Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УТЫЗ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Гәлиләя диңгезе буенда

Гәлиләя диңгезе буенда

ЯХЪЯ 21:1—25

  • ШӘКЕРТЛӘР ГАЙСӘНЕ ГӘЛИЛӘЯ ЯРЫНДА КҮРӘ

  • ПЕТЕР БЕЛӘН БАШКА ШӘКЕРТЛӘР БӘРӘННӘРНЕ ТУКЛАНДЫРЫРГА ТИЕШ

Үз рәсүлләре белән булган соңгы кичне Гайсә аларга: «Үледән терелгәч, мин сездән алдарак Гәлиләягә килермен»,— дигән иде (Маттай 26:32; 28:7, 10). Хәзер аның күп кенә шәкерте Гәлиләягә бара. Әмма анда нәрсә эшләргә соң?

Берникадәр вакыт узгач Петер алты рәсүлгә: «Мин балык тотарга барам»,— ди. Тегеләре: «Без дә синең белән барабыз»,— диләр (Яхъя 21:3). Төне буе тырышсалар да, алар бернәрсә дә тота алмый. Таң атканда яр буенда Гайсә күренә, әмма рәсүлләр аны танымый. Ул алардан: «Балалар, ашарга берәр нәрсәгез бармы?» — дип сорый. «Юк»,— диләр рәсүлләр. Ул аларга: «Ятьмәне көймәнең уң ягына салыгыз, шунда тотарсыз»,— ди (Яхъя 21:5, 6). Ятьмәләренә шулкадәр күп балык эләгә ки, алар аны тартып чыгара да алмый.

«Бу — Хуҗабыз»,— ди Яхъя Петергә (Яхъя 21:7). Петер шундук балык тотканда салган өс киемен кия дә суга сикерә. Ярга кадәр якынча 90 метрны ул йөзеп үтә. Башка шәкертләр дә, балык тулы ятьмәне сөйрәп, әкрен генә аның артыннан ярга таба бара.

«Ярга чыккач, алар учак, күмерләр өстенә салынган балык һәм икмәк күрә». Гайсә аларга: «Әле генә тоткан балыкның беразын монда алып килегез»,— ди. Петер ятьмәне ярга өстерәп чыгара. Анда 153 зур балык була! «Килегез, ашап алыгыз»,— ди аларга Гайсә. Аларның берсе дә: «Син кем?» — дип сорарга батырчылык итми, чөнки алар аның Гайсә икәнен белә (Яхъя 21:9—12). Шулай итеп шәкертләр, төркем буларак, Гайсәне өченче тапкыр күрә.

Ул аларның һәрберсенә икмәк белән балык бирә. Аннан соң, мөгаен, тотылган балыкларга карап, Гайсә Петердән: «Яхъя улы Шимун, син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?» — дип сорый. Чыннан да, Петер балык тоту эшенәме я Гайсә кушкан эшкә күбрәк бирелгәнме? «Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле»,— дип җавап бирә Петер. Шунда Гайсә: «Бәрәннәремне тукландыр»,— дип куша (Яхъя 21:15).

Ул аңардан кабат: «Яхъя улы Шимун, син мине яратасыңмы?» — дип сорый. Чак кына аптырап, Петер инандырырлык итеп: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле»,— дип җавап бирә. Гайсәнең сүзләре шул ук була. «Бәрәннәремне көт»,— дип әйтә ул (Яхъя 21:16).

Шунда ул аңардан өченче мәртәбә: «Яхъя улы Шимун, мин синең өчен кадерлеме?» — дип сорый. Петер, бәлки, Гайсә аның тугрылыгында шикләнә дип уйлый торгандыр. Шуңа күрә ул ышанычлы тавыш белән: «Хуҗам, сиңа барысы да билгеле, син минем өчен бик кадерле икәнен беләсең»,— ди. Гайсә кабат Петергә нәрсә эшләргә тиешлеген әйтә. «Бәрәннәремне тукландыр»,— дип әйтә ул аңа (Яхъя 21:17). Әйе, үз өсләренә җитәкчелек алган кешеләр Аллаһы көтүендәге бәрәннәргә хезмәт итәргә тиеш.

Гайсә, Аллаһы тапшырган эшне башкарганга күрә, кулга алынып үтерелгән булган. Хәзер ул Петергә дә моны татырга туры киләчәк икәнен күрсәтә. «Яшь чагыңда син киенеп, теләгән җиреңә бара идең,— дип әйтә ул.— Ә картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине киендереп, теләмәгән җиреңә алып барыр». Шулай да Гайсә аны: «Алга таба да миңа ияреп йөр»,— дип өнди (Яхъя 21:18, 19).

Петернең карашы рәсүл Яхъяга төшә. Ул Гайсәдән: «Хуҗам, ә аның белән нәрсә булачак?» — дип сорый. Әйе, Гайсәнең яраткан рәсүлен киләчәктә нәрсә көтә? Гайсә болай дип җаваплый: «Мин үзем килгәнгә кадәр аның калуын теләсәм дә, ник моның өчен борчыласың?» (Яхъя 21:21—23). Петер Гайсәгә ияреп, башкаларның нәрсә эшләгәне турында борчылмаска тиеш. Әмма Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, Яхъя бүтән рәсүлләргә караганда озаграк яшәячәк һәм күренештә Гайсәнең Патша булып идарә итүен күрәчәк.

Әлбәттә, Гайсә башка күп эшләр дә башкарган. Әмма аларны төргәкләргә язып бетереп булмый.