Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Файдалы күңел ачуларны ничек сайларга?

Файдалы күңел ачуларны ничек сайларга?

«Һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 10:31).

1, 2. Күңел ачулар турында сүз барганда, безгә нинди сайлау ясарга кирәк?

ӘЙТИК, син тәмле бер җимеш ашарга җыенасың, ди, әмма карасаң, аның бер җире бозылган. Син нәрсә эшләрсең? Җимешне тулысынча, бозылган өлеше белән бергә, ашарсыңмы? Җимешне ташларсыңмы? Я начар өлешен кисеп ташлап, калганын ашарсыңмы?

2 Күңел ачуларны шундый җимеш белән чагыштырып була. Бүгенге күңел ачуларның зур өлеше начар һәм хәтта әхлак ягыннан бозык, шуңа күрә ял итәргә җыенганда син нәрсә эшләрсең? Кайберәүләр күңел ачуның начар булуына игътибар итмичә бу дөнья тәкъдим иткәнне тулысынча «ашап» бара. Ә кайберәүләр, үзләренә зыян китермәс өчен, һәр күңел ачудан баш тарта. Башкалары исә бозык күңел ачуларны кире кага, ә әзме-күпме файдалы булганнарында катнаша. Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен нинди күңел ачуны сайларга?

3. Без нәрсә карап чыгарбыз?

3 Күпчелегебез өченче вариантны сайлар. Әлбәттә, ял итү мөһим, ләкин без күңел ачуларның әхлакый яктан чиста булуын телибез. Күңел ачуның кайсысы файдалы, ә кайсысы юк? Моны ничек белергә? Бу сорауларга җавап алыр алдыннан, әйдә, башта күңел ачулар безнең гыйбадәт кылуыбызга ничек тәэсир итәргә мөмкин икәнен карап чыгыйк.

«ҺӘММӘСЕН ДӘ АЛЛАҺЫ ДАНЫ ӨЧЕН ЭШЛӘГЕЗ»

4. Аллаһыга багышланган булуыбыз күңел ачулар сайлавыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?

4 1946 елда суга чумдырылу үткән олы яшьтәге бер Йәһвә Шаһите болай дигән: «Мин суга чумдырылу үтүчеләр өчен яңгыраган һәр нотыкны игътибар белән тыңларга тырышам. Мин бу нотыкны суга чумдырылу үтәргә тиеш кеше кебек тыңлыйм». Ни өчен? «Аллаһыга тугры булып калыр өчен, үз багышлануыңны истә тоту мөһим»,— дип аңлата ул. Син дә, һичшиксез, бу сүзләр белән ризалашырсың. Син Йәһвәгә үз тормышыңны аңа хезмәт итәр өчен багышладың. Бу вәгъдәңне исеңә төшереп тору сынауларда нык калырга ярдәм итәчәк. (Вәгазьче 5:4 укы.) Үз багышлануың турында уйлану мәсихче хезмәтеңә генә түгел, ә тормышыңның бар өлкәләренә, шул исәптән күңел ачулар сайлавыңа тәэсир итәчәк. Рәсүл Паул имандашларына язганда бу хакыйкатькә игътибар иткән: «Ашыйсызмы, эчәсезме яки башка берәр нәрсә эшлисезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез» (1 Көринтлеләргә 10:31).

5. Левилеләр 22:18—20 дәге сүзләр безгә Римлыларга 12:1 дәге яшерен кисәтүне күрергә ничек булыша?

5 Тормышыңдагы һәр нәрсә Йәһвәгә гыйбадәт кылуың белән бәйле. Паул, аның кардәшләре бу хакыйкатьне истә тотсын өчен, көчле сүзләр кулланып: «Үз тәннәрегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез, шулай итеп сез... аңа изге хезмәт башкарырсыз»,— дип язган булган (Римлыларга 12:1). Без «тәнебезне» — акыл, йөрәк һәм физик көчебезне Аллаһыга хезмәт иткәндә кулланабыз (Марк 12:30). Чын күңелдән башкарылган бу хезмәтне Паул корбан дип атый. Корбан дигән сүздә яшерен кисәтү бар. Муса кануны буенча, Аллаһы кимчелекле корбаннарны кире каккан (Левилеләр 22:18—20). Мәсихченең хезмәте дә берәр яктан кимчелекле булса, Аллаһы бу хезмәтне кабул итмәячәк. Андый хәл ничек туарга мөмкин?

6, 7. Мәсихче үз тәнен ничек нәҗесләргә мөмкин, һәм моның нәтиҗәләре нинди булыр?

