Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Иблискә һәм аның мәкерле эшләренә каршы тор

Иблискә һәм аның мәкерле эшләренә каршы тор

«Иблискә каршы торыгыз, һәм ул сездән качар» (ЯГЪКУБ 4:7).

1, 2. Суга чумдырылу кемгә шатлык китерә?

СИН Йәһвәгә инде күп еллар хезмәт итәсең икән, конгрессларыбызда суга чумдырылу нотыгын күп тапкыр ишеткәнең булгандыр. Ләкин һәрбер очракта, алгы рәтләрдә утыручылар торып сорауларга җавап биргәндә, син җиңелчә генә дулкынланып китәсеңдер. Конгресстагы башка кешеләр дә моңа охшаш хисләр кичерә һәм шатланып кул чаба. Йәһвә ягына басар өчен суга чумдырылу үтәчәк кадерле кешеләрне күргәндә, синең күзләрең яшь белән тула торгандыр. Чыннан да шатлыклы мизгелләр!

2 Без андый вакыйгаларны елына берничә тапкыр гына күрсәк, фәрештәләр аларны күпкә күбрәк тапкыр күрә. Һәр атна бөтен дөнья буенча Йәһвә оешмасының җирдәге өлешенә меңләгән кеше кушыла. Андый очракларда күкләрдә зур шатлык кичерәләр! (Лүк 15:7, 10) Фәрештәләрне андый үсеш, һичшиксез, куандыра! (Һәггәй 2:7)

ИБЛИС «ҮКЕРҮЧЕ АРЫСЛАН КЕБЕК» ЙӨРИ

3. Ни өчен Шайтан «үкерүче арыслан кебек» йөри, һәм ул нәрсә эшләргә тели?

3 Әмма кайбер рухи затлар андый вакыйгага ачу тулы караш белән карый. Бу бозык дөньяны кире каккан меңләгән кешеләрне күреп, Шайтан белән аның җеннәренең ачулары чыга. Чөнки Шайтан, масаеп, бер кеше дә Йәһвәгә аны чын күңелдән яратканга хезмәт итмәячәк һәм беркем дә авыр сынауларда тугры булып калмаячак дип әйткән булган. (Әюп 2:4, 5 укы.) Кеше үзен Йәһвәгә багышларга карар иткәндә, Шайтанның ялганчы булуын күрсәтә, һәм аның багышлануы Шайтанның яңагына сугу булып яңгырый. Һәм Шайтанга һәр атна меңләгән тапкыр «эләгеп тора» дип әйтеп була. Шуңа күрә аның, «үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөрүенә» шаккатасы юк! (1 Петер 5:8) Бу «арысланның» безгә зыян китерәсе һәм хәтта Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне өзеп, безне рухи мәгънәдә йотасы килә (Зәбур 7:1, 2; 2 Тимутигә 3:12).

Кеше үзен Йәһвәгә багышлап суга чумдырылу үткәндә, Шайтанның ялганчы икәнен күрсәтә

4, 5. а) Йәһвә Шайтанны ничек чикләгән? ә) Һәр мәсихченең нинди ышанычы бар?

4 Безгә каршы аяусыз дошман торса да, куркудан калтырап торасы юк. Ни өчен? Чөнки Йәһвә бу «үкерүче арысланны» чикләгән. Ничек? Беренчедән, Йәһвә «бихисап күп» мәсихче якынлашып килүче «бөек афәт» вакытында исән калачак дип пәйгамбәрлек әйткән булган (Ачылыш 7:9, 14). Ә Аллаһының пәйгамбәрлекләре һәрвакыт үтәлә. Шуңа күрә хәтта Шайтан да белә: ул беркайчан да Аллаһы халкын тулысынча йота алмаячак.

