Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сулда: апа-кардәшебез 1930 елларның азагында Алабама шәһәрендә (АКШ) кардәш Рутерфордның яздырылган нотыгын уйната; уңда: Швейцария

БЕРЕНЧЕ КИСӘК

Патшалык турында хакыйкать. Рухи ризыкны өләшү

Патшалык турында хакыйкать. Рухи ризыкны өләшү

СИН өйрәнүчегә Изге Язмалардан бер шигырьне укып чыгасың. Аның мәгънәсен аңлагач, өйрәнүченең күзләре балкып китә. «Димәк, Изге Язмалар буенча, кешеләр җирдә оҗмахта мәңге яшәячәкме?» — дип гаҗәпләнә ул. Хезмәттәшең елмаеп аңардан: «Моның турында Изге Язмалардан үзегез укыдыгыз түгелме?» — дип сорый. Өйрәнүче гаҗәпләнүеннән башын чайкап куя һәм илһамланып: «Минем моның турында бер дә ишеткәнем юк иде!» — ди. Өйрәнүчең берничә атна элек, Аллаһының исеме — Йәһвә икәнен белгәч, шул ук сүзләрне әйткән иде.

Синең дә моңа охшаш сүзләрне ишеткәнең бармы? Күпләр андый сүзләр ишетә. Андый очраклар безгә шуны исебезгә төшерә: безнең кадерле бүләгебез — хакыйкать турындагы белем бар! Әмма уйланыйк: без шул бүләкне нәрсә ярдәмендә алдык? Бу кисәктә без бу сорауны карап чыгарбыз. Аллаһы халкының хакыйкатьне төгәлрәк аңлый башлавы Аллаһы Патшалыгы чыннан да идарә итә икәнен раслый. Инде бер гасыр дәвамында Патшабыз Гайсә Мәсих Аллаһы халкын хакыйкатькә өйрәтә.

БУ КИСӘКТӘ

3 НЧЕ БҮЛЕК

Йәһвә үз ниятен ачыклый

Патшалык Аллаһының башлангыч ниятенә кергәнме? Гайсә Патшалык турында нәрсә ачыклаган?

4 НЧЕ БҮЛЕК

Йәһвә үз исемен югарылый

Аллаһы исеме турында әйткәндә, Патшалык нәрсә башкарган? Сез үзегез Йәһвә исемен изге итәр өчен нәрсә эшли аласыз?

5 НЧЕ БҮЛЕК

Патша Патшалык турында хакыйкатьләрне ачыклый

Аллаһы Патшалыгы, аның идарәчеләре һәм гражданнары турында, шулай ук тугрылык саклауның мөһимлеге турында хакыйкатьләрне белегез.