Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

32 БҮЛЕК

Аллаһы Гайсәне ничек яклаган?

Аллаһы Гайсәне ничек яклаган?

КАЙЧАК Йәһвә кечкенә һәм ярдәмсез булганнарны яклар өчен гаҗәеп нәрсәләр эшли. Мәсәлән, паркта яки урманда йөргәндә андый гаҗәеп нәрсәләрнең берсен күреп була. Ләкин башта нәрсә булганын аңлау кыендыр.

Бер заман син бер кошның җиргә очып төшкәнен күреп аласың. Аның бер канаты каерылган кебек күренә. Син кош янына якынрак килергә телисең, ә ул синнән канатын өстерәп кача. Һәм сине читкәрәк алып китә. Кинәт кош очып китә. Аның канатына бернәрсә дә булмаган! Ни өчен кош имгәнгән булып кыланган, син беләсеңме? ~

Кош җиргә очып төшкән урын янында, куаклыкта, бу кошның балалары бар икән. Ана кош син аларны табып, аларга зыян китерерсең дип курыккан. Шуңа күрә ул имгәнгән булып кыланып, сине читкәрәк алып китәргә тырышкан да. Ана кош үз балаларын яклаган кебек, безне кем яклый ала? ~ Изге Язмаларда Йәһвә үз балалары турында кайгырткан көчле кош, бөркет, белән чагыштырыла (Канун 32:11, 12).

Бу ана кош үз балаларын ничек яклый?

Йәһвәнең иң кадерле баласы — аның бик яраткан Улы Гайсә. Күктә яшәгәндә Гайсә, Әтисе кебек, көчле рухи шәхес булган. Ул үзен яклый алган. Ләкин Гайсә җирдә бала булып туганда көчсез булган. Ул яклауга мохтаҗ булган.

Аллаһы ихтыярын җирдә үтәр өчен, Гайсә җитлеккән камил кеше булып үсәргә тиеш булган. Әмма Шайтан Гайсәне әле кечкенә булганда үтерергә тырышкан. Ләкин Йәһвә аны яклаган. Моның турында Изге Язмаларда бер дулкынландыргыч хикәя бар. Аны тыңлыйсың киләме? ~

Гайсә тугач күп тә үтми, Шайтан күктә, көнчыгышта, бер йолдыз кабызып җибәргән. Йолдызларны өйрәнүче кешеләр — йолдызчылар бу йолдызга ияреп йөзләгән километр ара үтеп Иерусалимга килгән. Анда алар яһүдләрнең патшасы булачак кеше кайда туарга тиешлеген сораша башлаган. Бу хакта Изге Язмалардан белгән кешеләр аларга: «Яһүдиядәге Бәйтлеһемдә»,— дип җавап биргән (Маттай 2:1—6).

Гайсәне яклар өчен, Аллаһы йолдызчыларга нинди боерык бирә?

Иерусалимда идарә итүче явыз Һируд патша Бәйтлеһемдә туган яңа патша турында ишетеп алган. Шуңа күрә ул йолдызчыларга: «Барыгыз, баланы эзләп табыгыз. Тапкач, миңа хәбәр итегез»,— дигән. Беләсеңме, ни өчен Һируд шулай дигән? ~ Чөнки Һирудның көнчелеге туган, һәм аның Гайсәне үтерәсе килгән.

Аллаһы үзенең Улын ничек яклаган? ~ Йолдызчылар Гайсәне тапкач, аңа бүләкләр биргән. Соңрак алар төшләрендә Аллаһыдан Һируд янына кире кайтмаска боерык алган. Шуңа күрә алар, Иерусалимга кереп тормыйча, үз илләренә башка юл белән кайтып киткән. Һируд моның турында белгәч, бик нык ярсыган. Гайсәне үтерергә теләп, Һируд Бәйтлеһемдәге ике яшькә кадәрге бар малайларны үтерергә кушкан! Ләкин ул вакытта Гайсә инде шәһәрдә булмаган.

Беләсеңме, Гайсә ничек котылган? ~ Йолдызчылар киткәч, Йәһвә Мәрьямнең ире Йосыфка: «Тор да, баланы анасы белән алып, Мисырга кач»,— дигән. Анда Гайсәгә инде куркыныч янамаган. Еллар үтеп, Йосыф, Мәрьям һәм Гайсә Мисырдан Яһүдиягә кайткач, Аллаһы Йосыфны тагын бер мәртәбә кисәткән. Ул аңа төшендә гаиләсе белән Насарада урнашырга кушкан. Анда Гайсәгә куркынычсыз булган (Маттай 2:7—23).

Аллаһы Гайсәне кабат ничек яклаган?