5 Борынгы заманда яшәгән Аллаһының бер тугры хезмәтчесе — Азария пәйгамбәр Аса патшага: «Йәһвә белән булсагыз, ул да сезнең белән булыр»,— дигән мөһим хакыйкатьне әйткән. (2 Елъязма 15:2; 1 Көринтлеләргә 10:13 укы.) Бу — Шайтанга куелган икенче чик. Борынгы хезмәтчеләрнең күп кенә мисаллары бу сүзләрнең хак булуын күрсәтә. Аллаһы хезмәтчесе Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрен саклаганда, Шайтан аны йота алмаган (Еврейләргә 11:4—40). Бүген дә Аллаһы белән якын мөнәсәбәттә булган мәсихче Иблискә каршы тора ала һәм хәтта аны җиңеп чыга ала. Аллаһы Сүзендә: «Иблискә каршы торыгыз, һәм ул сездән качар»,— дигән сүзләр язылган (Ягъкуб 4:7).

«ЯВЫЗ РУХИ КӨЧЛӘРГӘ КАРШЫ КӨРӘШӘБЕЗ»

6. Шайтан һәрбер мәсихче белән ничек көрәшә?

6 Шайтан рухи сугышта җиңә алмый. Шулай да ул, берәр кеше уяу тормаса, аны йота ала. Шайтан шуны белә: безне йотар өчен аңа Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне какшатырга кирәк. Моның өчен ул нәрсә эшли? Ул безгә һөҗүм иткәндә, моны ярсуланып эшли, һәрберебезгә аерым ташлана һәм хәйләләр кора. Әйдәгез, аның бу төп алымнарын карап чыгыйк.

7. Ни өчен Шайтан Йәһвәнең хезмәтчеләренә ярсуланып һөҗүм итә?

7 Ярсулы һөҗүмнәр. «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора»,— дип язган рәсүл Яхъя (1 Яхъя 5:19). Бу сүзләрдә бар мәсихчеләр өчен кисәтү яңгырый. Шайтан инде бу явыз дөньяны тулысынча йоткан, шуңа күрә хәзер ул игътибарын һәм бар ярсуын төп максатына — үзенә буйсынмаган Йәһвә халкына юнәлтә ала (Микай 4:1; Яхъя 15:19; Ачылыш 12:12, 17). Вакыты аз калганын белеп, ул бик ярсыган. Шуңа күрә ул тагы да ныграк басым ясый. Бүген ул соңгы мөмкинлекләрне кулланып, безгә котырынып ташлана һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне җимерергә тырыша.

8. Без явыз рухи көчләргә «каршы көрәшәбез» диеп, Паулның нәрсә әйтәсе килгән?

8 Һәрберебез белән аерым көрәшү. Рәсүл Паул имандашларын: «Без... күкләрдәге явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез»,— дип кисәткән (Эфеслеләргә 6:12). «Көрәшәбез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе йөзгә-йөз сугышуны аңлата. Шулай итеп Паул шуңа басым ясаган: һәрбер мәсихче үзе явыз рухлар белән көрәшә. Без яшәгән илдә явыз рухларга ышаналармы, юкмы, һәрхәлдә шуны онытмыйк: үзебезне Йәһвәгә багышлаганда, без көрәш мәйданына чыгабыз дип әйтеп була. Күп кенә мәсихче бу көрәштә инде багышланганчы катнаша башлый. Шуңа күрә Паул Эфестәге мәсихчеләрне «каршы тора алыр өчен» чаралар күрергә өндәгән (Эфеслеләргә 6:11, 13, 14).

9. а) Ни өчен Шайтан һәм җеннәр төрле хәйләләр куллана? ә) Ни өчен Шайтан безнең фикер йөртүебезне бозарга тырыша, һәм без аның тырышлыкларына ничек каршы тора алабыз? ( 192, 193 нче битләрдәге рамканы кара.) б) Без хәзер нинди тозакка игътибар итәрбез?

