Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

37 БҮЛЕК

Йәһвәне һәм аның Улын исеңдә тот

Йәһвәне һәм аның Улын исеңдә тот

ӘЙТИК, берәү сиңа искиткеч бер бүләк бирде, ди. Син нәрсә хис итәрсең? ~ Син рәхмәт әйтеп, бүләк биргән кешене шундук онытырсыңмы? Яисә аны һәм аның сиңа нәрсә эшләгәнен исеңдә тотарсыңмы? ~

Йәһвә Аллаһы безгә искиткеч бүләк биргән. Ул үз Улын, безнең өчен үлсен дип, җиргә җибәргән. Ни өчен Гайсә безнең өчен үләргә тиеш булган, беләсеңме? ~ Моны белү бик мөһим.

23 нче бүлектән белгәнебезчә, Адәм Аллаһының камил әмерен бозып, гөнаһ кылган. Һәм безгә Адәмнән — безнең борынгы атабыздан — гөнаһ күчкән. Моны ничек төзәтеп булган? ~ Адәм урынына башка камил кеше безнең атабыз булып китәргә тиеш булган. Андый әти кем була алган, ничек уйлыйсың? ~ Гайсә була алган.

Йәһвә Гайсәне ул Адәм урынына атабыз булып китә алсын өчен җиргә җибәргән. Изге Язмаларда болай диелә: «„Беренче кеше Адәм тере җан булды“. Соңгы Адәм тормыш бирүче рух булды». Беренче Адәм кем ул? ~ Аллаһы туфрактан яраткан беренче кеше. Ә кем ул икенче Адәм? ~ Гайсә. Чөнки Изге Язмаларда болай диелә: «Беренче кеше [Адәм] — җирдән, ул туфрактан яратылган. Икенче кеше [Гайсә] — күктән» (1 Көринтлеләргә 15:45, 47; Яратылыш 2:7).

Аллаһы Гайсә тормышын күктән алып Мәрьямнең карынына урнаштырган, шуңа күрә Адәмнең гөнаһы Гайсәгә күчмәгән. Менә ни өчен Гайсә камил кеше булган (Лүк 1:30—35). Һәм менә ни өчен Гайсә тугач, бер фәрештә көтүчеләргә: «Бүген... сезнең Коткаручыгыз... туды»,— дип әйткән (Лүк 2:11). Әмма безнең Коткаручыбыз булып китәр өчен, кечкенә Гайсәгә башта нишләргә кирәк булган? ~ Аңа үсәргә һәм Адәм кебек зур булырга кирәк булган. Аннан соң Гайсә «икенче Адәм» булып китә алган.

Коткаручыбыз Гайсә шулай ук безнең «Мәңгелек Атабыз» булып китәчәк. Ул Изге Язмаларда шулай дип атала (Ишагыйя 9:6, 7). Адәм гөнаһ кылып камиллеген югалткан булган. Ә аның урынына камил Гайсә безнең атабыз булып китә ала. Шулай итеп, без «икенче Адәмне» үз атабыз итеп сайлый алабыз. Әлбәттә, Гайсә үзе дә угыл. Ул Йәһвә Аллаһының Улы.

Адәм белән Гайсә кайсы яктан охшаш булган, һәм ни өчен бу бик мөһим?

Гайсә безнең Коткаручыбыз булып китсен өчен, без аның турында күбрәк белергә тиеш. Безгә нәрсәдән котылырга кирәк, син хәтерлисеңме? ~ Әйе, безгә Адәмнән күчкән гөнаһ белән үлемнән котылырга кирәк. Безнең өчен корбан ителгән, ягъни бирелгән, Гайсәнең камил тормышы йолым дип атала. Бу йолымны Йәһвә гөнаһларыбыз кичерелә алсын өчен биргән (Маттай 20:28; Римлыларга 5:8; 6:23).

Һичшиксез, без Аллаһының һәм аның Улының безнең өчен нәрсә эшләгәннәрен онытырга теләмибез, шулай бит? ~ Гайсә үзенең шәкертләренә моны онытмас өчен нәрсә эшләргә икәнен күрсәткән. Әйдә, моның турында сөйләшик.

Күз алдыңа китер: син Иерусалимдагы бер йортта, өске бүлмәдә утырасың. Төн җитеп килә. Гайсә һәм рәсүлләр табын янында җыелган. Өстәлдә кыздырылган бәрән, икмәк һәм кызыл шәраб тора. Бу махсус кичке аш. Беләсеңме ни өчен ул үткәрелә? ~

Бу кичке аш йөзләгән еллар элек исраиллеләр Мисырда коллыкта булганда Йәһвәнең нәрсә эшләгәнен искә төшереп тора. Ул чакта Йәһвә үз халкына болай дигән: «Һәр гаилә бәрән чалсын һәм аның канын йортларының ишек яңакларына сыласын». Аннан соң ул: «Йортларыгызга керегез һәм бәрәнне ашагыз»,— дигән.

