Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Эшеңнән канәгатьлек тап

Эшеңнән канәгатьлек тап

«Алар... тырыш хезмәтләреннән канәгатьлек табарга тиеш» (ВӘГАЗЬЧЕ 3:13).

1—3. а) Күп кеше үз эшенә ничек карый? ә) Изге Язмалар безне эшкә ничек карарга дәртләндерә, һәм без нинди сораулар карап чыгарбыз?

БЕЗНЕҢ көннәрдә бик сирәк кенә кеше үз эшен рәхәтләнеп башкара. Күпләр яратмаган эшләренә һәр көн йөреп, анда күп сәгатьләр үткәрә. Андый кешеләргә үз эшләреннән канәгатьлек, хәтта шатлык табарга нәрсә булышыр?

2 Изге Язмалар безне эшкә уңай караш белән карарга дәртләндерә. Анда эш һәм аның җимешләре — фатиха дип әйтелә. Сөләйман: «Алар ашап-эчәргә һәм тырыш хезмәтләреннән канәгатьлек табарга тиеш. Бу — Аллаһы бүләге»,— дип язган (Вәгазьче 3:13). Безне яратучы һәм безгә яхшыны гына теләүче Йәһвә безнең башкарган эшебездән канәгатьлек табуыбызны һәм нәтиҗәсен күреп шатлык кичерүебезне тели. Аның мәхәббәтендә калыр өчен, безгә эшкә аның карашы белән карарга һәм эшкә кагылышлы принципларын кулланырга кирәк. (Вәгазьче 2:24; 5:18 укы.)

3 Бу бүлектә без дүрт сорауны карап чыгарбыз: үз эшебездән канәгатьлек табар өчен нәрсә эшләргә? Нинди эш мәсихчеләр өчен түгел? Дөньяви эшебез рухи эшләребезгә комачауламасын өчен, нәрсә эшләп була? Иң мөһим эш нинди? Ә башта, әйдәгез, Галәмдәге ике бөек эшченең — Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсихнең мисалларын карап чыгыйк.

ИҢ ЭШЧӘН ЗАТ ҺӘМ ОСТА ҺӨНӘРЧЕ

4, 5. Изге Язмаларда Йәһвәнең тырыш эшче булуы ничек күрсәтелә?

4 Йәһвә Аллаһы — иң эшчән зат. Яратылыш 1:1 дә: «Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде»,— дип әйтелә. Аллаһы бар нәрсәне, шул исәптән җирне дә барлыкка китергәч, «барысының бик яхшы» булуын күргән (Яратылыш 1:31). Шулай итеп ул җирдә башкарган бар эшләренең үзенә чын канәгатьлек китергәнен күрсәткән. Йәһвә — «бәхетле Аллаһы» — күп эшләр башкарып, һичшиксез, зур шатлык тапкан (1 Тимутигә 1:11).

5 Эш сөючән Аллаһыбыз өзлексез эшләп тора. Җир һәм андагы бар нәрсә барлыкка китерелгәннән соң күп вакыт үткәч, Гайсә: «Атам әле дә эшли»,— дип әйткән булган (Яхъя 5:17). Ул вакытта Аллаһы нинди эшләр башкарган? Ул күктән кешеләргә җитәкчелек биреп торган һәм алар турында кайгырткан. Ул Гайсә белән күктән идарә итәчәк «яңа затны» — рух белән тудырылган мәсихчеләрне барлыкка китергән (2 Көринтлеләргә 5:17). Кешеләргә карата үз ниятен тормышка ашырыр өчен, ягъни аны яратучылар яңа дөньяда мәңгелек тормыш алсын өчен, ул барысын башкарып барган (Римлыларга 6:23). Йәһвә бу эшнең нәтиҗәләре белән бик канәгатьтер. Аллаһы миллионлаган кешене үзенә җәлеп иткән, һәм алар Патшалык турындагы хәбәрне кабул итеп, аның мәхәббәтендә калыр өчен, үз тормышларын үзгәртәләр (Яхъя 6:44).

6, 7. Гайсә тырыш эшче исеменә ничек лаек булган?

