Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

26 БҮЛЕК

Ни өчен дөрес булганны эшләү авыр?

Ни өчен дөрес булганны эшләү авыр?

ШАУЛ, начарлык эшләп йөргәндә, кемне сөендергән? ~ Шайтан Иблисне һәм шулай ук яһүдләрнең дини җитәкчеләрен. Әмма Шаул Бөек Остазның шәкерте булып киткәч һәм Паул дип атала башлагач, шул дини җитәкчеләр аны нәфрәт итә башлаган. Менә хәзер аңлыйсыңмы, ни өчен Гайсәнең шәкертләренә дөрес булганны эшләү авыр? ~

Паул, яхшылык эшләгәнгә, нинди газаплар кичергән?

Бер тапкыр Һанани исемле иң баш рухани үз кешеләренә Паулның авызына сугарга кушкан. Ул хәтта Паулны төрмәгә ябарга теләгән. Паул, Гайсәнең шәкерте булып киткәч, бик күп газап кичергән. Бер тапкыр начар кешеләр Паулны кыйнаган һәм аны ташлар атып үтерергә тырышкан (Рәсүлләр 23:1, 2; 2 Көринтлеләргә 11:24, 25).

Күпләр безне Аллаһы хупламаган эшләрне эшләргә мәҗбүр итәргә тырышачак. Шуңа күрә мондый сораулар туа: син яхшылыкны никадәр нык яратасың? Башкалар сине яхшылык эшләгәнең өчен нәфрәт итсәләр дә, син яхшылык эшләрсеңме? Моның өчен батырлык кирәк, шулай бит? ~

Син, бәлки, болай дип уйлыйсыңдыр: «Ни өчен кешеләр безне яхшы эшләр башкарганыбыз өчен нәфрәт итә? Алар оңа шат булырга тиеш түгелме соң?» Уйлап карасаң, шулай булырга тиеш. Еш кына кешеләр Гайсәне яхшы эшләр башкарганы өчен яраткан. Бер көнне бер шәһәрнең халкы Гайсә тукталган йортның ишегалдында җыелган. Гайсә авыру кешеләрне савыктырган, шуңа күрә алар анда килгән дә (Марк 1:33).

Ләкин кайчак кешеләргә Гайсәнең өйрәтүләре ошамаган. Ул һәрвакыт дөреслеккә өйрәткән булса да, алар аны яратмаган. Кайберәүләр аны хакыйкать сөйләгәне өчен нәфрәт иткән. Андый хәл бер көнне Гайсәнең үскән шәһәре Насарада булган. Ул синагогага килгән. Анда яһүд халкы Аллаһыга гыйбадәт кылу өчен килә торган булган.

Синагогада Гайсә Изге Язмаларга нигезләнгән гаҗәеп нотык сөйләгән. Башта аның нотыгы кешеләргә бик ошаган. Алар аның ягымлы сүзләренә таң калган. Аларга Гайсәнең үз шәһәрләрендә үскәненә ышану авыр булган.

Ләкин аннары Гайсә башка нәрсә турында сөйләгән. Ул Аллаһының яһүд булмаган кешеләргә аерым игътибар күрсәткәне турында әйткән. Моны ишеткәч, кешеләрнең ачуы чыккан. Беләсеңме, ни өчен? ~ Алар Аллаһы аерым игътибарын үзләренә генә күрсәтергә тиеш дип уйлаган. Алар үзләрен башка кешеләрдән яхшырак дип санаган. Шуңа күрә алар Гайсәне әйткән сүзләре өчен нәфрәт иткән. Һәм беләсеңме, алар нәрсә эшләргә җыенган? ~

Изге Язмаларда болай диелә: «Алар... Гайсәне шәһәрдән алып чыгып киттеләр. Алар аны, төртеп төшерер өчен, шәһәр салынган тауның кырыена алып килделәр. Әмма Гайсә, алар арасыннан үтеп, үз юлы белән китте» (Лүк 4:16—30).

Ни өчен бу кешеләр Гайсәне үтерергә тели?

Синең белән андый хәл булса, син шул кешеләргә Аллаһы турында сөйләр өчен кабат килер идеңме? ~ Моның өчен батырлык кирәк булыр иде, шулай бит? ~ Әмма, якынча бер ел үткәч, Гайсә Насарага кабат килгән. Изге Язмаларда ул «кешеләрне синагогаларында өйрәтә башлады» дип әйтелә. Гайсә Аллаһыны яратмаган кешеләрдән курыкмаган. Һәм кешеләргә хакыйкатьне сөйләүдән туктамаган (Маттай 13:54).

