Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

7 БҮЛЕК

Тыңлаучан булу сине яклый

Тыңлаучан булу сине яклый

КҮЗ алдыңа китер: син нәрсә телисең, шуны эшлисең, сиңа беркем дә бер сүз дә әйтми. Әйт әле миңа, синең моның турында хыялланганың булдымы? ~

Ни өчен син олыларны тыңларга тиеш?

Ләкин нәрсә телим, шуны эшлим дип яшәү акыллымы? Әти-әниеңне тыңласаң, яхшырак булмасмы? ~ Аллаһы син әти-әниеңне тыңларга тиеш дип әйтә. Димәк, моның өчен җитди сәбәпләр бар. Әйдә аларны карап чыгыйк.

Сиңа ничә яшь? ~ Ә әтиеңә ничә яшь, син моны беләсеңме? ~ Ә әниеңә, әбиеңә һәм бабаңа ничә яшь? ~ Алар синнән күпкә олырак. Кеше күбрәк яшәгән саен, күбрәк нәрсәгә өйрәнә. Олылар күпне ишеткән, күпне күргән һәм эшләгән. Шуңа күрә яшьләр алардан өйрәнә ала.

Син үзеңнән кечерәк булган берәр кемне беләсеңме? ~ Синеңчә, кем күбрәк белә: синме, улмы? ~ Ә ни өчен? ~ Чөнки син аңардан олырак. Син олырак булганга, синең күбрәк белемең бар.

Ә кем синнән, миннән һәм барысыннан да олырак? ~ Йәһвә Аллаһы. Ул синнән дә, миннән дә күбрәк белә. Ул безгә берәр нәрсә эшләргә кушса, бу безгә файда гына китерә. Моңа бер дә шикләнмәскә була. Әмма Аллаһы кушканны үтәү кайчак авыр булырга мөмкин. Бер тапкыр хәтта Бөек Остазга да үз Әтисенә тыңлаучан булу авыр булган. Син моны белә идеңме? ~

Бер вакыт Аллаһы Гайсәгә бик авыр йөкләмә биргән. Гайсә, рәсемдә күрсәтелгәнчә, моның турында Аллаһыга дога кылган. Ул болай дигән: «Әгәр теләсәң, миннән бу касәне алчы». Гайсәнең сүзләреннән шул күренә: Аллаһының ихтыярын үтәү һәрвакытта да җиңел түгел. Әмма Гайсә үз догасының азагында нәрсә әйткән? Син беләсеңме? ~

Гайсәнең догасыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Ул болай дигән: «Минем түгел, ә синең ихтыярың үтәлсен» (Лүк 22:41, 42). Әйе, ул үз ихтыярын түгел, ә Аллаһының ихтыярын үтәргә теләгән. Шуңа күрә ул үзенчә түгел, ә Аллаһы теләгәнчә эшләгән.

Гайсәдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? ~ Аллаһының әйткәннәрен, бу кайчак авыр булса да, һәрвакыт үтәргә кирәк. Без башка нәрсәгә дә өйрәнә алабыз. Беләсеңме нәрсәгә? ~ Кайбер кешеләр уйлаганча, Аллаһы һәм Гайсә бер шәхес түгел. Йәһвә Аллаһы үзенең Улы Гайсәдән олырак һәм күбрәк белә.

Аллаһыга тыңлаучан булып, без аны яратканыбызны күрсәтәбез. Изге Язмаларда: «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү»,— дип әйтелә (1 Яхъя 5:3). Шулай итеп, син үзең күрәсең: барыбызга да Аллаһыга тыңлаучан булырга кирәк. Синең аңа тыңлаучан буласың киләме? ~

Әйдә, Изге Язмалар китабын ачыйк та, Аллаһының балаларга нәрсә әйткәнен белик. Без синең белән Эфеслеләргә 6:1—3 не укырбыз. Анда болай дип әйтелә: «Балалар, ата-анагызны Раббы кушканча тыңлап яшәгез, чөнки бу Аллаһы карашыннан дөрес. „Ата-анаңны хөрмәт ит“ — Аллаһының беренче әмере һәм ул аны мондый вәгъдә белән бергә биргән: „Шунда тормышың яхшы булыр, җир йөзендә озын гомерле булырсың“».

Күрәсеңме, Йәһвә Аллаһы үзе сиңа әтиеңә һәм әниеңә тыңлаучан булырга куша. «Хөрмәт ит» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Бу әти-әниеңә тыңлаучан булу дигәнне аңлата. Аллаһы, әти-әниеңә тыңлаучан булсаң, «тормышың яхшы булыр» дип вәгъдә итә.