6 Гайсә бихисап күп еллар тырышып эшләп, яхшы исемгә ия булган. Җирдә кеше булып яшәгәнче, ул, «күктәге һәм җирдәге» бар нәрсәләр барлыкка китерелгәндә, Аллаһы янында «оста һөнәрче» булып хезмәт иткән (Гыйбрәтле сүзләр 8:22—31; Көләсәйлеләргә 1:15—17). Әмма җиргә килгәч тә, ул үз тырыш хезмәтен дәвам иткән. Аны бәләкәй чактан ук төзү һөнәренә өйрәткәннәр һәм «балта остасы» дип атый башлаганнар (Марк 6:3). Ул заманда такта яру машиналары, зур складлар, электрокораллар булмаган, шуңа күрә балта остасының эше авыр булган һәм аны башкарыр өчен, төрле сәләтләр кирәк булган. Гайсә агачны үзе чабып, үзе аны эш урынына алып баргандыр. Аның йорт төзегәнен күз алдыңа китер: менә ул матчалар әзерли һәм аларны түбәгә урнаштыра, ишекләр һәм хәтта җиһазлар ясап бирә. Оста һәм тырышып башкарылган эш китергән канәгатьлекне Гайсә, һичшиксез, үзе татып караган.

7 Гайсә вәгазь эшен дә тырышып башкарган. Ул бу мөһим хезмәттә өч ел ярым бар көчен куеп катнашкан. Мөмкин кадәр күбрәк кешегә яхшы хәбәрне җиткерергә теләп, ул иртәдән кичкә кадәр тырышып хезмәт иткән (Лүк 21:37, 38; Яхъя 3:2). Ул «шәһәрдән шәһәргә һәм авылдан авылга кереп, Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм игълан итеп» йөргән (Лүк 8:1). Яхшы хәбәрне кешеләргә җиткерер өчен, ул тузанлы юллар буйлап йөзләгән километр җәяү үткән.

8, 9. Гайсә үз эшләреннән канәгатьлек ничек тапкан?

8 Гайсә үз тырыш хезмәтеннән канәгатьлек тапканмы? Һичшиксез! Ул Патшалык турындагы хакыйкатьнең орлыкларын чәчкән һәм уракка өлгергән игеннәр калдырган. Аллаһы тапшырган эшне башкару Гайсәгә шундый көч биргән һәм аны ныгыткан ки, ул хәтта, бу эшне башкарыр өчен, ашамаска әзер булган (Яхъя 4:31—38). Җирдәге хезмәтен тәмамлап барганда, ул Әтисенә чын күңелдән: «Син тапшырган эшне башкарып чыгып, мин сине җирдә данладым»,— дип әйткән (Яхъя 17:4). Бу сүзләрне әйткәндә ул зур канәгатьлек кичергәндер!

9 Әйе, Йәһвә һәм Гайсә үз эшләреннән канәгатьлек тапкан, һәм алар безнең өчен гаҗәеп үрнәк булып тора. Йәһвәне ярату безне «аңардан үрнәк алырга» дәртләндерә (Эфеслеләргә 5:1). Ә Гайсәне ярату «нәкъ аның эзләре буенча барырга» этәрә (1 Петер 2:21). Ә безгә үз эшебездән канәгатьлек табар өчен нәрсә эшләргә? Әйдә моны белик.

ЭШЕҢНӘН КАНӘГАТЬЛЕК ТАБАР ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

Изге Язмалардагы принципларны кулланып, син эшеңнән канәгатьлек таба алырсың

10, 11. Безгә эшкә карата уңай караш үстерергә нәрсә булыша ала?

10 Мәсихчеләрнең күпчелеге берәр эштә эшли. Без эшнең үзебезгә канәгатьлек һәм, әз булса да, рәхәтлек китерүен телибез, ләкин яратмаган эштә боларны табу бик авыр. Үз эшеңнән канәгатьлек табар өчен нәрсә эшләп була?

11 Эшеңә уңай караш үстер. Без үз шартларыбызны үзгәртә алмасак та, үз карашыбызны үзгәртә алабыз. Аллаһының карашы турында уйлану безгә эшкә карата уңай караш үстерергә булыша ала. Син гаилә башы булсаң, шуны истә тот: эшең әллә ни кызык булып күренмәсә дә, ул сиңа гаиләңне матди яктан тәэмин итәргә булыша. Ә Аллаһы өчен гаиләбез турында кайгыртуыбыз бик мөһим. Аның Сүзендә үз гаиләсе турында кайгыртмаган кеше «имансыздан да яманрак була» дип әйтелә (1 Тимутигә 5:8). Шулай итеп, эш безгә максатыбызга ирешергә булыша: Аллаһы йөкләгән вазифаны үтәргә мөмкинлек бирә. Моны аңлап, син, күпчелек хезмәттәшләреңнән аермалы буларак, үз эшеңнән әз булса да канәгатьлек таба алырсың.