Бәрәннең каны исраиллеләрне ничек яклап калган?

Исраиллеләр шулай эшләгән дә. Шул ук төнне Аллаһының бер фәрештәсе Мисыр җире буйлап узган. Күпчелек йортларда шул фәрештә беренче булып туган балаларны үтергән. Ләкин ишек яңакларына кан сыланган булса, ул андый йортларны читләтеп үткән. Ул йортларда бер бала да һәлак булмаган. Мисыр патшасы фиргавен Йәһвә фәрештәсенең нәрсә эшләгәнен күреп курыккан. Шуңа күрә ул исраиллеләргә болай дигән: «Сез азат. Китегез Мисырдан!» Шунда алар үз милкен дөяләр белән ишәкләренә төяп, ул җирдән киткәннәр.

Исраиллеләр ничек азат ителгәннәрен хәтерләрендә сакласын өчен, Йәһвә болай дигән: «Һәр ел сез бу төнне ашаган кебек кичке аш ашарга тиеш». Алар бу махсус кичке ашны Коткарылу бәйрәме, ягъни Пасах дип атаганнар (Чыгыш 12:1—13, 24—27, 31).

Гайсә һәм аның рәсүлләре Пасах бәйрәме ашын ашаганда шул вакыйгалар турында уйлый. Шуннан соң Гайсә бик мөһим нәрсә эшли. Әмма башта ул тугрылыксыз рәсүлен Яһүдне чыгарып җибәрә. Гайсә бер икмәк ала, дога кыла һәм сындырып, аны шәкертләренә бирә. «Алыгыз, ашагыз»,— ди ул. Һәм: «Бу икмәк сезнең өчен үлгәндә биреләчәк тәнемне аңлата»,— дип өсти.

Соңыннан Гайсә кызыл шәраб салынган касәне ала. Тагын бер дога кылып, аны шәкертләренә бирә һәм: «Барыгыз да аннан эчегез»,— ди. Аннары болай дип әйтә: «Бу шәраб минем канымны аңлата. Тиздән ул гөнаһларыгыз кичерелсен өчен түгеләчәк. Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (Маттай 26:26—28; 1 Көринтлеләргә 11:23—26).

Гайсәнең шәраб белән чагыштырылган каны безгә нинди файда китерә ала?

Гайсә үзенең шәкертләренә үзен искә алу өчен нәрсә эшләргә кушкан, син моңа игътибар иттеңме? ~ Аларга моннан ары Пасах бәйрәмен үткәрергә кирәк булмаган. Аның урынына алар һәр ел Гайсәне һәм аның үлемен искә алу өчен бу махсус кичке ашны үткәрергә тиеш булган. Бу кичке аш Хуҗабызның кичке ашы дип атала. Бүген без аны еш кына Искә алу кичәсе дип атыйбыз. Ни өчен? ~ Чөнки ул Гайсәнең һәм аның Атасы Йәһвә Аллаһының безнең өчен нәрсә эшләгәннәрен исебезгә төшереп тора.

Икмәк Гайсәнең тәнен искә төшерә. Ул үз тәнен безнең мәңге яшәргә мөмкинлегебез булсын өчен биргән. Ә кызыл шәраб турында син нәрсә әйтерсең? ~ Ул Гайсә канының бәясен исебезгә төшерә. Аның каны Мисырда чалынган Пасах бәрәннәренең каныннан күпкә кыйммәтлерәк. Беләсеңме ни өчен? ~ Изге Язмалар буенча Гайсәнең каны ярдәмендә гөнаһларыбыз кичерелергә мөмкин. Безнең бар гөнаһларыбыз бетерелгәч, без инде чирләмәбез, картаймабыз һәм үлмәбез. Искә алу кичәсе вакытында без боларның барысы турында уйлый алабыз.

Бу Кичә вакытында һәрбер кеше икмәк ашарга һәм шәраб эчәргә тиешме? ~ Гайсә икмәк белән шәрабтан авыз итүчеләргә болай дигән: «Сез минем Патшалыгымда булырсыз һәм күкләрдә минем белән тәхетләргә утырырсыз» (Лүк 22:19, 20, 30). Бу алар Гайсә белән патшалар булып идарә итәр өчен күккә барачак дигәнне аңлата. Шуңа күрә Гайсә белән күктә идарә итәргә өметләре булган кешеләр генә икмәк белән шәрабтан авыз итәргә тиеш.

Әмма икмәк белән шәрабтан авыз итмәгән кешеләргә дә Искә алу кичәсенә барырга кирәк. Беләсеңме ни өчен? ~ Чөнки Гайсә үз тормышын безнең өчен дә биргән. Искә алу кичәсенә барып, без Аллаһының искиткеч бүләген онытмаганыбызны күрсәтәбез.

Гайсә йолымының мөһимлеген күрсәтүче шигырьләр: 1 Көринтлеләргә 5:7; Эфеслеләргә 1:7; 1 Тимутигә 2:5, 6 һәм 1 Петер 1:18, 19.