8 БҮЛЕК
Кем бездән куәтлерәк?
МИННӘН, синнән куәтлерәк һәм бөегрәк берәр кем бармы? Әйе, бар. Син ничек уйлыйсың, кем? ~ Йәһвә Аллаһы. Ә аның Улы, Бөек Остаз, турында нәрсә әйтер идең? Ул бездән куәтлерәкме? ~ Әлбәттә!
Гайсә Аллаһы белән күктә яшәгән. Ул аның рухи Улы, ягъни фәрештәсе булган. Аллаһының башка рухи угыллары, ягъни фәрештәләре бармы? ~ Әйе, бар. Аллаһы миллионлаган фәрештә булдырган. Алар да бездән куәтлерәк һәм күпкә көчлерәк (Данил 7:10; Еврейләргә 1:13, 14).
Мәрьям белән сөйләшкән фәрештәнең исемен хәтерлисеңме? ~ Аның исеме Җәбраил. Ул Мәрьямгә туачак бала Аллаһының Улы булачак дигән. Аллаһы үз рухи Улының тормышын Мәрьям эченә урнаштырган. Шулай итеп Гайсә җирдә бала булып туган (Лүк 1:26, 27).
Син бу могҗизага ышанасыңмы? Гайсә чыннан да Аллаһы белән күктә яшәгәнме? ~ Гайсә үзе турында Аллаһы белән күктә яшәдем дигән. Гайсә моны кайдан белгән? Күрәсең, Мәрьям аңа бала чагында Җәбраил әйткәнне сөйләгән. Йосыф та аңа чын Әтисе Аллаһы булганы турында әйткәндер.
Гайсә суга чумдырылу үткәч, Аллаһы күктән: «Бу минем яраткан Улым»,— дигән (Маттай 3:17). Үлеме алдыннан төнлә Гайсә болай дип дога кылган: «Әти, мине данла: миңа синең яныңда булырга һәм дөнья яратылганга кадәр синең яныңда булган даныма ия булырга рөхсәт ит» (Яхъя 17:5). Әйе, Гайсә Аллаһыдан аның янына кире күккә кайтырга рөхсәт сораган. Моның өчен Йәһвә Аллаһы нәрсә эшләгән? ~ Ул, Гайсә күктә яши алсын өчен, аны кабат күзгә күренми торган фәрештә иткән.
Хәзер минем сиңа бер мөһим сорау бирәсем килә. Бар фәрештәләр дә яхшымы? Син ничек уйлыйсың? ~ Кайчандыр алар барысы да яхшы булган, чөнки аларны Йәһвә барлыкка китергән. Ә ул барлыкка китергән бар нәрсә яхшы. Ләкин аннары бер фәрештә начар булып киткән. Бу ничек булган?
Моны белер өчен, үткәндә булганны — Аллаһы Адәм белән Хауваны барлыкка китергән вакытны исебезгә төшерик. Кайбер кешеләр моны әкият дип саный. Ләкин бу чыннан да булган. Моның турында Бөек Остаз сөйләгән.
Аллаһы, Адәм белән Хауваны барлыкка китергәч, аларны Гадән дип аталган матур бакчага урнаштырган. Бу гаҗәеп урын оҗмах булган. Аларның күп балалары, зур гаиләләре булырга тиеш булган, һәм алар мәңге оҗмахта яши алган. Ләкин аларга бер мөһим нәрсәне аңларга кирәк булган. Без моның турында инде сөйләшкән идек. Әйдә, моны исебезгә төшерик.
Яратылыш 2:17; 3:3). Димәк, Адәм белән Хаува нинди сабак алырга тиеш булган? ~
Йәһвә Адәм белән Хаувага бакчадагы бар агачларның җимешләрен ашарга рөхсәт иткән. Ләкин алар бер агачның җимешләрен ашарга тиеш булмаган. Аллаһы, алар моны эшләсә, нәрсә булачагын әйткән. «Ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең»,— дигән Аллаһы (Алар тыңлаучан булырга тиеш булган. Әйе, безнең тормышыбыз Йәһвә Аллаһыга тыңлаучан булуга бәйле! Адәм белән Хаува тыңлаучан булуларын сүзләре белән генә түгел, ә эшләре белән дә күрсәтергә тиеш булган. Аллаһыны тыңлап, алар аны яратканнарын һәм аны үзләренең Хакиме итеп санаганнарын күрсәтерләр иде. Шул чакта алар Оҗмахта мәңге яши алырлар иде. Ләкин бу агачның җимешен ашаса, алар моның белән нәрсә күрсәтерләр иде? ~
Алар Аллаһыга үзләренә биргән барысы өчен чынлыкта рәхмәтле булмаганнарын күрсәтер иде. Ә син анда булсаң, Йәһвәгә тыңлаучан булыр идеңме? ~ Адәм белән Хаува Аллаһыга башта тыңлаучан булган. Ләкин аннары алардан куәтлерәк берәү Хауваны алдаган. Ул Хауваны Йәһвәгә буйсынмаска котырткан. Кем соң ул? ~
Изге Язмаларда Хаува белән елан сөйләшкән дип әйтелә. Тукта әле, еланнар сөйләшми бит. Алайса, елан ничек сөйләшә алган соң? ~ Чынлыкта Хаува белән бер фәрештә сөйләшкән. Әмма бу фәрештә барысын елан сөйләгән кебек итеп күрсәткән. Бу фәрештә начар нәрсәләр турында уйлый башлаган. Ул Адәм белән Хауваның үзенә табынуын теләгән. Ул аларның үзе кушканча эшләүләрен теләгән. Аның Аллаһы кебек буласы килгән.
