Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 БҮЛЕК

Ни өчен Гайсә Бөек Остаз булган?

Ни өчен Гайсә Бөек Остаз булган?

ИКЕ мең елдан артык вакыт элек бер бала туган. Ул үзенә күрә бердәнбер бала булган. Үскәч, ул иң бөек кеше булып киткән. Ул вакытта самолетлар да әле очмаган, машиналар да әле йөрмәгән. Беркемнең телевизоры да, компьютеры да, Интернеты да булмаган.

Ул балага Гайсә дигән исем кушканнар. Гайсә җирдә яшәгән кешеләрнең иң акыллысы булып киткән. Ул шулай ук иң яхшы остаз булган. Гайсә гади тел белән иң катлаулы нәрсәләрне аңлата белгән.

Ул кешеләрне бар җирдә өйрәтеп йөргән. Гайсә кешеләрне яр буенда утырганда да, көймәдән дә өйрәткән. Ул шулай ук йортларда һәм сәяхәт иткәндә аларга белем биргән. Ул вакытта машиналар, поездлар, автобуслар булмаган, шуңа күрә Гайсә кешеләрне өйрәтер өчен бер урыннан икенче урынга җәяү күчеп йөргән.

Башка кешеләрдән күпне белеп була. Ләкин Бөек Остаздан, Гайсәдән, без күпкә мөһимрәк нәрсәләргә өйрәнә алабыз. Гайсәнең әйткәннәре Изге Язмаларда язылган. Изге Язмаларны укыганда яки тыңлаганда, андагы сүзләр Гайсә безгә әйткәндәй яңгырый.

Ни өчен соң Гайсәне Бөек Остаз дип атап була? Чөнки аның үзен өйрәткәннәр, һәм ул тыңлау бик мөһим икәнен белгән. Гайсә кемне тыңлаган? Аны кем өйрәткән? ~ Аның Әтисе. Гайсәнең Әтисе — Аллаһы.

Җиргә кеше булып килгәнче, Гайсә Аллаһы белән бергә күктә яшәгән. Шуңа күрә Гайсә башка кешеләрдән аерылып торган, чөнки җирдә яшәр алдыннан беркемнең дә күктә яшәгәне булмаган. Күктә яшәгәндә Гайсә яхшы Угыл булган һәм үз Әтисен тыңлаган. Шуңа күрә Гайсә башка кешеләргә Аллаһыдан алган белемнәрне җиткерә алган. Әтиеңне һәм әниеңне тыңлап, син Гайсәдән үрнәк аласың.

Гайсә кешеләрне яраткан, шуңа күрә дә ул Бөек Остаз булган. Ул кешеләргә Аллаһы турында белем алырга булышкан. Гайсә балаларны да, олыларны да яраткан. Балаларга Гайсә белән рәхәт булган, чөнки ул алар белән сөйләшкән, аларны тыңлаган.

Ни өчен балаларга Гайсә белән рәхәт булган?

Бер тапкыр әти-әниләр үз балаларын Гайсә янына китергән. Ләкин Гайсәнең дуслары Бөек Остазның эшләре күп һәм балалар белән сөйләшергә вакыты юк дип уйлаган. Шуңа күрә алар әти-әниләргә китәргә кушкан. Әмма Гайсә нәрсә дип әйткән? ~ Ул: «Балалар минем янга килсен, аларга комачауламагыз»,— дигән. Әйе, Гайсә балаларның үзе янына килүләрен теләгән. Шулай итеп, Гайсә, зур белемгә ия бөек кеше булса да, балаларны өйрәтер өчен вакыт тапкан (Марк 10:13, 14).

Ни өчен Гайсә балаларны өйрәткән һәм аларны тыңлаган? Син ничек уйлыйсың? Ул аларны бәхетле итәргә теләгән, шуңа күрә үзенең күктәге Әтисе — Аллаһы турында сөйләгән. Ә син башка кешеләрне ничек бәхетле итә аласың? ~ Аларга Аллаһы турында белгәннәреңне сөйләп.

Бер көнне Гайсә үз дусларына мөһим сабак бирер өчен бер баланы чакырып алган. Ул аны үз шәкертләре арасына бастырган. Шуннан соң Гайсә үз шәкертләренә алар, инде олы булсалар да, үз карашларын үзгәртергә һәм бу бала шикелле булырга тиеш дип әйткән.

Олырак балалар яки зурлар кечкенә баладан нәрсәгә өйрәнә ала?

Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Олырак балалар яки зурлар нинди мәгънәдә бу бала шикелле булырга тиеш? Син беләсеңме? ~ Кечкенә балалар зурлардан күпкә азрак белә һәм аларның өйрәнәсе килә. Шулай итеп, Гайсәнең сүзләре буенча, аның шәкертләренә, балалардан үрнәк алып, басынкы булырга кирәк. Әйе, без башка кешеләрдән күп нәрсәләргә өйрәнә алабыз. Гайсәнең әйткәннәре безнең карашларыбызга караганда күпкә мөһимрәк. Безгә моны танырга кирәк (Маттай 18:1—5).