9 Хәйләләр кору. Паул мәсихчеләрне Шайтанның «мәкерле эшләренә» каршы торырга чакырган (Эфеслеләргә 6:11). Игътибар ит: Паул «эш» дими, ә «эшләр» ди. Явыз рухлар бер генә хәйлә түгел, ә төрле хәйләләр кулланып, уңышларга ирешә. Кайбер мәсихчеләр авырлыкларның бер төренә каршы тора алса да, башка төрле авырлыкларга дучар булып бирешкән. Шуңа күрә Иблис һәм җеннәр безнең йомшак якларыбызны белер өчен, һәрберебезне игътибар белән күзәтеп тора. Шуннан соң алар безгә рухи зыян китерер өчен, бу йомшак якларыбыздан файдалана. Әмма, бәхеткә каршы, Иблис тозакларының күбесе Изге Язмаларда язылган, шуңа күрә без аларны беләбез (2 Көринтлеләргә 2:11). Бу китапның алдагы бүлекләреннән без аның материализм, зыянлы аралашу һәм әхлаксызлык кебек тозакларын карап чыктык инде. Хәзер аның тагын бер тозагына — спиритизмга игътибар итик.

СПИРИТИЗМДА КАТНАШУ — АЛЛАҺЫГА ХЫЯНӘТ ИТҮ

10. а) Спиритизм нәрсә ул? ә) Йәһвә спиритизмга ничек карый, һәм синең спиритизмга карашың нинди?

10 Спиритизмда яки җеннәр тәэсире астындагы эшләрдә катнашып, кеше турыдан-туры явыз рухлар белән бәйләнешкә керә. Спиритизмның кайбер төрләре — күрәзәлек итү, сихерчелек, әфсен уку һәм үлгәннәр белән сөйләшү. Белгәнебезчә, Йәһвә спиритизмны «җирәнгеч» эш дип саный (Канун 18:10—12; Ачылыш 21:8). Без дә «явызлыкка җирәнеп карарга» тиеш, шуңа күрә явыз рухи көчләр белән бәйләнешкә керү — безнең өчен һич тә яраклы булмаган эш (Римлыларга 12:9). Андый эштә катнашу безнең күктәге Атабызга — Йәһвәгә хыянәт итү булыр иде, ә бу — җирәнгеч эш!

11. Ни өчен Шайтан мәсихчене спиритизм белән бәйле эшләрдә катнаштыра алса, ул җиңүгә ирешә дип әйтеп була? Мисал китер.

11 Шайтан спиритизмның Йәһвәгә хыянәт итү һәм җирәнгеч эш булуын белә. Нәкъ шуңа күрә ул, берәребезне андый эштә катнаштырыр өчен, махсус тырышлыклар куя. Шайтан мәсихчене җеннәр белән бәйле берәр эштә катнаштыра алса, ул җиңүче булып чыга. Ни өчен алай дип әйтеп була? Бер чагыштыру китерик. Берәр солдатны үз армиясен ташлап, дошман ягына күчәргә күндерә алсалар, дошман армиясенең командиры өчен бу куаныч кына булыр иде. Ул бу солдатны, аның элекке командирын хурлыкка төшерер өчен, үзенең сугыш «ганимәте» итеп күрсәтеп йөрер иде. Нәкъ шулай ук мәсихче дә спиритизм белән шөгыльләнсә, ул үз теләге белән, белеп Йәһвәне ташлый һәм Шайтан ягына күчеп, аңа буйсына башлый. Андый очракта Шайтан бу хыянәтчене үзенең сугыш «ганимәте» итеп күрсәтеп йөрер, һәм бу аның өчен куаныч кына булыр! Берәребез Иблиснең шундый җиңүче булуын теләр идеме? Һич тә юк! Без хыянәтче түгел.

ШИКЛӘР ТУДЫРА ТОРГАН СОРАУЛАР

12. Шайтан спиритизмга карашыбызны үзгәртер өчен, нинди алымны куллана?

12 Спиритизмны нәфрәт итсәк, Шайтан аның аша безгә зыян китерә алмаячак. Шулай да ул шуны аңлый: аңа безнең фикер йөртүебезне үзгәртергә кирәк. Ул моны ничек эшли? Мәсихче «яхшыны яман дип, яманны яхшы дип» саный башласын өчен һәм аны адаштырыр өчен, ул мөмкинлекләр эзли (Ишагыя 5:20). Моның өчен ул үзенең вакыт белән сыналган алымын кат-кат куллана: шикләр тудыра торган төрле сораулар күтәрә.

13. Шайтан шикләр тудыра торган сорауларны ничек куллана?