12. Эштә тырыш һәм намуслы булу ничек бүләкләнә?

12 Тырыш һәм намуслы бул. Тырышып эшләү һәм эшеңне остарак башкарырга өйрәнү фатихалар китерә ала. Тырыш һәм оста эшчеләрне хуҗалары еш кына югары бәяли (Гыйбрәтле сүзләр 12:24; 22:29). Без, мәсихчеләр буларак, эштә үзебезне намуслы тотарга тиеш. Хуҗабызның акчасын, милкен яки вакытын урламыйк (Эфеслеләргә 4:28). Үткән бүлектән белгәнебезчә, намуслы булу бүләкләнә. Намуслы эшчегә күбрәк ышаналар. Хуҗабыз тырышып эшләгәнебезгә игътибар итмәсә дә, алай эшләү безгә канәгатьлек китерә, чөнки безнең «вөҗданыбыз саф», һәм без яраткан Аллаһыбызга шатлык китергәнебезне беләбез (Еврейләргә 13:18; Көләсәйлеләргә 3:22—24).

13. Эштәге яхшы тәртибебез нинди файда китерә ала?

13 Үз тәртибең белән Аллаһыны данлаганыңны исеңдә тот. Без эш урынында мәсихчеләргә хас югары нормаларны тотканда, башкалар моңа, һичшиксез, игътибар итә. Бу нинди файда китерә? Без шулай итеп «Коткаручыбыз Аллаһы тәгълиматын бар яктан бизибез» (Титуска 2:9, 10). Әйе, яхшы тәртибебез башкаларга гыйбадәт кылуыбызның матурлыгын күрергә булышыр, һәм алар аның турында күбрәк белергә теләр. Хезмәттәшең яхшы тәртибеңне күреп хакыйкать белән кызыксына башласа, бу сиңа, әлбәттә, зур шатлык китерер иде! Ә мөһимрәге шул: синең яхшы тәртибең Йәһвәне данлый һәм аның йөрәген сөендерә. Тагы да зуррак бәхет бармы? (Гыйбрәтле сүзләр 27:11; 1 Петер 2:12 укы.)

ЭШНЕ САЙЛАГАНДА АКЫЛ БЕЛӘН ЭШ ИТ

14—16. Эшкә урнашканда, безгә нинди мөһим сорауларны карап чыгарга кирәк?

14 Мәсихчеләр өчен эшнең кайсы төре яраклы, ә кайсысы юк? Изге Язмаларда моның турында җентекләп әйтелми. Шулай да бу эшнең теләсә кайсысын сайлап була дигәнне аңлатмый. Изге Язмалар безгә Аллаһы хуплый торган яхшы һәм яраклы эш сайларга һәм шул ук вакыт Аллаһыга ошамаган эшкә урнашмаска булыша ала (Гыйбрәтле сүзләр 2:6). Эш сайлаганда ике төп якка игътибар итәргә кирәк.

15 Бу эш Изге Язмаларда хөкем ителгән эшләр белән бәйле түгелме? Аллаһы Сүзендә урлау, ялган сөйләү һәм потлар ясау ачык хөкем ителә (Чыгыш 20:4; Рәсүлләр 15:29; Эфеслеләргә 4:28; Ачылыш 21:8). Эштә бу таләп ителсә, без анда урнашмаячакбыз. Эш Аллаһы әмерләрен бозу белән бәйле булса, без, Йәһвәне яратканга, андый эшкә кермәячәкбез. (1 Яхъя 5:3 укы.)

16 Бу эшне башкару безне бозык эшләрдә катнашучы итмәсме яисә без андый эшләрдә башкаларны катнаштырмабызмы? Мәсәлән, сәркатип эшенең бернинди начар ягы юк. Әйтик, мәсихчегә абортлар ясый торган берәр клиникада сәркатип эше тәкъдим иттеләр, ди. Әлбәттә, сәркатип абортлар ясауда турыдан-туры катнашмый. Шулай да андый клиникада эшләү безне абортлар ясауда — Аллаһы Сүзендә хөкем ителгән эштә — булышлык итүче итмәсме? (Чыгыш 21:22—24) Без Йәһвәне яратабыз, шуңа күрә безнең Изге Язмаларда хөкем ителгән эшләр белән бәйле буласыбыз килми.

