Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балаларыбыз нәрсәгә мохтаҗ?

Балаларыбыз нәрсәгә мохтаҗ?

ӘТИ һәм әни булып китәчәк кеше яңа тормышның барлыкка килүендә катнаша. Аларның һәрберсе моның өчен үзләренең кечкенә бер өлешен бирә. Нәтиҗәдә, әни карынында тере җан үсә башлый. Баланың дөньяга килүен кешеләр могҗиза дип атый.

Әлбәттә, балаларның тууы ата-аналарга зур җаваплылык өсти. Балалар аеруча башта ярдәмгә мохтаҗ; алар турында һәрвакыт кайгыртып торырга кирәк. Ләкин аларга шулай ук акыл җыярга, эмоциональ, әхлакый һәм рухи яктан үсәргә ярдәм итәргә кирәк.

Бала һәр яктан сау-сәламәт булып үссен өчен, ул ата-анасының яратуын сизәргә тиеш. Ата-аналар яратуларын сүзләре белән генә түгел, ә эшләре белән дә күрсәтергә тиеш. Әйе, балалар ата-аналарның яхшы үрнәгенә мохтаҗ. Аларга әхлакый тәрбия бирергә һәм аларны тормыш принципларына өйрәтергә кирәк. Бу нәни чактан ук башланырга тиеш, чөнки аннары инде соң булырга мөмкин. Әгәр ата-ана бу яктан көч куймаса, бу өмет өзелүгә һәм җан әрнүенә китерә ала.

Тәрбияләүгә кагылышлы иң яхшы принциплар Изге Язмаларда бирелә. Изге Язмалар буенча тәрбияләү бик зур файда китерә. Чөнки бала үзенә бирелгән үгет-нәсыйхәт кешедән түгел, ә үзенең Барлыкка Китерүчесе — күктәге Әтисеннән бирелгәнен аңлый башлый. Бу ата-ананың биргән киңәшләренә шактый зур көч өсти.

Изге Язмалар ата-аналарны, үз балаларының күңелендә гадел принциплар уелып калсын өчен, күп тырышлыклар куярга дәртләндерә. Әмма балалар үсә барган саен, ата-аналарга гадәттә алар белән мөһим нәрсәләр турында сөйләшү авыр булып китә. «Бөек Остаздан өйрән» дигән китап андый кыен хәлләрне чишәргә ярдәм итәчәк. Бу китапны ата-аналар балалары белән бергә укый ала, һәм ул шулай ук дини вә әхлакый тәрбияләү буенча яхшы кулланма булып тора. Өстәвенә, бу китап балаларны һәм аларга кычкырып укыган кешеләрне бер-берсе белән фикер алышырга өнди.

Бу китап балаларны үз фикерләрен әйтергә дәртләндерә. Текстта күп кенә сораулар очрый. Сораудан соң тильда билгесе тора (~). Ул пауза ясарга һәм баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк икәнен аңлата. Балалар сорауларга җавап бирергә ярата. Балага үз уйларын әйтергә мөмкинлек бирелмәсә, ул бик тиз кызыксынуын югалтачак.

Әмма иң мөһиме, бу сораулар баланың күңелендә нәрсә барлыгын белергә ярдәм итәчәк. Әлбәттә, баланың җавабы кайвакыт дөрес булмас. Ләкин һәр сораудан соң китерелгән текст балага дөрес нәтиҗәгә килергә булышачак.

Китапның аерым бер үзенчәлеге — рәсемнәр. 230 дан күбрәк рәсемнәрнең күпчелегенә сораулар китерелә, һәм бу сораулар баланы рәсемгә карап үткән материал нигезендә җавап бирергә дәртләндерә. Шуңа күрә рәсемнәргә игътибар итегез. Алар өйрәтү өчен яхшы ярдәм булып тора һәм балага сабак бирә.

Балагыз укырга өйрәнгәч, аның үзенә бу китапны үзегезгә кычкырып укырга дәртләндерегез. Күбрәк укыган саен, китап аның акылына һәм күңеленә көчлерәк тәэсир итәчәк. Ләкин арагызда ярату һәм хөрмәт үссен өчен, сезгә бу китапны бергә укырга кирәк, һәм бу даими булырга тиеш.

Бүгенге көндә берничә дистә ел элек күз алдына да китерү авыр булган нәрсәләр була. Мәсәлән, балалар җенси әхлаксызлыкка, спиритизмга һәм башка җирәнгеч эшләргә дучар була. Шуңа күрә аларны якларга кирәк. Бу китап сезгә шул яктан ярдәм итәчәк. Анда бар сораулар зур хөрмәт белән һәм турыдан-туры аңлатып бирелә. Шулай да балаларны бар зирәклекнең Чыганагы күктәге Атабыз Йәһвә Аллаһыга мөрәҗәгать итәргә аеруча дәртләндерергә кирәк. Бөек Остаз Гайсә һәрвакыт шулай эшләгән дә. Без бу китап сезгә һәм гаиләгезгә Йәһвәгә яраклы тормыш алып барырга ярдәм итәчәк дип өметләнеп калабыз. Бу исә сезгә мәңгелек фатихалар китерсен!