Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 БҮЛЕК

«Бу — минем... Улым»

«Бу — минем... Улым»

БАЛА үз эшләре белән әти-әнисен сөендерә ала. Мәсәлән, кыз бала берәр эшне яхшы эшләсә, аның әтисе горурланып башкаларга: «Бу минем кызым»,— дип әйтә. Я малай берәр эшне яхшы башкарса, аның әтисе шатланып: «Бу минем улым»,— дип әйтә.

Гайсә һәрвакыт үз Әтисен сөендерә. Шуңа күрә Әтисе аның белән горурлана. Бер көнне Гайсә үзенең өч шәкерте белән тауда булганда, Әтисенең нәрсә әйткәнен хәтерлисеңме? ~ Әйе, Аллаһы күктән аларга: «Бу — минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм»,— дигән (Маттай 17:5).

Гайсә һәрвакыт үз Әтисен сөендерүче эшләр башкара. Беләсеңме, ни өчен? Чөнки ул чын-чынлап үз Әтисен ярата. Кеше берәр нәрсәне эшләргә тиеш булганга гына башкарса, андый эшне башкару авыр була. Ә шул эшне теләп башкарса, аны эшләү җиңелрәк була. Теләп башкару нәрсә икәнен беләсеңме? ~ Бу нәрсәне дә булса чын күңелдән башкару.

Гайсә, әле җиргә килгәнче, үз Әтисенең кушкан бар эшләрен теләп башкарган. Чөнки ул үз Әтисен — Йәһвә Аллаһыны ярата. Гайсә күктә үз Әтисе белән бергә шатланып яшәгән. Ләкин Аллаһы Гайсәгә махсус эш кушкан. Ул эшне башкарыр өчен, Гайсәгә күкне калдырырга туры килгән. Ул җирдә сабый булып туарга тиеш булган. Гайсә моны теләп башкарган, чөнки аңа бу эшне Йәһвә тапшырган.

Гайсә җирдә бала булып туган. Син аның әнисенең исемен беләсеңме? ~ Аның исеме Мәрьям булган. Йәһвә күктән Мәрьям янына Җәбраил исемле фәрештәсен җибәргән. Җәбраил Мәрьямгә ир бала тудырачагы турында хәбәр җиткергән. Аңа Гайсә дигән исем кушачаклар.

Җәбраил фәрештә Мәрьямгә нәрсә дигән?

Мәрьям, фәрештәнең сүзләрен ишеткәч, нәрсә дип әйткән? Беләсеңме? ~ Ул: «Минем Гайсәнең әнисе буласым килми»,— дигәнме? Юк. Мәрьям Аллаһының әйткәнен үтәргә әзер булган. Әмма Аллаһының күктә яшәгән рухи Улы ничек итеп җирдә бала булып туа алган? Аның Мәрьям карынында барлыкка килүе башка балаларның барлыкка килүе кебек булмаган. Ни өчен шулай дип әйтеп була?

Аллаһы беренче кешеләрне, Адәм белән Хауваны, гаҗәеп итеп барлыкка китергән, һәм алар бер-берсе белән бик якын була алган. Нәтиҗәдә әни эчендә бала үсә алган. Кешеләр моны могҗиза диләр! Һичшиксез, син дә моның белән ризалашырсың.

Әмма Гайсә очрагында Аллаһы тагы да гаҗәебрәк могҗиза кылган. Ул рухи Улының тормышын күктән алып, Мәрьям эченә күчергән. Димәк, баланың әтисе кем булган? ~ Баланың Әтисе Йәһвә Аллаһы булган. Менә ни өчен Гайсәне Аллаһы Улы дип атыйлар. Аллаһының моңа кадәр һәм аннан соң да андый эшне беркайчан да башкарганы булмаган. Бу искиткеч могҗиза булган, һәм Гайсә Мәрьям эчендә үсә башлаган. Башка балалар да нәкъ шулай ук үз әниләренең эчендә үсә. Шуннан соң Мәрьям Йосыфка кияүгә чыккан.

Гайсә туганда, Мәрьям белән Йосыф Бәйтлеһем шәһәрендә булган. Ул вакытта шәһәргә бик күп кеше килгән булган. Шуңа күрә Мәрьям белән Йосыфка тукталырга бүлмә җитмәгән, һәм аларга мал-туар асрала торган җирдә кунарга туры килгән. Шунда Мәрьям бала тапкан. Гайсәне утлыкка салганнар. Син моны рәсемдә күрә аласың. Утлыкка, гадәттә, сыерлар һәм башка терлек өчен азык салалар.