Хәзер мин сиңа тыңлаучан кешеләр турында бер хикәя сөйлим. Алар тыңлаучан булганга, исән калганнар. Бу кешеләр күп еллар элек зур шәһәрдә — Иерусалимда яшәгән. Анда яшәгән кешеләрнең күбесе Аллаһыны тыңламаган. Шуңа күрә Гайсә, Аллаһы аларның шәһәрен җимерәчәк, дигән. Гайсә шулай ук яхшылыкны яраткан кешеләр котыла алачак дип әйткән. Ул болай дигән: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч, шуны белегез: аның тар-мар ителү вакыты якынлашты. Шунда яһүдиядәгеләр тауларга качсыннар» (Лүк 21:20—22).

Гайсәнең сүзләренә тыңлаучан булу бу кешеләрне ничек яклаган?

Гайсәнең сүзләре үтәлгән. Дошманнар, Рим гаскәре, Иерусалим янына килеп, аны чолгап алган. Аннары гаскәриләр ни өчендер китеп барган. Кешеләрнең күпчелеге шәһәргә куркыныч инде янамый дип уйлаган. Шуңа күрә алар шәһәрдә калган. Ләкин Гайсә аларга нәрсә эшләргә кушкан? ~ Син Иерусалимда яшәгән булсаң, нәрсә эшләр идең? ~ Гайсәгә чын-чынлап ышанган кешеләр үз йортларын калдырып Иерусалимнан еракка, тауларга качкан.

Бер ел үткән, Иерусалим белән бернәрсә дә булмаган. Икенче ел үткән, бернәрсә дә булмаган. Өченче елны да бернәрсә булмаган. Кайберәүләр шәһәрне калдырып киткән кешеләр акылсыз эш иткән дип уйлагандыр. Әмма дүртенче елны Рим гаскәре кире килгән. Алар Иерусалимны кабат чолгап алган. Хәзер инде шәһәрдән качып булмаган. Бу очракта дошманнар шәһәрне җимергән, ә анда яшәүче халыкның күпчелеген үтергән. Калганнарын алар әсирлеккә алып киткән.

Ләкин Гайсәне тыңлаган кешеләр белән нәрсә булган? ~ Алар исән калган. Алар Иерусалимнан ерак булган. Шуңа күрә алар белән бернәрсә дә булмаган. Тыңлаучан булып, алар үз тормышларын саклап калган.

Ә сине тыңлаучанлык саклармы? ~ Әти-әниең сиңа юлда уйнамаска кушадыр. Ни өчен алар сиңа алай ди? ~ Чөнки юлда уйнасаң, синең машина астына эләгүең бар. Ләкин урамда уйнаганда син болай дип уйларга мөмкин: «Хәзер юлда машина юк. Миңа берни булмаячак. Башка балалар юлда уйный бит, һәм алар белән бернәрсә дә булганы юк».

Бернәрсә дә янамый кебек күренсә дә, ни өчен тыңлаучан булу мөһим?

Иерусалимда яшәүчеләрнең күпчелеге шулай ук ялгышкан. Исеңдәдер, Рим гаскәре киткәч, күпләр шәһәргә инде бернәрсә дә янамый дип уйлаган. Кешеләр, күпләр шәһәрдә калганга, үзләре дә анда калган. Аларны кисәтсәләр дә, алар тыңламаганнар. Шуңа күрә алар һәлак булган.

Әйдә, хәзер башка бер мисалны карап чыгыйк. Синең шырпы белән уйнаганың бармы? ~ Шырпы янганда аңа карап тору бик кызыктыр. Әмма шырпы белән уйнау бик куркыныч. Андый уен аркасында йортка ут кабып, ул янып бетәргә, ә син һәлак булырга мөмкин!

Шуны истә тот: һәрвакыт тыңлаучан булырга кирәк. Шулай эшләсәң, бу сине чыннан да яклаячак. Сиңа: «Балалар, ата-анагызны Раббы кушканча тыңлап яшәгез»,— дип кем әйткән? ~ Аллаһы. Онытма: ул бу сүзләрне сине яратканга әйтә.

Ә хәзер тыңлаучан булуның мөһимлеген күрсәтүче бу шигырьләрне укы: Гыйбрәтле сүзләр 23:22; Вәгазьче 12:13; Ишагыйя 48:17, 18 һәм Көләсәйлеләргә 3:20.