6 Паул Римдагы мәсихчеләрне: «Үз тәнегезне... гөнаһка тапшырмагыз»,— дип кисәткән. Ул шулай ук аларга «тән эшләрен... үтерегез» дигән (Римлыларга 6:12—14; 8:13). Алдарак үз хатында ул андый «тән эшләре» турында язган булган. Гөнаһка бирелгән кешеләр турында без мондый сүзләр укыйбыз: «Авызлары ләгънәт... белән тулы», «Аяклары кан коярга ашыга», «Аллаһыдан курку дигән нәрсә юк аларда» (Римлыларга 3:13—18). Мәсихче үз тәненең әгъзаларын андый гөнаһлы эшләр кылу өчен кулланса, үз тәнен нәҗесләр иде. Мәсәлән, мәсихче белә торып, порнография яки ерткычларча көч куллану кебек, бозык берәр нәрсә карый икән, ул үз күзләрен «гөнаһка тапшыра» һәм шулай итеп бөтен тәнен нәҗесли. Ул чакта аның гыйбадәт кылуы, ягъни корбаны, инде изге түгел, һәм Аллаһы аны кабул итми (Канун 15:21; 1 Петер 1:14—16; 2 Петер 3:11). Бозык күңел ачулар бик кыйммәткә төшә!

7 Шунсы ачык: мәсихче күңел ачуларны дөрес сайламаса, бу җитди нәтиҗәләргә китерә. Һичшиксез, без сайлаган күңел ачуыбыз белән Аллаһыга китергән корбаныбызны нәҗесләргә түгел, ә аны тагы да кадерлерәк итәргә телибез. Кайсы күңел ачу файдалы, ә кайсысы зыянлы? Әйдә, моны белик.

«ЯВЫЗЛЫККА ҖИРӘНЕП КАРАГЫЗ»

8, 9. а) Күңел ачуларны нинди ике төргә бүлеп була? ә) Мәсихчеләр нинди күңел ачуларны кире кага һәм ни өчен?

8 Күңел ачуларны ике төргә бүлеп була: 1) мәсихчеләр кире кагарга тиешле һәм 2) катнашыргамы, юкмы икәнлеген мәсихчеләр үзләре хәл итәргә тиешле күңел ачулар. Әйдә, башта беренче төрне — мәсихчеләр кире кагарга тиешле күңел ачуларны карап чыгыйк.

9 Беренче бүлектә әйтелгәнчә, күңел ачуларның кайбер төрләрендә Изге Язмаларда турыдан-туры хөкем ителгән эшләр бар. Мәсәлән, бозык һәм әхлаксыз эшләргә котырта торган, ерткычларча җәзалау күренешләре булган яки җеннәр, порнография белән бәйле веб-сайтлар, фильмнар һәм телетапшырулар бар. Бу күңел ачулар зыянсыз итеп күрсәтелсә дә, алар Изге Язмалардагы принципларга һәм законнарга каршы килә, шуңа күрә мәсихче аларны кире кагарга тиеш (Рәсүлләр 15:28, 29; 1 Көринтлеләргә 6:9, 10; Ачылыш 21:8). Шулай эшләп, син Йәһвәгә чыннан да «явызлыкка җирәнеп караганыңны» һәм һәрвакыт «явызлыктан читтә торганыңны» күрсәтәсең. Бу «мәхәббәтең риясыз» икәнен күрсәтә (Римлыларга 12:9; Зәбур 34:14; 1 Тимутигә 1:5).

10. Күңел ачулар турында әйткәндә, нинди фикер йөртү куркыныч һәм ни өчен?

10 Ләкин кайбер кешеләр болай дип уйлый: әхлаксызлык ачык күрсәтелгән тапшыруларны карау аларга бернинди дә зыян китерми. Алар: «Мин фильмнар белән телетапшыруларда кайвакыт әхлаксызлык күрсәм дә, үзем алай беркайчан да эшләмәячәкмен»,— дип әйтә. Бу үз-үзеңне алдау гына, һәм андый фикер йөртү куркыныч. (Ирмия 17:9 укы.) Йәһвә хөкем иткән эшләр безгә шатлык китерсә, без «явызлыкка җирәнеп карыйбыз» дип әйтеп буламы? Әхлаксыз нәрсәләрне кат-кат уку, карау һәм тыңлау вөҗданыбызның тою сәләтен тупасландыра (Зәбур 119:70; 1 Тимутигә 4:1, 2). Андый тәртип үз эшләребезгә һәм башкаларның гөнаһлы тәртибенә карата карашыбызга тәэсир итәргә мөмкин.