Ни өчен Гайсәне утлыкка салалар?

Гайсә туган төнне гаҗәеп бер вакыйга булган. Бәйтлеһем янындагы көтүчеләргә бер фәрештә күренгән. Ул аларга Гайсәнең тууы бик мөһим вакыйга дип әйткән. Фәрештә болай дигән: «Менә, мин сезгә бөтен кешеләр кичерәчәк зур шатлык турындагы яхшы хәбәрне игълан итәр өчен килдем. Бүген... сезнең Коткаручыгыз... туды» (Лүк 2:10, 11).

Бу фәрештә көтүчеләргә нинди яхшы хәбәр җиткергән?

Фәрештә көтүчеләргә Гайсә турында Бәйтлеһемдә утлыкта ята дип әйткән. Кинәт бу фәрештәгә башка фәрештәләр кушылган, һәм алар бергә Аллаһыны данлый башлаган. «Күктәге Аллаһыга дан,— дип җырлый башлаган фәрештәләр,— җир йөзендә Аллаһы хуплаган кешеләргә иминлек булсын!» (Лүк 2:12—14).

Фәрештәләр юкка чыккач, көтүчеләр Бәйтлеһемгә киткән һәм анда Гайсәне эзләп тапкан. Алар Йосыф белән Мәрьямгә барысын сөйләп биргән. Мәрьям Гайсәнең әнисе булырга ризалашканы өчен бик шатлангандыр!

Соңрак Йосыф белән Мәрьям Гайсәне алып Насара шәһәренә күченгән. Нәкъ шунда Гайсә үскән дә. Дәү үскәч, ул зур эш башлап җибәргән. Ул башкаларны өйрәткән. Бу эш Йәһвә Аллаһы үз Улына җирдә үтәргә кушкан эшнең бер өлеше булган. Гайсә бу эшне бик теләп башкарган, чөнки ул үзенең күктәге Атасын бик нык яраткан.

Гайсә, Бөек Остаз булып башкаларны өйрәтә башлаганчы, суга чумдырылу үткән. Аны Үрдүн елгасында Чумдыручы Яхъя суга чумдырган. Шул чак бер гаҗәеп хәл булган! Гайсә судан чыккач, Йәһвә күктән: «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм»,— дигән (Маттай 3:17). Әти-әниең сине яратабыз дисәләр, бу сиңа ошыймы? ~ Һичшиксез, бу Гайсәгә дә бик ошагандыр.

Гайсә һәрвакыт дөрес булганны эшләгән. Ул чынбарлыкта кем булган, шуннан үзен бөегрәк итеп күрсәтмәгән. Ул башкалар алдында үзен Аллаһы дип атамаган. Җәбраил фәрештә Мәрьямгә Гайсә Аллаһының Улы дип аталачак дигән. Гайсә үзе турында мин Аллаһы Улы дигән. Һәм Гайсә кешеләргә үз Әтисеннән күбрәк беләм димәгән. Ул: «Атам миннән бөегрәк»,— дигән (Яхъя 14:28).

Хәтта күктә булганда да, Гайсә һәрвакыт Әтисе кушкан эшне үтәгән. Ул беркайчан да: «Ярар, барысын да эшләрмен»,— диеп, үзе икенче эшкә тотынмаган. Ул үз Әтисен яраткан. Шуңа күрә ул Әтисенең һәр әйткән сүзен тыңлаган. Соңрак Гайсәне күктәге Әтисе мөһим эш кушып җиргә җибәргән. Анда ул барысын да үтәп чыккан. Ул үз вакытын әрәм итмәгән. Менә ни өчен Йәһвә үз Улыннан бик канәгать булган!

Безнең дә Йәһвәне сөендерәсебез килә, шулай бит? ~ Моның өчен безгә, Гайсә кебек, Аллаһыга тыңлаучан булырга кирәк. Аллаһы безнең белән Изге Язмалар аша сөйләшә. Без Аллаһыны тыңлаган булып кыланып, Изге Язмаларга каршы булган нәрсәләргә ышансак һәм Аллаһыга ошамаган эшләр эшләсәк, бу дөрес булмас иде, шулай бит? ~ Һәм шуны онытма: Йәһвәне чын-чынлап яратсак, без аны бик теләп сөендерәчәкбез.

Хәзер Изге Язмалардагы мондый шигырьләрне укы: Маттай 7:21—23; Яхъя 4:25, 26 һәм 1 Тимутигә 2:5, 6. Алар безгә Гайсә турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк.