33 БҮЛЕК
Гайсә безне яклый ала
БЕЛГӘНЕБЕЗЧӘ, Йәһвә Гайсәне кечкенә чагында яклаган булган. Синеңчә, Гайсә, үскәч һәм моның турында белгәч, Йәһвәгә дога кылып рәхмәт әйткәнме? ~ Йосыф белән Мәрьям Гайсәне коткарырга теләп, Мисырга качып киткән булган. Син ничек уйлыйсың, Гайсә соңрак моны белгәч, аларга нәрсә дигән? ~
Әлбәттә, Гайсә инде сабый түгел. Һәм ул хәзер җирдә яшәми. Ләкин кайбер кешеләр Гайсәне һаман да утлыкта яткан сабый итеп күз алдына китерә. Мәсәлән, төрле дини сурәтләрдә Гайсәнең сабый итеп сурәтләнгәнен күреп була.
Гайсә хәзер җирдә яшәмәсә дә, син аның тере икәненә ышанасыңмы? ~ Әйе, ул үледән терелтелгән булган, һәм хәзер ул күктә, ул кодрәтле Патша. Син ничек уйлыйсың, ул үзенә хезмәт иткән кешеләрне яклый аламы? ~ Мәсәлән, Гайсә җирдә яшәгәндә үзен яраткан кешеләрне яклаган. Бер тапкыр андый хәл ул үзенең шәкертләре белән көймәдә барганда булган. Әйдә, моны белик.
Көн кичкә таба авыша. Гайсә көне буе Гәлиләя диңгезе ярында кешеләрне
өйрәткән. Бу диңгез — зур күл. Аның озынлыгы 20, ә киңлеге 12 километр. Хәзер Гайсә үз шәкертләренә: «Күлнең аръягына чыгыйк»,— дип әйтә. Шунда алар көймәгә утырып, ярдан кузгала. Гайсә бик нык арыган, шунлыктан ул көймәнең арткы өлешендә башын мендәргә куеп тирән йокыга китә.Шәкертләр исә көймәне алып бара. Барысы да яхшы гына, ләкин кинәт көчле давыл күтәрелә. Җил көчәйгәннән-көчәя бара. Зур дулкыннар көймәгә бәрелә, һәм көймәгә су тула башлый.
Шәкертләр суга батарбыз дип каты куркуга төшә. Ә Гайсә көймәнең арткы өлешендә тыныч кына йоклап ята. Ахыр чиктә шәкертләр: «Остаз, Остаз, һәлак булабыз бит!» — диеп, аны уята. Шунда Гайсә торып, җилгә һәм диңгезгә: «Шаулама! Тынычлан!» — дип әйтә.
Шундук җил басыла, һәм гаҗәеп тынлык урнаша. Шәкертләр гаҗәпкә кала. Аларның беркайчан да андый хәлне күргәне булмаган. Алар Лүк 8:22—25; Марк 4:35—41).
бер-берсенә: «Кем соң ул? Ул хәтта җилгә дә, суларга да боера, һәм алар аңа буйсына»,— дип әйтә (Син Гайсәнең кем икәнен беләсеңме? ~ Андый көч аңа каян килгән? ~ Яннарында Гайсә булганда, шәкертләр курыкмаска тиеш булган. Чөнки Гайсә гади кеше булмаган. Ул бер кеше дә эшли алмаган гаҗәеп нәрсәләр эшли алган. Икенче бер очракта диңгездә давыл купкач, ул тагын бер могҗиза эшләгән. Әйдә сиңа моны сөйлим.
Бер кичне Гайсә үз шәкертләренә көймәгә утырып диңгезнең аръягына чыгарга куша. Ә үзе тауга менеп китә. Ул анда, тыныч урында, Әтисе Йәһвә Аллаһыга дога кыла.
Шәкертләр көймәгә утырып, диңгезнең аръягына китә. Ләкин тиздән җил күтәрелә. Җил көчәя дә, көчәя. Хәзер
төн. Шәкертләр җилкәнне төшереп, ишкәкләр белән ишә башлый. Ләкин җил каршы булганлыктан, алар ерак китә алмый. Дулкыннар көймәне бер яктан икенче якка ыргыта. Һәм аның эченә су тула башлый. Шәкертләр бөтен көчләрен куеп ярга таба ишәргә тырыша, ләкин килеп чыкмый.Гайсә һаман да тауда. Ул анда бик озак була. Ләкин хәзер ул шәкертләренә зур дулкыннар аркасында куркыныч янаганын күреп ала. Шуңа күрә Гайсә таудан диңгез ярына төшә. Ул шәкертләргә ярдәм итәргә теләп, давыллы диңгез өстеннән аларга таба китә!
Син су өстеннән барырга булсаң, нәрсә булыр? ~ Синең суга батуың бар. Ләкин Гайсә белән башкачарак хәл. Аның үзенчәлекле көче бар. Гайсә судан көймәгә кадәр зур ара үтә. Таң атып килгәндә шәкертләр Гайсәнең үзләренә таба су өстеннән килүен күрә. Ләкин алар үз күзләренә ышанмый. Алар бик нык куркып, кычкыра башлый. Шунда Гайсә аларга: «Бу — мин, курыкмагыз»,— дип әйтә.
Гайсә көймәгә керү белән давыл тына. Шәкертләр янә гаҗәпкә кала. Шунда алар Гайсә алдына тезләнеп: «Син чыннан да Аллаһы Улы»,— диләр (Маттай 14:22—33; Яхъя 6:16—21).
Гайсә көннәрендә яшәп, аның андый могҗизалар кылуын үз күзләрең белән күрү искиткеч булыр иде, шулай бит? ~ Беләсеңме, ни өчен Гайсә андый гаҗәеп нәрсәләр эшләгән? ~ Ул үз шәкертләрен яраткан һәм аларга ярдәм итәргә теләгән. Ул шулай ук үзендә куәтле көч булганын һәм аны киләчәктә Аллаһы Патшалыгында Патша булганда кулланачагын күрсәткән.
Бүген дә кешеләр, Йәһвәгә хезмәт итәләрме, юкмы, авырый һәм үлә. Ләкин озакламый, Гайсә Аллаһының хөкүмәтендә Патша булып җир өстеннән идарә итә башлагач, хәл үзгәрәчәк. Ул чакта беркем дә курыкмаячак, чөнки Гайсә үз көчен тыңлаучан кешеләр файдасына кулланачак (Ишагыйя 9:6, 7).
Аллаһы үз Патшалыгында Патша итеп куйган Гайсәнең куәтле көчен күрсәтүче мондый шигырьләрне укы: Данил 7:13, 14; Маттай 28:18 һәм Эфеслеләргә 1:20—22.