Бу явыз фәрештә Хауваны начар нәрсәләр турында уйларга этәргән. Елан аша ул аңа Аллаһы сезне алдый дигән. Ул шулай ук шул агачның җимешен ашасагыз, сез үлмәячәксез, ә Аллаһы кебек зирәк булачаксыз дип әйткән. Син бу сүзләргә ышаныр идеңме? ~
Хауваның Аллаһы рөхсәт итмәгәнне аласы килгән. Ул тыелган агачның җимешен ашаган, ә аннары Адәмгә дә биргән. Адәм еланның сүзләренә ышанмаган. Ләкин аның Хаува белән булу теләге Аллаһыны яратуга караганда көчлерәк булган. Һәм ул да шул агач җимешен ашаган (Яратылыш 3:1—6; 1 Тимутигә 2:14).
Нәтиҗәдә нәрсә булган? ~ Адәм белән Хаува камиллекләрен югалткан, алар картайган һәм үлгән. Ә алар камил булмаганга, аларның Римлыларга 5:12). Изге Язмаларда Хауваны алдаган фәрештәнең исеме Шайтан Иблис дип әйтелә. Ә явыз булып киткән фәрештәләр җеннәр дип атала (Ягъкуб 2:19; Ачылыш 12:9).
бөтен балалары да камил түгел. Ахыр чиктә алар да картая һәм үлә. Аллаһы алдамаган! Безнең тормышыбыз аңа тыңлаучан булуга бәйле (Син Аллаһы барлыкка китергән яхшы фәрештәнең ни өчен явыз булып киткәнен аңладыңмы? ~ Чөнки ул начар нәрсәләр турында уйлый башлаган. Ул барысыннан да бөегрәк булырга теләгән. Ул Аллаһының Адәм белән Хаувага балалар тудырырга кушканын белгән һәм бөтен кешеләрнең дә үзенә табынуын теләгән. Иблис барысының да Йәһвәгә тыңламаучан булуларын тели. Шуңа күрә ул безне начар нәрсәләр турында уйларга этәрә (Ягъкуб 1:13—15).
Иблис беркем дә Йәһвәне чын-чынлап яратмый дип әйтә. Ул син дә, мин дә Аллаһыны яратмыйбыз һәм чынлыкта Аллаһы кушканны эшләргә теләмибез дип әйтә. Ул әйткәнчә, без үзебезгә уңайлы булганда гына Йәһвәгә тыңлаучан. Без чыннан да шундыймы? Иблис хакмы?
Бөек Остаз Иблисне ялганчы дип атаган! Гайсә тыңлаучан булып, Йәһвәне чыннан да яратканын күрсәткән. Гайсә җиңел булганда да, авыр булганда да Аллаһыны тыңлаган. Кешеләр аңа каршы килгәндә дә, ул Аллаһыга буйсынган. Ул үлеменә кадәр Йәһвәгә тугры булып калган. Шуңа күрә Аллаһы аны үлемнән терелтеп, аңа мәңгелек тормыш бүләге биргән.
Шулай итеп, безнең төп дошманыбыз кем булып чыга? ~ Әйе, Шайтан Иблис. Аны күреп буламы? ~ Әлбәттә, юк! Ләкин ул бар, һәм ул бездән куәтлерәк, күпкә көчлерәк. Әмма кем Иблистән дә көчлерәк? ~ Йәһвә Аллаһы. Шуңа күрә бер дә шикләнмә: Аллаһы безне яклый ала.
Без кемгә табынырга тиеш икәнлеге турында бу шигырьләрдә укы: Канун 30:19, 20; Йошуа 24:14, 15; Гыйбрәтле сүзләр 27:11 һәм Маттай 4:10.