Йәһвә үз Улын ничек яклаган? Моңа игътибар иттеңме? ~ Синеңчә, ана кош куаклыкта яшергән балаларга яки кечкенә Гайсәгә кем охшаш? Син түгелме? ~ Әйе, син. Сиңа да зыян китерергә телиләр. Беләсеңме кем? ~

Изге Язмаларда Шайтан безне йотарга теләгән үкерүче арыслан кебек йөри дип әйтелә. Гадәттә арысланнар хайваннарның балаларына һөҗүм итә. Нәкъ шулай ук Шайтан һәм аның җеннәре дә еш кына балаларга һөҗүм итә (1 Петер 5:8). Ләкин Йәһвә Шайтаннан көчлерәк. Йәһвә үз балаларын яклый ала һәм Шайтан аларга китергән һәртөрле зыянны юк итә ала.

Хәтерлисеңме, бу китапның 10 нчы бүлегендә әйтелгәнчә, Иблис һәм аның җеннәре безне нәрсә эшләргә этәрә? ~ Әйе, алар безне Аллаһы начар дип санаган юл белән җенси мөнәсәбәтләргә керергә котырта. Ләкин кем генә җенси мөнәсәбәтләргә керә ала? ~ Әйе, ир белән хатын гына.

Әмма шунысы кызганыч, кайбер зурларга балалар белән якынлык кылу ошый. Шул зурлардан өйрәнеп, малайлар һәм кызлар үзләре дә әхлаксыз нәрсәләр эшли башларга мөмкин. Алар шулай ук үзләренең җенси әгъзаларын тиеш булмаганча куллана башлый. Нәкъ шундый хәл күп еллар элек Содом шәһәрендә булган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, шәһәрнең «бөтен төбәкләреннән җыелган ир халкы, олысыннан алып кечесенә кадәр», Лутка килгән кешеләр белән якынлык кылырга теләгән (Яратылыш 19:4, 5).

Шуңа күрә, Гайсәгә яклау кирәк булган кебек, сиңа да яклау кирәк. Чөнки кайбер зурлар, һәм хәтта кайбер балалар да, синең белән, бәлки, җенси мөнәсәбәтләргә керергә теләр. Гадәттә андый кешеләр үзләрен дус итеп күрсәтә. Синең белән нәрсә кылмакчы булганын беркемгә дә әйтмәсәң, алар сиңа хәтта берәр нәрсә тәкъдим итәргә мөмкин. Ләкин бу кешеләр, Шайтан белән аның җеннәре кебек, эгоистлар, алар үзләре турында гына уйлый. Аларның уенда рәхәтлек, ләззәт табу гына. Һәм шундый рәхәтлек эзләп, алар балалар белән якынлык кылырга тели. Нинди кабахәтлек!

Рәхәтлек табар өчен, алар беләсеңме нәрсә эшләргә мөмкин? ~ Алар синең җенси әгъзаларыңа кагылырга яки аларны иркәләргә мөмкин. Алар хәтта үзләренең җенси әгъзаларын синекенә тидерергә яки ышкырга мөмкин. Ләкин син берәүгә дә үзеңнең җенси әгъзаларың белән уйнарга рөхсәт итмәскә тиеш. Хәтта абыеңа яки апаңа, хәтта әтиеңә һәм әниеңә дә. Бу әгъзалар тик синеке генә.

Берәрсе сиңа тиеш булмаганча кагылырга теләсә, син нәрсә әйтергә һәм эшләргә тиеш?

Андый бозык кешеләрдән син үзеңне ничек яклый аласың? ~ Беркемгә дә үзеңнең җенси әгъзаларың белән уйнарга рөхсәт итмә. Берәрсе моны эшләргә тырышса, җитди итеп каты тавыш белән: «Тимә миңа! Мин синең турында барысын сөйләп бирәм!» — дип әйт. Ә бу кеше син үзең гаепле дисә, ышанма аңа. Бу ялган! Ул кем генә булмасын, аның турында ышанган кешеңә сөйлә! Хәтта ул барысы да сер булып калсын дип әйтсә дә, син барыбер әйтергә тиеш. Ул кеше хәтта кыйммәтле бүләкләр бирергә вәгъдә итсә дә яки берәр нәрсә белән янаса да, син аның яныннан китәргә һәм аның турында барысын сөйләп бирергә тиеш.

Курыкма, ләкин сак бул. Әти-әниең сине андый кешеләр яки куркыныч урыннар турында кисәткәндә, аларны тыңла. Тыңлаучан булсаң, начар кешеләр сиңа зыян китерә алмас.

Тыелган җенси мөнәсәбәтләрдән үзеңне ничек якларга икәнлеге турында бу шигырьләрдән укы: Яратылыш 39:7—12; Гыйбрәтле сүзләр 4:14—16; 14:15, 16; 1 Көринтлеләргә 6:18 һәм 2 Петер 2:14.