17. а) Эш белән бәйле сорауларны хәл иткәндә, нинди якларны исәпкә алырга кирәк? ( 177 нче биттәге рамканы кара.) ә) Вөҗданыбыз Аллаһыны шатландыручы адымнар ясарга ничек булыша ала?

17 Алдагы ике абзацта китерелгән мөһим сораулар турында җентекләп уйлансак, без эш белән бәйле күп сорауларны хәл итә алачакбыз. Әмма эш сайлаганда, безгә башка якларны да исәпкә алырга кирәк. Ышанычлы хезмәтче һәрбер туган хәлгә җитәкчелек биреп торачак дип көтәсе юк. Андый очракларда зирәклек кирәк. Икенче бүлектән белгәнебезчә, безгә Аллаһы Сүзен өйрәнеп һәм аны көндәлек тормышыбызда кулланып, үз вөҗданыбызны өйрәтергә кирәк. «Төшенүчәнлегебезне, куллану аша» өйрәтсәк, вөҗданыбыз безгә Аллаһыны шатландыручы адымнар ясарга һәм аның мәхәббәтендә калырга булыша ала (Еврейләргә 5:14).

ЭШКӘ АКЫЛЛЫ КАРАШ

18. Ни өчен Йәһвә хуплаган адымнар ясау җиңел түгел?

18 Без «авыр вакытлар» дип аталган «соңгы көннәрдә» яшибез, шуңа күрә безгә Йәһвә хуплаган адымнар ясау кайчак җиңел түгел (2 Тимутигә 3:1). Эш табу һәм аны югалтмау бик күп көч куюны таләп итәргә мөмкин. Без, мәсихчеләр буларак, үз гаиләбезне тәэмин итәр өчен, тырышып эшләргә тиеш икәнебезне аңлыйбыз. Әмма сак булмасак, эшләгән урыныбыздагы басым яисә бу дөньяда киң таралган йогышлы материалистик караш рухи омтылышларыбызга комачауларга мөмкин (1 Тимутигә 6:9, 10). Шуңа күрә, әйдәгез, «нәрсә мөһимрәк, шуны аера белер» өчен, ничек акыл белән эш итәргә икәнен карап чыгыйк (Филипиялеләргә 1:10).

19. Ни өчен Йәһвәгә тулысынча ышанып була һәм андый ышаныч безне нәрсәдән саклый?

19 Йәһвәгә тулысынча таян. (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 укы). Без Аллаһыга тулысынча ышана алабыз, чөнки ул безнең хакта кайгырта (1 Петер 5:7). Ул безгә нәрсә кирәк икәнен бездән дә яхшырак белә һәм бар кирәклесен бирә ала (Зәбур 37:25). Шуңа күрә безгә аның Сүзендәге мондый үгет-нәсыйхәткә игътибар итү яхшы булыр иде: «Байлык яратмыйча тормыш итегез, булганына канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: „Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам“,— дигән» (Еврейләргә 13:5). Күп кенә тулы вакытлы хезмәтче Аллаһының яшәр өчен бар кирәклесен бирергә сәләтле икәнен үз тәҗрибәләреннән белә. Йәһвәнең безне кайгыртачагына тулысынча ышансак, гаиләбезне тәэмин итү турында сүз барганда, чиктән тыш борчылмаячакбыз (Маттай 6:25—32). Дөньяви эшебез рухи эшләребезгә, мәсәлән, вәгазь һәм очрашуларга йөрүгә комачауламасын (Маттай 24:14; Еврейләргә 10:24, 25).

20. Күзләрне бер максатка төбәү нәрсәне аңлата, һәм син моны ничек эшли аласың?

