Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УТЫЗ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

«Бу кеше чыннан да Аллаһы Улы булган»

«Бу кеше чыннан да Аллаһы Улы булган»

МАТТАЙ 27:45—56 МАРК 15:33—41 ЛҮК 23:44—49 ЯХЪЯ 19:25—30

  • ГАЙСӘ ҖӘФАЛАНУ БАГАНАСЫНДА ҮЛӘ

  • ГАЙСӘ ҮЛГӘНДӘ ГАҖӘЕП ВАКЫЙГАЛАР БУЛА

Төш вакыты. «Сәгать алтылар тирәсе». Бөтен җирне сәер караңгылык каплап ала, «һәм тугызлар [ягъни көндезге өчләр] тирәсенә кадәр шулай була» (Марк 15:33). Бу кояш тотылу түгел, чөнки ул яңа ай вакытында гына була, ә хәзер Пасах, тулы ай вакыты. Өстәвенә, бу дәһшәтле караңгылык, кояш тотылу вакытында кебек, берничә минут кына түгел, ә берничә сәгать дәвам итә. Димәк, бу караңгылык Аллаһыдан!

Гайсәдән мыскыллап көлгән кешеләр бу хәл аркасында бик курыккандыр. Нәкъ шул караңгылык вакытында дүрт хатын — Гайсәнең әнисе, Салумия, Магдалалы Мәрьям һәм Кече дип аталган рәсүл Ягъкубның әнисе Мәрьям — җәфалану баганасы янына килә.

Рәсүл Яхъя да Гайсәнең кайгырып елап торучы анасы белән бергә «җәфалану баганасы янында» тора. Гайсәнең әнисе үзе тудырган һәм үстергән улының баганада җәфаланганына карап тора. Бу аның җанын «озын кылыч телгәләгәндәй» була (Яхъя 19:25; Лүк 2:35). Әмма авыр газапларына карамастан, Гайсә әнисе турында уйлый. Бар көчен җыеп, ул башы белән Яхъя ягына күрсәтә һәм әнисенә: «Әнием, хәзер ул синең улың!» — ди. Шуннан соң ул башы белән Мәрьям ягына күрсәтә һәм Яхъяга: «Менә хәзер ул синең әниең!» — ди (Яхъя 19:26, 27).

Шулай итеп Гайсә үз әнисе турында кайгыртуны үзенең яраткан рәсүленә тапшыра. Мәрьямнең калган угыллары әле Гайсәгә иман итми. Әнисе турында физик яктан да, рухи яктан да кайгыртып, Гайсә яхшы үрнәк калдырган!

Көндезге өчләр тирәсендә Гайсә: «Эчәсем килә»,— ди. Шулай итеп Язмадагы сүзләр үтәлә (Яхъя 19:28; Зәбур 22:15). Ул үз Әтисенең үзеннән яклавын алып куйганын сизә. Аллаһы моны аның сафлыгы тулысынча сыналсын өчен эшләгән. Гайсә, күрәсең, арамей теленең Гәлиләя диалектында, каты тавыш белән: «Эли́, Эли́, лама́ сабактани́?» — дип кычкыра. Бу сүзләр «Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине калдырдың?» дигәнне аңлата. Моны ишетеп, якында торучыларның кайберләре: «Ишетәсезме, Ильясны чакыра!» — дип әйтә. Аларның берсе шунда ук йөгереп, губканы ала да ачыган шәрабка манчый. Ул аны таякка беркетә дә Гайсәгә эчәргә бирә. Әмма башкалар: «Туктагыз әле! Карыйк, Ильяс аны коткарыр өчен килер микән?» — дип әйтә (Марк 15:34—36).

Аннары Гайсә каты тавыш белән: «Тормышка ашты!» — дип әйтә (Яхъя 19:30). Әйе, ул Әтисе җирдә башкарырга кушкан бар эшне үтәп чыкты. Азакта ул: «Әти, үз рухымны синең кулыңа тапшырам»,— ди (Лүк 23:46). Моның белән Гайсә үзенең яшәү көчен Йәһвәгә тапшырганын һәм Аның үзен кире яшәүгә кайтарачак икәненә ышанганын күрсәтә. Аллаһыга тулысынча таянып, ул башын ия һәм үлә.

Шунда хәтәр җир тетрәү була, һәм кыялар ярыла. Җир тетрәү шул кадәр көчле була ки, Иерусалим читендәге төрбәләр ачыла, һәм андагы мәетләрне чыгарып ташлый. Үтеп баручы кешеләр, шул мәетләрне күргәч, «изге шәһәргә» кереп моның турында сөйләп бирә (Маттай 12:11; 27:51—53).

Гайсә үлгән мизгелне Аллаһы гыйбадәтханәсенең Изге урынын Иң изге урыныннан аерып торучы авыр чаршау өстән аска урталай ертыла. Шушы гаҗәеп могҗиза Аллаһының үз Улын үтергән кешеләргә карата ачуын белдергәнен һәм Иң изге урынга, күкнең үзенә, юл ачылганын күрсәтә (Еврейләргә 9:2, 3; 10:19, 20).

Әлбәттә, моның барысын күргәч, кешеләр куркуга төшә. Гайсә җәзаланганда сакта торган гаскәр башлыгы: «Бу кеше чыннан да Аллаһы Улы булган»,— дип әйтә (Марк 15:39). Ул, күрәсең, Гайсә Пилат каршында хөкем ителгәндә һәм аның Аллаһы Улы булуы турында сүз барганда моны ишетеп торган. Хәзер ул инде бер дә шикләнми: Гайсә — тәкъва кеше, ул чыннан да Аллаһы Улы.

Бу могҗизалы вакыйгалар башкаларга да бик нык тәэсир итә, һәм алар бик нык кайгырып һәм оятка калып, «күкрәкләренә суга-суга», өйләренә кайта (Лүк 23:48). Моның барысын Гайсә белән бергә йөргән күп кенә хатын-кызлар да читтән генә күзәтеп тора. Бу мөһим вакыйгалар аларга да бик зур йогынты ясый.