13 Шайтан бу алымны үткәндә ничек кулланган? Мәсәлән, Гадән бакчасында ул Хаувага мондый сорау биргән: «Аллаһы чыннан да бакчадагы һичбер агачтан җимеш ашамагыз дидеме?» Ә Әюп көннәрендә, фәрештәләр күктә җыелгач, Шайтан: «Әллә Әюп юкка гына Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшиме?» — дигән сорау күтәргән. Гайсәнең җирдәге хезмәте башында Шайтан аңа: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, бу ташларга икмәккә әйләнергә куш»,— дигән. Якынча алты атна алдарак Йәһвә: «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм»,— дип әйткән булган, һәм Шайтан Гайсәгә өстәге сорауны биреп, Аллаһының бу сүзләреннән көлгән (Яратылыш 3:1; Әюп 1:9; Маттай 3:17; 4:3).

14. а) Шайтан спиритизмга кагылышлы нинди шикләр тудыра? ә) Без хәзер нәрсә карап чыгарбыз?

14 Спиритизмның начар булуына шикләр тудырыр өчен, Иблис бүген дә моңа охшаш хәйләне куллана. Кызганычка каршы, ул кайбер мәсихчеләрдә дә шикләр тудыра алган. Алар спиритизмның кайбер төрләре чыннан да зыянлы микән дип шикләнә башлаган (2 Көринтлеләргә 11:3). Без андый кешеләргә үз фикер йөртүләрен үзгәртергә ничек булыша алабыз? Шайтан хәйләсе безгә дә зыян китермәгәнме? Моны ничек белергә? Әйдәгез, тормышның ике өлкәсенә игътибар итик: күңел ачулар һәм сәламәтлек турында кайгырту. Шайтан аларны спиритизмга бәйле нәрсәләр белән оста гына бозган.

ШАЙТАН ТЕЛӘКЛӘРЕБЕЗНЕ ҺӘМ ИХТЫЯҖЛАРЫБЫЗНЫ КУЛЛАНА

15. а) Көнбатыш илләрендә күпләрнең спиритизмга карашы нинди? ә) Бу дөньяның спиритизмга карашы кайбер мәсихчеләргә ничек тәэсир иткән?

15 Аеруча Көнбатыш илләрендә спиритизмның төрләре, мәсәлән, оккультизм *, сихерчелек һәм башкалары зыянсыз гына бер шөгыль дигән караш киң таралган. Фильмнар, китаплар, телетапшырулар һәм видеоуеннарда җеннәр тәэсире астындагы эшләр кызык, шаян һәм зыянсыз итеп күрсәтелә. Оккультизм хакында фильмнар һәм китаплар шулкадәр киң таралган ки, хәтта моны яратучылар үз клубларын оештырган. Шунысы ачык: җеннәр оккультизмны зыянсыз итеп күрсәтүдә зур уңышларга ирешкән. Спиритизмга андый җиңел караш мәсихчеләргә тәэсир иткәнме? Кайберәүләрнең фикер йөртүләре үзгәргән. Мәсәлән, оккультизм белән бәйле фильм караганнан соң бер мәсихче: «Бу фильмны карасам да, мин бит спиритизмда катнашмадым»,— дигән. Ни өчен алай фикер йөртү куркыныч?

16. Ни өчен оккультизм белән бәйле күңел ачуны сайлау куркыныч?

16 Әйе, спиритизм белән бәйле берәр нәрсә карау һәм аның белән шөгыльләнү арасында аерма бар, әмма бу аны карау зыянсыз дигәнне аңлатмый. Ни өчен? Аллаһы Сүзеннән күренгәнчә, Шайтан һәм аның җеннәре уйларыбызны укый алмый *. Шуңа күрә алдарак әйтелгәнчә, безнең уйларыбызны белер өчен һәм рухи яктан көчсез якларыбызны ачыклар өчен, явыз рухлар безнең эшләребезне, шул исәптән күңел ачуларның нинди төрләрен сайлавыбызны игътибар белән күзәтеп тора. Мәсихченең тәртибеннән аңа медиумнар, әфсен уку, җенле кешеләрнең кыланулары һәм моңа охшаш башка эшләргә бәйле фильмнар яки китаплар ошаганы күренә икән, җеннәр моны белеп ала. Шулай итеп ул аларга үз йомшак ягын күрсәтә! Нәтиҗәдә, җеннәр бу мәсихче белән үз көрәшүләрен тагын да көчлерәк алып бара башлый: аның бу йомшак ягын кулланып, мәсихчене «аркасы белән җиргә салганчы» көрәшәләр. Чыннан да, кайберәүләр оккультизм ачык күрсәтелгән күңел ачулар аркасында спиритизм белән мавыгып киткән һәм ахыр чиктә аның белән шөгыльләнә башлаган. (Гәләтиялеләргә 6:7 укы.)

