалата я заем аша үз өлешләрен кертеп, бергә бизнес оештырырга уйласа, аларга Изге Язмалардагы бер мөһим һәм файдалы принципны тотарга — барысын язып һәм теркәп барырга кирәк! Мәсәлән, Ирмия кыр сатып алгач, шаһитләр алдында ике данә документ төзегән һәм аларны саклауга биргән (Ирмия 32:9—12; шулай ук Яратылыш 23:16—20 кара). Кардәшләр белән берәр килешү төзегәндә, барысын җентекләп әзерләнгән документка шаһитләр алдында язып һәм кул куеп тутыру без кардәшләргә ышанмыйбыз дигәнне аңлатмый. Киресенчә, бу туа алган аңлашылмаучанлыклардан, өмет өзелүдән һәм каршылыклардан саклый, ә соңгысы бүленешләргә китерергә мөмкин. Имандашлары белән бергә эшләгән мәсихче шуны истә тотарга тиеш: җыелыштагы бердәмлек һәм тынычлык теләсә кайсы эштән күпкә мөһимрәк * (1 Көринтлеләргә 6:1—8).
БУ ДӨНЬЯДА ҮЗЕҢНЕ НАМУСЛЫ ТОТ
15. Йәһвә эш белән бәйле сораулардагы намуссызлыкка ничек карый, һәм мәсихчеләр бу дөньяда киң таралган намуссызлыкка ничек карарга тиеш?
15 Намуслы булу җыелыш белән генә чикләнми. Паул: «Без... үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез»,— дип язган (Еврейләргә 13:18). Без дөньяви эш белән бәйле сорауларны хәл иткәндә, Барлыкка Китерүчебез намуслы булуыбызны тели. Гыйбрәтле сүзләр китабында гына берничә тапкыр ялган үлчәү турында әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 11:1; 20:10, 23). Борынгы заманда берәр нәрсә сатып алынганда товарны һәм аны сатып алыр өчен акчаны үлчәр өчен, үлчәүләр һәм герләр кулланганнар. Намуссыз сатучыларда, сатып алучыларны алдар өчен, ике төрле гер һәм төгәл булмаган үлчәү булган *. Йәһвә андый эшләрне нәфрәт итә! Аның мәхәббәтендә калыр өчен, эш белән бәйле сорауларда һәрвакыт намуслы булыйк.
16, 17. Бүгенге дөньяда намуссызлыкның нинди төрләре киң таралган, һәм мәсихчеләр нәрсә эшләргә тәвәккәл?
16 Бу дөнья белән Шайтан идарә иткәнгә, бар җирдә намуссызлыкның таралганы бер дә гаҗәеп түгел. Без намуссыз эш итәргә вәсвәсә белән һәр көн очрашырга мөмкин. Кешеләр эшкә урнашыр өчен үзләре турында мәгълүмат язганда, күп кенә очракларда ялганлап, үз сәләтләрен һәм тәҗрибәләрен күпертеп, төрле рекомендацияләр уйлап чыгара. Иммиграция, салым, иминият белән бәйле һәм моңа охшаш бүтән бланкларны тутырганда, кешеләр, үзләренә кирәклесен алыр өчен, еш кына ялган мәгълүмат язалар. Күп кенә укучылар контроль эшләр, иншалар һәм рефератлар язганда укытучыларны алдый, мәсәлән, Интернеттан кирәкле мәгълүмат табып, аны үзенеке итеп күрсәтә. Кешеләр намуссыз түрәләр белән эш иткәндә, үз теләкләренә ирешер өчен, еш кына ришвәт бирә. Бу дөньядагы кешеләр «үзләрен генә сөючән, акча яратучан... яхшылыкның кадерен белмәүче» булганга күрә, андый хәлнең булуына шаккатасы юк (2 Тимутигә 3:1—5).
17 Мәсихчеләр андый эшләрдә катнашмый. Әмма кайвакыт намуслы булу авыр, чөнки намуссыз кешеләр бу дөньяда уңышлы һәм хәтта дәрәҗәле урыннарга менеп утыра кебек күренә (Зәбур 73:1—8). Шул ук вакыт мәсихчеләр «һәр яктан» намуслы эш итәргә тели, шуңа күрә алар акча ягыннан кыенлыклар кичерергә мөмкин. Алайса, намуслы булу акыллымы? Һичшиксез! Ни өчен? Намуслы булу нинди фатихалар китерә?
НАМУСЛЫ БУЛУ НИНДИ ФАТИХАЛАР КИТЕРӘ?
18. Ни өчен намуслы булу югары бәяләнә?
18 Ышанычлы, намуслы кеше абруе бик кыйммәтле нәрсә. ( «Мин үземне һәрвакыт намуслы тотаммы?» дигән рамканы кара, 167 нче бит.) Андый абруй казану һәркемнең көченнән килә! Чөнки моның өчен әллә нинди махсус сәләтләргә, байлыкка, матурлыкка ия булу, чыгыш яисә башка берәр нәрсә белән аерылып тору кирәкми. Шулай да күп кешеләр намуссыз, ә намуслы кешеләр бик сирәк очрый (Микай 7:2). Кайберәүләр син намуслы булганга синнән көләр, ә башкалар синең намуслы булуыңны кадерләр һәм моның өчен сине хөрмәт итәр, сиңа ышаныр. Күп кенә Йәһвә Шаһитенә намуслы булу хәтта материаль яктан файда китергән. Бу Шаһитләр, намуссыз эшчеләр эштән куылганда, үз эш урыннарын югалтмаган яки аларны намуслы эшчеләр кирәк булган урынга алганнар.
19. Тормышның бар өлкәләрендә намуслы булу вөҗданыбызга һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итә ала?
19 Синең андый хәлгә эләккәнең булмаса да, намуслы булу хәтта зуррак фатихалар китерә ала һәм син моны үзең күрерсең. Синең вөҗданың саф булачак. «Без вөҗданыбызның саф булуына бер дә шикләнмибез»,— дип язган Паул (Еврейләргә 13:18). Өстәвенә, намуслы булуыңа яратучы күктәге Атабыз игътибар итәчәк, ә ул намуслы кешеләрне ярата. (Зәбур 15:1, 2; Гыйбрәтле сүзләр 22:1 укы.) Әйе, намуслы булу сиңа Аллаһы мәхәббәтендә калырга булышачак, ә бу — бүләкләрнең иң зурысы. Ә хәзер, әйдә, чираттагы бүлектән Йәһвәнең эшкә карата карашын белик.
^ 9 абз. Мәсихченең башкаларга зыян китерү максатыннан чыгып явыз, коточкыч ялган сөйләү гадәте булса, өлкәннәр аңа каршы хокук чаралары куллана ала.
^ 14 абз. Эш белән бәйле авырлыкларны чишәргә 222, 223 нче битләрдәге кушымта булыша ала.
^ 15 абз. Алар, күбрәк табыш алырга дип, бер төрле герне сатып алыр өчен, ә икенче төрле герне сатар өчен кулланган. Алар, һәр очракта сатып алучыны алдар өчен, күрәсең, үлчәүнең бер ягын озынрак я авыррак иткән.