Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

24 БҮЛЕК

Беркайчан да карак булма!

Беркайчан да карак булма!

СИНЕҢ кайчан да булса берәр әйбереңне урлаганнары бармы? ~ Син ул чакта нәрсә хис иттең? ~ Кеше әйберен алучы — карак ул, ә каракларны беркем дә яратмый. Син ничек уйлыйсың, кеше ничек карак булып китә? Ул шундый булып туамы? ~

Кешеләр гөнаһлы булып туа икәнен без укыган идек инде. Шуңа күрә без барыбыз да камил түгел. Ләкин беркем дә карак булып тумый. Карак яхшы гаиләдән булырга мөмкин. Аның әти-әнисе, абыйлары һәм апалары намуслыдыр. Ләкин кеше үзендә, мәсәлән, күбрәк акча булуын һәм төрле әйберләр булуын телидер. Шул теләк аркасында ул каракка әйләнә ала да.

Беренче карак кем булган, син беләсеңме? ~ Әйдә уйланыйк. Бөек Остаз күктә яшәгәндә аны белгән. Бу карак фәрештә булган. Ләкин Аллаһы бар фәрештәләрне камил итеп барлыкка китергән бит. Алайса бу фәрештә ничек карак булып киткән соң? ~ Аның үзенеке булмаганны аласы килгән. Моның турында без бу китапның 8 нче бүлегеннән белгән идек. Аның нәрсә аласы килгәнен хәтерлисеңме? ~

Аллаһы беренче кешеләрне барлыкка китергәч, бу фәрештә аларның үзенә табынуларын теләгән. Аның моңа бернинди хакы булмаган. Кешеләр Аллаһыга гына табынырга тиеш булган. Андый хак Аллаһыныкы гына. Ләкин ул аны урлаган дип әйтеп була! Адәм белән Хауваны үзенә табынырга мәҗбүр итеп, бу фәрештә каракка әйләнгән. Ул Шайтан Иблис булып киткән.

Кешене, фәрештәне карак булып китәргә нәрсә этәрә ала? ~ Үзенеке булмаганны алу теләге. Бу теләк бик көчле була ала, һәм ул хәтта яхшы кешене дә начарлыкка этәрергә мөмкин. Кайвакыт урлау юлына баскан кешеләр инде беркайчан да яхшыга үзгәрми, ә үз эшләрен дәвам итә. Андый кешеләрнең берсе Гайсәнең рәсүле булган. Аның исеме Яһүд Искариот.

Яһүд урлауның начар икәнен белгән, чөнки кечкенә чактан ук ул Аллаһының Канунына өйрәтелгән булган. Ул хәтта бер тапкыр Аллаһының күктән үз халкына: «Урлашма»,— дип әйткәнен белгән (Чыгыш 20:15). Яһүд, үскәч, Бөек Остаз белән танышкан һәм аның шәкерте булып киткән. Соңрак Гайсә аны хәтта үзенең 12 рәсүленең берсе итеп сайлаган.

Гайсә үзенең рәсүлләре белән бергә сәяхәт итеп йөргән. Алар бергә ашаганнар. Рәсүлләрнең бар акчалары бер тартмада сакланган. Гайсә бу тартманы Яһүдкә биргән, һәм ул аны үзе белән йөртергә тиеш булган. Әлбәттә, бу акча Яһүднеке булмаган. Ләкин берникадәр вакыт үткәч, Яһүд нәрсә эшли башлаган, син беләсеңме? ~

Ни өчен Яһүд урлый башлаган?

Яһүд үзе өчен тартмадан акча ала башлаган. Ул моны эшләргә тиеш булмаган. Ул моны башкалар күрмәгәндә эшләгән. Яһүд хәтта күбрәк акча алырга мөмкинлекләр эзләгән. Ул һәрвакыт акча турында гына уйлый башлаган. Бу начар теләк нәрсәгә китергән? Әйдә моны белик.

Гайсәнең үтерелүенә берничә көн кала. Ул хәзер кунакта. Анда аның дусты Лазар һәм Лазарның бертуганы Мәрьям дә бар. Мәрьям бик кыйммәтле май ала да, Гайсәнең аякларын майлый башлый. Ләкин Яһүд моңа каршы килә. Беләсеңме, ни өчен? ~ Ул бу майны сатып, ярлы кешеләргә бирергә кирәк дип әйтә. Чынлыкта исә Яһүд тартмада акчаның күбрәк булуын тели. Шулай итеп ул күбрәк акча урлый алыр иде (Яхъя 12:1—6).

Гайсә Яһүдкә Мәрьямне борчымаска куша, чөнки ул аның аякларын майлап, аңа игелек эшли. Гайсәнең сүзләре Яһүдкә бер дә ошамый. Ул баш руханилар янына китә. Алар Гайсәнең дошманнары. Аларның Гайсәне кулга аласы килә. Ләкин алар моны төнлә, кешеләр күрмәгәндә эшләргә тели.

Яһүд руханиларга болай ди: «Әгәр мин сезгә аны сатсам, миңа нәрсә бирерсез?»

Алар аңа утыз көмеш тәңкә вәгъдә итә (Маттай 26:14—16).

Яһүд акчаны ала. Ул Бөек Остазны шул кешеләргә сата. Нинди начарлык! Моны күз алдына китерүе дә авыр, шулай бит? ~ Әйе, карак булып киткән кеше бик зур начарлык эшләргә мөмкин. Андый кеше акчаны башкаларга һәм хәтта Аллаһыга караганда да күбрәк ярата.

Син, бәлки: «Мин Йәһвә Аллаһыны яратам һәм беркемне дә, бернәрсәне дә аннан күбрәк яратмаячакмын»,— дип әйтерсең. Шулай уйлыйсың икән, бу бик яхшы. Гайсә Яһүдне рәсүл итеп сайлагач, Яһүд тә шулай дип уйлагандыр. Карак булып киткән башка кешеләр дә шулай дип уйлаганнардыр. Әйдә, аларның кайберсе турында белик.

Ахан һәм Давыт нинди начар нәрсәләр турында уйлый башлаган?

Аларның берсе Аллаһының Ахан исемле хезмәтчесе булган. Ул Бөек Остазга кадәр күп еллар элек яшәгән. Бервакыт Ахан матур кием, бер кисәк алтын һәм көмеш тәңкәләр күргән. Бу әйберләр аныкы булмаган. Изге Язмаларда алар Йәһвәнеке булган дип әйтелә, чөнки бу әйберләр Аллаһы халкының дошманнарыннан тартып алынган булган. Ләкин Аханның бу әйберләрне бик аласы килгән, һәм ул аларны урлаган (Йошуа 6:19; 7:11, 20—22).

Менә тагы бер мисал. Күп еллар элек Йәһвә Давытны Исраил патшасы итеп сайлаган. Бер көнне Давытның Бирсәбия исемле матур хатын-кызга күзе төшкән. Ул аңа каравын дәвам иткән һәм аны үзенә хатын итеп алу турында уйлаган. Әмма бу хатынның Ури исемле ире булган. Давыт нәрсә эшләргә тиеш булган? ~

Давыт Бирсәбия турында уйлаудан туктарга тиеш булган. Ләкин ул туктамаган. Шуңа күрә ул аны өенә алып килгән. Ә аннары аның ирен үтерергә кушкан. Ни өчен Давыт андый начар эшләр эшләгән? ~ Чөнки ул башка кешенең хатыны турында уйлавын дәвам иткән (2 Патшалык 11:2—27).

Абессалом нинди мәгънәдә карак булган?

Соңрак Давыт андый начар эшләр эшләгәненә бик нык үкенгән. Шуңа күрә Йәһвә аңа яшәргә рөхсәт иткән. Ләкин Давыт аннан соң күп кайгы-хәсрәт кичергән. Мәсәлән, аның улы Абессалом Давыт урынына патша булырга теләгән. Шуңа күрә ул Давытны күрергә дип килгән кешеләрне каршы алган һәм аларны кочаклап үпкән. Изге Язмаларда: «Абессалом... исраиллеләрнең йөрәкләрен урлый барды»,— дип әйтелә. Шулай эшләп, ул бу кешеләр ярдәмендә Давыт урынына патша булырга өметләнгән (2 Патшалык 15:1—12).

Синең кайчан да булса берәр нәрсәне Ахан, Давыт һәм Абессалом кебек бик нык теләгәнең бармы? ~ Син теләгән әйбер кеше әйбере булса, аны рөхсәтсез алу урлау була. Беренче карак Шайтанның нәрсәгә ия булырга теләгәнен хәтерлисеңме? ~ Ул кешеләрнең Аллаһыга түгел, ә үзенә табынуын теләгән. Шуңа күрә Шайтан, Адәм белән Хауваны үзенә буйсынырга этәреп, урлаган дип әйтеп була.

Әйбернең хуҗасы гына үз әйберен алырга рөхсәт итә ала. Әйтик, син берәр бала белән аның өенә уйнарга бардың, ди. Аның өеннән берәр әйберне үзеңә алып кайту дөрес булыр идеме? ~ Бу баланың әтисе я әнисе алырга рөхсәт итмәсә, дөрес булмас иде. Син рөхсәтсез берәр нәрсә алсаң, бу урлау була.

Ни өчен синең кеше әйберен урларга теләгең туарга мөмкин? ~ Чөнки сиңа ул әйбер бик ошагандыр, һәм син аны алырга телисең. Хәтта башкалар синең урлаганыңны күрмәсә дә, моны кем күрә? ~ Йәһвә Аллаһы күрә. Аллаһы урлауны нәфрәт итә. Моны безгә онытмаска кирәк. Әйе, Аллаһыны һәм якыныңны ярату сиңа карак булып китмәскә ярдәм итәчәк.

Изге Язмаларда урлауның начар икәне ачык итеп әйтелә. Марк 10:17—19; Римлыларга 13:9 һәм Эфеслеләргә 4:28 не укы.