Авырганда Йәһвәдән ярдәм сора

17. Шайтан авырган мәсихченең хәленнән ничек файдаланырга мөмкин?

17 Шайтан безнең күңел ачарга теләгебезне генә түгел, ә сәламәтлегебезне кайгыртырга ихтыяҗыбызны да үз файдасына куллана. Ничек? Әйтик, мәсихче сәламәтләнер өчен күп тырышлыклар куйса да, хәле начарлана гына бара, ди. Әлбәттә, ул өметсезлеккә бирелергә мөмкин (Марк 5:25, 26). Шунда Шайтан белән җеннәр өчен яхшы мөмкинлек туа. Җеннәр боеккан авыручы мәсихчене «сихерчелек» кулланырга, ягъни спиритизм белән бәйле булган дәвалануга котыртырга мөмкин, ә бу бик куркыныч (Ишагыя 1:13). Җеннәрнең бу мәкерле эшләре уңышка ирешсә, мәсихченең Аллаһы белән мөнәсәбәтләре начарланыр. Кайсы яклардан?

18. Мәсихче нинди дәвалау төрләрен һәм процедураларны кире кагарга тиеш һәм ни өчен?

18 Йәһвә «сихерчелек» кулланган исраиллеләргә болай дип әйткән: «Сез кулларыгызны сузганда, мин күзләремне читкә борам. Сез күп дога кылсагыз да, мин сезне тыңламыйм» (Ишагыя 1:15). Әлбәттә, без Аллаһыга догаларыбызны тыңларга комачаулый алган һәм аның ярдәмен киметә алган һәрбер нәрсәдән качарга телибез. Моны аеруча авырган чагыбызда истә тоту мөһим (Зәбур 41:3). Шуңа күрә берәр диагностик процедура я дәвалау төренең спиритизм белән бәйле икәнен күрсәтүче билгеләре булса, мәсихче аны кире кагарга тиеш * (Маттай 6:13). Шул чакта ул Йәһвә ярдәменә өметләнә ала. ( «Бу чыннан да спиритизммы?» дигән рамканы кара, 194 нче бит.)

 

ҖЕННӘР ТУРЫНДА ХИКӘЯЛӘР ТАРАТМА

19. а) Шайтан кешеләрне үз көче турында нәрсәгә ышандырган? ә) Мәсихчеләр нинди хикәяләр таратмый?

19 Көнбатыш илләрендә күп кешеләр Шайтан көченең куркыныч булуын санга сукмаса, башка илләрдә моңа башкарак карыйлар. Анда Иблис күпләрне алдап шуңа ышандырган: ул үзендә чынбарлыкта булмаган көчкә ия. Кайбер кешеләр ашыймы, эшлиме, йоклыймы — моны явыз рухлардан курка-курка эшләп яши. Алар арасында җен-пәриләрнең гаҗәеп эшләре турында хикәяләр киң таралган. Аларны еш кына тәмләп сөйлиләр, ә кешеләр моны кызыгып тыңлый. Безгә андый хикәяләрне тарату дөрес булырмы? Юк, хак Аллаһының хезмәтчеләре моны ике сәбәп аркасында эшләми.

20. Берәрсе, үзе дә сизмәстән, ничек Шайтан тәгълиматларын таратучы булып китәргә мөмкин?