11. Күңел ачулар турында әйткәндә, Гәләтиялеләргә 6:7 дәге сүзләрнең дөрес булуы нәрсәдән күренә?

11 Кайбер мәсихчеләр нәкъ шундый хәлгә эләккән дә. Андый күңел ачуларны карау аларның гадәтләренә кереп киткән, нәтиҗәдә, алар әхлаксызлык кылган. Алар «кеше ни чәчсә, шуны урыр» дигән сүзләрнең хаклыгын үз тәҗрибәләрендә аңлаган (Гәләтиялеләргә 6:7). Ләкин андый аяныч хәлдән качып була. Әхлакый яктан саф булганны үз акылыңа тырышып «чәчсәң», файдалы булганны шатлык белән «урырсың». ( «Нинди күңел ачуларны сайларга?» дигән рамканы кара, 67 нче бит.)

ПРИНЦИПЛАРГА НИГЕЗЛӘНГӘН ШӘХСИ КАРАРЛАР

12. Гәләтиялеләргә 6:5 тәге принцип күңел ачуларга ничек бәйле, һәм сайлау ясар өчен, безгә нинди җитәкчелек бирелгән?

12 Ә хәзер, әйдә, күңел ачуларның икенче төрен карап чыгыйк. Алар Аллаһы Сүзендә турыдан-туры хөкем ителми, әмма шул ук вакыт ачык хупланмый да. Андый күңел ачулар турында сүз барганда, һәр мәсихче аның өчен ул файдалы булырмы, юкмы икәнен үзе хәл итәргә тиеш. (Гәләтиялеләргә 6:5 укы.) Әмма бу очракта да безнең җитәкчелегебез бар. Изге Язмаларда Йәһвәнең фикер йөртүен аңларга ярдәм итүче принциплар яки төп хакыйкатьләр бирелгән. Бу принципларны исәпкә алып, без тормышыбызның бар өлкәләрендә, шул исәптән күңел ачуларны сайлаганда да, «Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенеп яшәрбез» (Эфеслеләргә 5:17).

13. Йәһвәне рәнҗетә алган күңел ачулардан качарга нәрсә ярдәм итәчәк?

13 Әлбәттә, бар мәсихчеләрнең әхлакый сорауларны хәл итү сәләте, ягъни зирәклеге, төрле дәрәҗәдә үскән (Филипиялеләргә 1:9). Өстәвенә, һәр мәсихченең күңел ачуга үз карашы булырга мөмкин. Шуңа күрә берсе күңел ачуның бер төрен сайласа, икенчесе, бәлки, башкасын сайлар. Шулай да без Аллаһы принципларына акылыбызга һәм йөрәгебезгә ныграк тәэсир итәргә рөхсәт итсәк, Йәһвәне рәнҗетә алган күңел ачулардан качар өчен күбрәк көч куярбыз (Зәбур 119:11, 129; 1 Петер 2:16).

14. а) Күңел ачу төрен сайлаганда нәрсәне исәпкә алырга кирәк? ә) Рухи эшләр тормышыбызда беренче урында торсын өчен нәрсә эшләргә?

14 Күңел ачуны сайлаганда тагын бер мөһим якны — вакытны исәпкә алырга кирәк. Сайлаган күңел ачуың — үзең өчен нәрсәне яраклы дип санаганыңны, ә аңа сарыф иткән вакытың үзең өчен нәрсәне мөһим дип санаганыңны күрсәтә. Әлбәттә, мәсихче өчен иң мөһиме — рухи эшләр. (Маттай 6:33 укы.) Алар тормышыңда беренче урында торамы? Беренче урында торсын өчен, нәрсә эшләргә? Рәсүл Паул: «Акылсызлар кебек түгел, ә зирәкләр кебек гомер итәр өчен, үз тәртибегезгә бик игътибарлы булыгыз, вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз»,— дип язган булган (Эфеслеләргә 5:15, 16). Чыннан да, күңел ачу өчен бүлеп куелган вакытка билгеле чикләр куеп, син «нәрсә мөһимрәк», шуның өчен, ягъни рухи яктан ныгытучы эшләр өчен, кирәкле вакытны таба алачаксың (Филипиялеләргә 1:10).

15. Ни өчен күңел ачуларны сайлаганда бозык нәрсәләрдән үзеңне ераграк тоту акыллы булыр?