Бүтән бер көнне, Шимбә көнне, Гайсә синагогага килгән. Анда ул кулы корышкан бер кешене күргән. Гайсәнең бу кешене савыктырыр өчен Аллаһыдан бирелгән көче булган. Ләкин кайбер кешеләр Гайсәгә комачауларга тырышкан. Бөек Остаз нәрсә эшләгән? ~ Башта ул алардан: «Берәрегезнең бердәнбер сарыгы Шимбә көнне чокырга төшсә, сез аны чыгармас идегезме әллә?» — дип сораган.

Әйе, алар хәтта Шимбә көнне дә, бу ял итү көне булса да, сарыкны чокырдан чыгарыр иде. Шуңа күрә Гайсә болай дигән: «Ә кеше сарыктан күпкә кадерлерәк! Шулай булгач, Шимбә көнне яхшылык эшләү рөхсәт ителә». Гайсәнең бу кешене савыктырып, аңа ярдәм итәчәге ап-ачык булган!

Гайсә теге кешегә: «Кулыңны суз»,— дигән. Ул кешенең кулы шунда ук савыккан. Һичшиксез, бу кеше бик шатлангандыр! Ә башка кешеләр шатланганмы? ~ Юк. Алар Гайсәне тагы да көчлерәк нәфрәт иткән. Алар, синагогадан чыгып, Гайсәне үтерү турында киңәшләшә башлаган! (Маттай 12:9—14).

Андый хәл бүген дә булгалый. Нәрсә генә эшләсәк тә, һәр кешегә дә ярап булмый. Шуңа күрә безгә кемгә ярарга теләгәнебезне хәл итәргә кирәк. Әгәр Йәһвә Аллаһыга һәм аның Улы Гайсә Мәсихкә ярарга теләсәк, без һәрвакыт алар әйткәнне эшләргә тиеш. Әмма шулай эшләсәк, безне кем нәфрәт итәчәк? Кем безгә яхшы булганны эшләргә комачаулаячак? ~

Шайтан Иблис. Ә тагын кем? ~ Иблискә ышанып, начарлыкны яхшы дип санаган кешеләр. Бер тапкыр Гайсә дини җитәкчеләргә болай дигән: «Сезнең атагыз — Иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез» (Яхъя 8:44).

Иблискә ошаган кешеләр бик күп. Гайсә аларны «дөнья» дип атаган. Синеңчә, Гайсәнең «дөнья» дигән сүзе нәрсә аңлата? ~ Әйдә, Яхъя китабын ачыйк һәм 15 нче бүлекнең 19 нчы шигырен укыйк. Анда Гайсә болай дигән: «Сез дөньяныкы булсагыз, аныкы булганга дөнья сезне яратыр иде. Ләкин сез дөньяныкы түгел, һәм мин сезне дөньядан сайлап алдым, шуңа күрә дөнья сезне нәфрәт итә дә».

Шулай итеп, Гайсәнең шәкертләрен нәфрәт иткән дөнья — Бөек Остазга иярмәгән барлык кешеләр. Ни өчен дөнья Гайсәнең шәкертләрен нәфрәт итә? ~ Синеңчә, бу дөнья белән кем идарә итә? ~ Изге Язмаларда: «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора»,— дип әйтелә. Бу Явыз — Шайтан Иблис (1 Яхъя 5:19).

Син хәзер аңлыйсыңмы, ни өчен яхшы булганны эшләү шулкадәр авыр? ~ Шайтан һәм аның дөньясы аркасында. Ләкин башка сәбәп тә бар. Хәтерлисеңме, нинди? ~ Бу китапның 23 нче бүлегеннән без барыбыз да гөнаһлы булып туабыз икәнен белдек. Гөнаһ, Иблис һәм аның дөньясы юк ителгәч, тормыш гаҗәеп булачак, шулай бит? ~

Бу дөнья үтеп киткәч, яхшылык эшләгән кешеләр белән нәрсә булачак?

Изге Язмаларда: «Дөнья... үтеп китә»,— дип әйтелә. Бу сүзләр Бөек Остазга иярмәгән бар кешеләр юк ителәчәк дигәнне аңлата. Аларга мәңге яшәргә рөхсәт ителмәячәк. Ә беләсеңме, кем мәңге яшәячәк? ~ Изге Язмаларда: «Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк»,— дип әйтелә (1 Яхъя 2:17). Әйе, яхшылык эшләүче, Аллаһының ихтыярын үтәүче кешеләр генә аның яңа дөньясында мәңге яшәячәк. Шуңа күрә, авыр булса да, без яхшылык эшләргә телибез, шулай бит? ~

Әйдә, бергә бу шигырьләрне укыйк: Маттай 7:13, 14; Лүк 13:23, 24 һәм Рәсүлләр 14:21, 22. Анда ни өчен яхшылык эшләү җиңел түгел икәнлеге күрсәтелә.