Гайсәне тыңлау рәхәт булган, шуңа күрә дә ул Бөек Остаз булган. Аның сүзләре гади, ә аның үзен тыңлау җиңел булган. Кешеләргә Аллаһы турында белем алырга ярдәм итәр өчен, ул кошлар, чәчәкләр һәм башка нәрсәләр турында сөйләгән.

Бер тапкыр, Гайсә тау битендә утырганда, аның янына күп кенә кеше килгән. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, Гайсә утырып аларны өйрәткән, ягъни аларга вәгазьләгән. Бу вәгазь Таудагы вәгазь дип атала. Гайсә болай дигән: «Кошларга игътибар итегез: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны да амбарларга салмыйлар, әмма аларны күктәге Атагыз туендыра. Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?»

Гайсә кошлар һәм чәчәкләр турында сөйләп, нинди сабак биргән?

Шуннан соң ул болай дип әйткән: «Кырдагы лаләләрдән сабак алыгыз, аларның ничек үскәненә игътибар итегез. Алар эшләми дә, эрләми дә, әмма сезгә шуны әйтәм: хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман да алар кебек киенмәгән. Бүген үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән... әллә ул сезне киендермәсме?» (Маттай 6:25—33).

Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгәнен син аңладыңмы? ~ Аның безне ризык һәм кием турында борчылмаска өйрәтәсе килгән. Аллаһы безгә моның барысы кирәк икәнен белә. Гайсә ашарга ризык һәм кияргә киемең болай да булачак, шуңа күрә эшләмәсәң дә була дип әйтмәгән. Ул тормышта Аллаһы беренче урында булырга тиеш дигән. Шулай эшләсәк, Аллаһы безнең турында кайгыртачак һәм бездә ризык белән кием булачак. Син моңа ышанасыңмы? ~

Гайсә үз сүзләрен тәмамлагач, халык нәрсә хис иткән? ~ Изге Язмаларда алар аның өйрәтүенә хәйран калган дип әйтелә. Гайсәне тыңлау бик кызык булган. Аның әйткәннәре кешеләргә дөрес булганны эшләргә булышкан (Маттай 7:28).

Шуңа күрә Гайсәдән өйрәнү бик мөһим. Аңардан өйрәнер өчен, безгә нәрсә эшләргә? ~ Аның әйткән сүзләре бер китапта язылган. Моның нинди китап икәнен син беләсеңме? ~ Бу Изге Язмалар китабы. Без аны укып һәм анда язылган сүзләргә колак салып, Гайсәнең әйткәннәрен тыңлыйбыз. Изге Язмаларда Аллаһы үзе безгә Гайсәне тыңларга кушкан дип әйтелә. Изге Язмаларның бу кызык өзегенә игътибар итик.

Бер тапкыр Гайсә үзенең өч дусты белән тауга менгән. Дусларының исемнәре: Ягъкуб, Яхъя һәм Петер. Алар Гайсәнең якын дуслары булган. Алар турында күбрәк без соңрак белербез. Тауда бер гаҗәеп хәл булган. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, Гайсәнең йөзе кояштай балкып киткән, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булган.

«Бу — минем сөекле Улым... Аны тыңлагыз»

Шуннан соң күктән тавыш килгән. Гайсә һәм аның дуслары: «Бу — минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм. Аны тыңлагыз»,— дигән тавыш ишеткән (Маттай 17:1—5). Бу сүзләрне кем әйткән, син беләсеңме? ~ Аллаһы! Әйе, Аллаһы аларга үз Улын тыңларга кушкан.

Ә без Аллаһыга буйсынырбызмы һәм аның Улын, Бөек Остазны, тыңларбызмы? ~ Без барыбыз да аңа буйсынырга һәм аны тыңларга тиеш. Моны ничек эшләп була, хәтерлисеңме? ~

Әйе, без Изге Язмаларда Аллаһы Улы турында әйтелгәнне укып, аны тыңлыйбыз. Бөек Остазның безгә әйтәсе күп гаҗәеп нәрсәләре бар. Син аларны Изге Язмалардан белә аласың, һәм бу белем сиңа шатлык китерәчәк. Белгәннәреңне үз дусларыңа сөйләсәң, бу сиңа тагы да күбрәк шатлык китерәчәк.

Гайсәне тыңлау сиңа зур файда китерәчәк. Моның өчен Изге Язмалар китабын ачып, Яхъя 3:16; 8:28—30 һәм Рәсүлләр 4:12 не укы.