15 Күңел ачуларны сайлаганда шулай ук бозык нәрсәләрнең чикләренә якынлашмау акыллы булыр. Бу нәрсәне аңлата? Җимеш турындагы мисалга кире кайтыйк. Аның бозылган өлешен ялгыш ашамас өчен, син бу өлешне генә түгел, ә бозылган урыннан ераграк алып, якындагы бозылмаган өлешен дә кисеп алырсың. Күңел ачулар сайлаганда да бозык нәрсәләрдән үзеңне ераграк тоту акыллы булыр. Зирәк мәсихче Изге Язмалардагы принципларга каршы килгән, шикле һәм рухилыгыбызга зыян китерә алган күңел ачулардан үзен ераграк тота (Гыйбрәтле сүзләр 4:25—27). Бу яктан Аллаһы Сүзендә әйтелгәнне төгәл үтәү булыша.

«САФ НӘРСӘЛӘР»

Күңел ачуларны сайлаганда Изге Язмалардагы принципларны куллану безне рухи зыяннан яклый

16. а) Әхлакый сорауларга Йәһвә карашы белән караганыбызны без ничек күрсәтә алабыз? ә) Изге Язмалардагы принципларны куллану тормыш юлың булып китсен өчен нәрсә эшләргә?

16 Күңел ачу төрен сайлаганда чын мәсихчеләр өчен иң мөһиме — Йәһвәнең карашы. Изге Язмаларда аның хисләре һәм нормалары турында әйтелә. Мәсәлән, Сөләйман патша Йәһвә турында ул «ялган тел, гаепсезнең канын коючы куллар, явыз ниятләр коручы йөрәк, яманлык кылырга дип тиз чабучы аякларны» нәфрәт итә дип яза (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19). Йәһвәнең карашы сиңа ничек тәэсир итәргә тиеш? «Йәһвәне яратучылар, яманлыкны нәфрәт итегез»,— дип язган мәдхия җырлаучы (Зәбур 97:10). Күңел ачулар сайлаганда, Йәһвә нәфрәт иткәнне нәфрәт иткәнеңне күрсәт (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Шуны да истә тот: берүзең булганда кылган эшләрең, башкалар алдында кылганнарыңа караганда, нинди кеше икәнеңне яхшырак күрсәтә (Зәбур 11:4; 16:8). Шуңа күрә Йәһвәнең әхлакый сорауларга карашын чагылдырып яшәргә эчкерсез теләгең булса, син карарлар кабул иткәндә, моны һәрвакыт Изге Язмалардагы принциплар буенча эшләрсең. Вакыт узу белән бу синең тормыш юлың булып китәчәк (2 Көринтлеләргә 3:18).

17. Күңел ачуны сайлар алдыннан без үз-үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш?

17 Сайлаган күңел ачуларың чыннан да Йәһвә карашын чагылдырсын өчен тагын нәрсә эшләп була? Үзеңә: «Бу миңа һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтемә ничек тәэсир итәчәк?» — дигән сорау биреп уйлан. Мәсәлән, берәр фильмны караргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә үзеңә мондый сорау бир: «Бу фильмда күреп-ишеткәнем вөҗданыма ничек тәэсир итәчәк?» Әйдә андый очракларга кагылышлы принципларны карап чыгыйк.

18, 19. а) Филипиялеләргә 4:8 дәге принцип күңел ачуның файдалы яки зыянлы булуын билгеләргә ничек ярдәм итә? ә) Яхшы күңел ачуны сайларга тагын нинди принциплар булыша? (Искәрмәне кара.)

18 Төп принцип Филипиялеләргә 4:8 дә язылган: «Хак нәрсәләр, җитди карашка лаеклы нәрсәләр, тәкъва нәрсәләр, саф нәрсәләр, яратуга лаеклы нәрсәләр, хуплап әйтелә торган нәрсәләр, яхшы нәрсәләр һәм мактауга лаеклы нәрсәләр турында уйланып яшәгез». Әлбәттә, Паул монда күңел ачулар турында түгел, ә күңелдәге уйлар турында әйтә. Алар Аллаһыны сөендерә торган нәрсәләр турында булырга тиеш (Зәбур 19:14). Шулай да Паулның сүзләрен күңел ачуларга карата да кулланып була. Ничек?

