Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КУШЫМТА

Мастурбация. Бу гадәтне ничек ташларга?

Мастурбация. Бу гадәтне ничек ташларга?

Аллаһы хупламаган гадәт — мастурбация кешене үз теләкләрен генә канәгатьләндереп яшәргә һәм бозык нәрсәләр турында уйларга дәртләндерә торган карашны тудыра *. Бу гадәт аркасында шулай ук кеше башкаларны җенси теләкне канәгатьләндерер өчен «материал» итеп кенә күрә башлый. Аның өчен җенси якынлык ике кеше арасындагы мәхәббәтне күрсәтер өчен мөмкинлек түгел, ә вакытлы ләззәт китерә торган һәм җенси теләкне канәгатьләндерә торган рефлекс булып китә. Ләкин андый канәгатьлек вакытлыча гына. Чынлыкта мастурбация «фәхешлек, нәҗеслек, тыелгысыз җенси нәфес» кебек тән теләкләрен үтерми, ә, киресенчә, аларны ялкынландырып җибәрә (Көләсәйлеләргә 3:5).

Рәсүл Паул болай дип язган: «Кадерле кардәшләр... әйдәгез, тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк һәм... изгелегебезне камилләштерик» (2 Көринтлеләргә 7:1). Бу киңәшне тотарга авыр булса да, бирешмә. Йәһвә һәрвакыт кичерергә һәм ярдәм итәргә әзер (Зәбур 86:5; Лүк 11:9—13). Йөрәгең сине хөкем итә икән һәм син, кайвакыт булып чыкмаса да, бу гадәтеңне ташларга тырышасың икән, бу синең яхшы теләгең бар икәнен күрсәтә. Шуны да истә тот: «Аллаһы йөрәгебездән бөегрәк һәм бар нәрсәне белә» (1 Яхъя 3:20). Аллаһы гөнаһларыбызны гына түгел, ә нинди кеше икәнебезне дә күрә. Шуңа күрә без аңардан шәфкать күрсәтүен сораганда, ул безне тыңлый һәм кызгана. Берәр нәрсә килеп чыкса, бала үз атасына чаба, син дә Аллаһыга басынкы һәм эчкерсез дога кылудан туктама. Йәһвә сиңа саф вөҗдан биреп, сине фатихалаячак (Зәбур 51:1—12, 17; Ишагыя 1:18). Әлбәттә, сиңа үз догаларың буенча эш итәргә кирәк. Мәсәлән, сиңа порнографиянең һәр төрен кире кагарга һәм бозык кешеләр белән аралашудан качарга кирәк *.

Бу гадәтеңне ташлый алмасаң, зинһар, мәсихче әтиең я әниең белән яки рухи яктан җитлеккән һәм кайгыртучан дустың белән сөйләш * (Гыйбрәтле сүзләр 1:8, 9; 1 Тисалуникәлеләргә 5:14; Титуска 2:3—5).

^ 3 абз. Мастурбация — җенси тойгыны канәгатьләндерер өчен үз җенси әгъзаңны иркәләү.

^ 4 абз. Күп гаиләләр, өйдәге компьютер һәркемгә күренеп торсын өчен, аны кеше йөргән урынга куялар. Өстәвенә, кайберәүләр, компьютерларында кирәкмәгән материал килеп чыкмасын өчен, махсус программалар сатып ала. Шулай да бер программа да тулысынча саклый алмый.

^ 5 абз. Мастурбация гадәтен ташлар өчен файдалы киңәшләрне «Уяныгыз!» (рус) 2006 ел, ноябрь ае, «Яшьләрнең сораулары» рубрикасындагы «Бу гадәтне ничек ташларга?» дигән мәкаләдә һәм «Сорауларыңа җаваплар» (рус) китабының 1 нче том, 178—182 битләрендә табып була.