20 Беренчедән, җеннәрнең эшләре турында сөйләп, кеше Шайтан эшләренә булышлык итә. Ничек? Аллаһы Сүзендә Шайтан куәтле эшләр башкарырга сәләтле дип әйтелсә дә, ул «ялган галәмәтләр» һәм «алдау» куллана дигән кисәтү дә язылган (2 Тисалуникәлеләргә 2:9, 10). Шайтан — иң оста алдакчы, шуңа күрә ул спиритизм белән кызыксынган кешеләрнең уйларына ничек тәэсир итәргә һәм аларны ничек ялганга ышандырып була икәнен белә. Андый кешеләр нәрсәнедер күргәннәренә һәм ишеткәннәренә эчкерсез ышанып, башкаларга моны хак сүз итеп сөйләргә мөмкин. Вакыт узу белән һәм кат-кат сөйләгәнгә аларның бу хикәяләре күпереп китә. Мәсихче андый хикәяләр таратса, «ялганның атасы» Иблиснең ихтыярын үтәүче һәм Шайтан тәгълиматларын таратучы булыр (Яхъя 8:44; 2 Тимутигә 2:16).

21. Без нәрсә турында сөйләшергә телибез?

21 Икенчедән, үткәндә берәр мәсихчегә явыз рухлар белән «очрашырга» туры килсә дә, ул үз имандашларына кызык өчен генә моның хакында сөйләп йөрмәс. Ни өчен? Аллаһы Сүзендә: «Баш Җитәкчебез — иманыбызны Камилләштерүче Гайсәне күздән ычкындырмыйк»,— дип язылган (Еврейләргә 12:2). Шуңа күрә без үз игътибарыбызны Шайтанга түгел, ә Мәсихкә тупларга тиеш. Шунсын да әйтергә кирәк: Гайсә Шайтанның эшләре турында күпне сөйли алса да, җирдә яшәгәндә үз шәкертләренә, күңелләрен күтәрер өчен, явыз рухлар турында сөйләмәгән. Ул Патшалык хәбәрен тараткан. Шуңа күрә, Гайсәдән һәм рәсүлләрдән үрнәк алып, күбрәк «Аллаһының мәһабәт эшләре турында» сөйләшергә телибез (Рәсүлләр 2:11; Лүк 8:1; Римлыларга 1:11, 12).

22. Күктә шатлык булсын өчен, без нәрсә эшли алабыз?

22 Һичшиксез, Шайтан безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне бозарга тырышып, төрле мәкерле эшләрне, шул исәптән спиритизмны да куллана. Әмма явызлыкка җирәнеп карап һәм яхшылыкка ябышып, без Иблискә спиритизмның һәр төрен кире кагып яшәргә тәвәккәллегебезне киметергә мөмкинлек бирмибез. (Эфеслеләргә 4:27 укы.) Иблис юк ителгәнче, аның «мәкерле эшләренә каршы торуыбызны» дәвам итсәк, күктә зур шатлык булачак! (Эфеслеләргә 6:11; Лүк 15:7)

^ 15 абз. Оккультизм галәмдәге билгесез көчләргә, аеруча рухлар дөньясына ышануны һәм шулар белән бәйле эшләрне үз эченә ала.

^ 16 абз. Шайтанны сурәтләп бирелгән исемнәр (Дошман, Яла ягучы, Алдакчы, Аздыручы һәм Ялганчы) аның безнең йөрәкләребезне һәм уйларыбызны укырга сәләте бар икәнен күрсәтми. Ә Йәһвә турында: «Йөрәкләрне... тикшерә»,— дип әйтелә. Гайсә исә «иң эчке уйларны һәм йөрәкләрне тикшерүче» итеп тасвирлана (Гыйбрәтле сүзләр 17:3; Ачылыш 2:23).

^ 18 абз. Күбрәк белер өчен «Күзәтү манарасы» (рус) 1994 ел, 15 декабрь, 19—22 нче битләрдәге «Сәламәтлекне тикшерү ысулларының бар төрләре дә сиңа яраклымы?» дигән мәкаләне һәм «Уяныгыз!» (рус) 2001 ел, 8 гыйнвар, 26, 27 нче битләрдәге «Изге Язмаларның карашы. Ни өчен дәвалау ысулларын сайлаганда игътибарлы булырга кирәк?» дигән мәкаләне кара.