19 Үзеңә мондый сорау бир: «Мин сайлаган фильм, видеоуен, музыка яки күңел ачуның башка төре акылымны „саф“ нәрсәләр белән тутырамы?» Мәсәлән, фильм караганнан соң, хәтереңә нәрсәләр сеңеп кала? Алар күңелгә ятышлы, саф, көч бирүче булса, күңел ачу файдалы булган дип әйтеп була. Ә синдә саф булмаган фикерләр уятса, ул сиңа файда түгел, ә зыян китергән (Маттай 12:33; Марк 7:20—23). Нинди зыян? Әхлак ягыннан саф булмаган нәрсә турында уйлау җан тынычлыгыңны урлый, Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданыңны җәфалый һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләреңне боза (Эфеслеләргә 5:5; 1 Тимутигә 1:5, 19). Андый күңел ачуларны икеләнмичә кире как! * (Римлыларга 12:2). Мәдхия җырлаучыдан үрнәк ал, ул Йәһвәгә: «Күзләремне бозык нәрсәдән читкә бор»,— дип дога кылган (Зәбур 119:37).

БАШКАЛАР ТУРЫНДА ДА УЙЛА

20, 21. 1 Көринтлеләргә 10:23, 24 тәге сүзләр файдалы күңел ачуны сайларга ничек булыша?

20 Мәсихче үзенә кагылышлы карарлар кабул иткәндә мөһим принципны исәпкә алырга тиеш: «Бар нәрсә рөхсәт ителә, әмма кайбер нәрсәләр файдалы түгел. Бар нәрсә рөхсәт ителә, әмма кайбер нәрсәләр ныгытмый» (1 Көринтлеләргә 10:23, 24). Бу принцип файдалы күңел ачуны сайларга ничек булыша? Үзеңә мондый сорау бир: «Мин сайлаган күңел ачу башкаларга ничек тәэсир итәчәк?»

21 Әйтик, син берәр күңел ачуны «рөхсәт ителгән», ягъни яраклы, дип саныйсың, шуңа күрә синең вөҗданың аңа каршы түгел. Шулай да кайбер имандашларыңның вөҗданы аларны берәр төрле күңел ачуда катнашудан тыя. Шуңа күрә син, бәлки, андый күңел ачуны сайламассың. Ни өчен? Чөнки синең «кардәшеңә каршы» һәм, рәсүл Паул әйткәнчә, шулай итеп «Мәсихкә каршы гөнаһ кыласың» килми. Ә сайласаң, имандашыңа Аллаһыга тугры булып калу авыррак булыр. «Абыну ташы булмагыз» дигән киңәшкә җитди кара (1 Көринтлеләргә 8:12; 10:32). Бүген чын мәсихчеләр Паулның яратып бирелгән акыллы киңәшенә колак салып, «рөхсәт ителгән», ләкин «ныгытмый» торган күңел ачулардан качалар (Римлыларга 14:1; 15:1).

22. Шәхси сорауларга килгәндә, ни өчен башкаларга үз карашыңны тагу акыллы булмас?

22 Башкалар турында уйлап эш итүнең тагын бер ягы бар. Мәсәлән, машинада баручы кеше башкаларның да үзе белән бер тизлектә баруларын таләп итсә, бу акыллы булырмы? Әлбәттә, юк. Мәсихченең вөҗданы да аны берәр төрле күңел ачуда катнашудан тыйса, ул җыелыштагылардан аның бу карашы буенча эш итүләрен таләп итмәскә тиеш. Андый таләп кую акыллы булмас. Берәр мәсихченең күңел ачуларга карашы кардәшләрнекеннән аерылып торса, ләкин Изге Язмалардагы принципларга туры килсә, шул мәсихчегә, ярату күрсәтеп, кардәшләрен хөрмәт итәргә кирәк. Шулай итеп аның «акыллы булуы һәркемгә билгеле булыр» (Филипиялеләргә 4:5; Вәгазьче 7:16).

23. Син сайлаган күңел ачу үзеңә файда китерсен өчен нәрсә эшләргә?

23 Шулай итеп, син сайлаган күңел ачу сиңа файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә? Аллаһы Сүзендә хөкем ителгән, бозык һәм әхлаксыз эшләр чагылган һәркайсы күңел ачуны кире как. Аллаһы Сүзендә берәр күңел ачу турында ачыктан-ачык әйтелмәсә, Изге Язмаларда аңа карата кулланып булган принциплар буенча эш ит. Вөҗданыңны пычрата торган күңел ачулардан кач, һәм башкаларны, аеруча имандашыңны, үпкәләтә алган күңел ачулардан баш тартырга әзер бул. Бу яктан тәвәккәл эш итүең Аллаһыга дан китерсен, үзеңне һәм гаиләңне аның мәхәббәтендә сакласын.

^ 19 абз. Күңел ачуларны сайларга Гыйбрәтле сүзләр 3:31; 13:20; Эфеслеләргә 5:3, 4; Көләсәйлеләргә 3:5, 8, 20 дәге принциплар да булыша.