20 Күзләрең бер максатка төбәлгән булсын. (Маттай 6:22, 23 укы.) Күзләрне бер максатка төбәү гади тормыш алып бару дигән сүз. Мәсихче үз күзләрен бердәнбер максатка — Аллаһы ихтыярын үтәүгә юнәлтә. Күзләребез бу максатны ачыктан-ачык күреп торса, күп акчалы эш һәм мулрак тормыш артыннан кумабыз. Реклама безне бәхетле булыр өчен иң яңа һәм иң яхшы әйберләр кирәк дип ышандырырга тырышса да, без бу әйберләр артыннан бетмәс «чабышларда» катнашмабыз. Күзләрең максатны югалтмасын өчен нәрсә эшләргә? Кирәкмәгән әҗәтләргә кермә. Күп вакыт һәм игътибар таләп иткән әйберләр сатып алма. Изге Язмалардагы: «Ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса, моңа канәгать булыйк»,— дигән киңәшне тот (1 Тимутигә 6:8). Тормышыңны мөмкин кадәр гадирәк итәргә тырыш.

21. Тормышыбызда нинди сорауны хәл итәргә кирәк, һәм беренче урында нәрсә торырга тиеш?

21 Рухи эшләрне беренче урынга куеп яшә. Бөтен нәрсәгә дә өлгереп булмый, шуңа күрә безгә сайларга кирәк: тормышыбызда беренче урында нәрсә торачак? Югыйсә мөһим булмаган нәрсәләр мөһимрәк эшләрне икенче урынга күчереп, кадерле вакытыбызны урлар. Тормышыбызда беренче урында нәрсә торырга тиеш? Күпләр, бу дөньяда яхшы эшкә урнашыр өчен, югары белем алырга кирәк дип саный. Ә Гайсә үз шәкертләрен: «Алга таба да Патшалыкны... беренче урынга куеп яшәгез»,— дип өндәгән (Маттай 6:33). Шуңа күрә без, мәсихчеләр, Аллаһы Патшалыгын үз тормышыбызда беренче урынга куябыз. Безнең тормышыбыз — карарларыбыз, максатларыбыз һәм эшләребез — шуны күрсәтергә тиеш: безнең өчен Патшалык эшләре һәм Аллаһы ихтыяры материаль әйберләр һәм бу дөньяга хас максатларга караганда күпкә мөһимрәк.

АЛЛАҺЫГА ТЫРЫШЫП ХЕЗМӘТ ИТ

Вәгазь эшен тормышыбызда беренче урынга куеп, без Йәһвәгә үз яратуыбызны күрсәтә алабыз

22, 23. а) Мәсихчеләрнең нинди төп эшләре бар, һәм бу эш безнең өчен мөһим икәнен ничек күрсәтеп була? ( 180 нче биттәге рамканы кара.) ә) Синең дөньяви эшеңә карашың нинди?

22 Без ахыр заманның иң азагында яшибез, һәм бу безне мәсихчеләргә тапшырылган төп эшне — вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшен — башкарырга дәртләндерә (Маттай 24:14; 28:19, 20). Гайсә Мәсихтән үрнәк алып, без бу коткару эшен тырышып башкарырга телибез. Бу эш безнең өчен мөһим булганын ничек күрсәтеп була? Аллаһы халкының күпчелеге вәгазь эшендә чын күңелдән катнашып, җыелыш вәгазьчеләре булып хезмәт итә. Кайберәүләр пионерлар һәм миссионерлар булып хезмәт итәр өчен, үз тормышларында үзгәрешләр ясаган. Рухи максатлар куюның мөһимлеген танып, күп кенә әти-әниләр үз балаларын тулы вакытлы хезмәт башларга дәртләндерә. Ашкынучан Патшалык вәгазьчеләре үз тырыш хезмәтләреннән канәгатьлек табамы? Һичшиксез! Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итү генә шатлык, канәгатьлек һәм мул фатихалар китерә. (Гыйбрәтле сүзләр 10:22 укы.)

23 Күбебезгә гаилә турында кайгыртыр өчен күп эшләргә туры килә. Әмма исеңдә тот: Йәһвә эшеңнән канәгатьлек табып яшәвеңне тели. Үз карашларыбызны һәм башкарган эшләребезне аның карашына һәм принципларына туры китерсәк, эшебездән канәгатьлек таба алырбыз. Ләкин дөньяви эшебез иң мөһим эшебезгә — Аллаһы Патшалыгы хакында яхшы хәбәрне вәгазьләүгә комачауламасын өчен, көч куйыйк. Бу яктан тәвәккәл булыйк. Вәгазь эшен тормышыбызда беренче урынга куеп, без Йәһвәгә үз яратуыбызны күрсәтәбез һәм шулай итеп аның мәхәббәтендә калабыз.