Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Илленче көн бәйрәме алдыннан күпләргә күренү

Илленче көн бәйрәме алдыннан күпләргә күренү

МАТТАЙ 28:16—20 ЛҮК 24:50—52 РӘСҮЛЛӘР 1:1—12; 2:1—4

  • ГАЙСӘ ЙӨЗЛӘГӘН КЕШЕГӘ КҮРЕНӘ

  • УЛ КҮККӘ КҮТӘРЕЛӘ

  • ГАЙСӘ ЯКЫНЧА 120 ШӘКЕРТЕНӘ ИЗГЕ РУХ ИҢДЕРӘ

Терелгәч, Гайсә үзенең 11 рәсүле белән Гәлиләядәге тауда очраша. Башка шәкертләр дә шунда килә; кайберәүләр аңа әле шикләнеп карый. Шулай итеп, 500 дән артык кеше җыела (Маттай 28:17; 1 Көринтлеләргә 15:6). Әмма Гайсәнең хәзер әйткән сүзләре аларның һәрберсен аның чыннан да тере булуына ышандыра.

Гайсә аларга, Аллаһы күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлекне үзенә тапшырды, ди. «Шуңа күрә,— дип әйтә ул,— бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз, һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Маттай 28:18—20). Әйе, Гайсә тере. Алай гына да түгел, ул әле дә яхшы хәбәрнең вәгазьләнүе турында кайгырта.

Гайсәнең бар шәкертләренә: ир-атларга да, хатын-кызларга да, балаларга да бер үк эш — шәкертләр әзерләү эше тапшырыла. Каршы килүчеләр аларның вәгазь эшен туктатмакчы булса да, Гайсә аларны: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде»,— дип ышандыра. Бу нәрсә дигән сүз? Ул болай ди: «Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам». Гайсә яхшы хәбәрне вәгазьләгән һәркемгә могҗизалар кылу сәләте бирелер дип әйтми. Шулай да аларга изге рух булышыр.

Тулаем алганда, терелтелгәннән соң, Гайсә үз шәкертләренә «40 көн дәвамында» күренә. Ул төрле очракларда төрле тәндә килә һәм, «үзенең тере булуын күп санлы хак дәлилләр ярдәмендә исбат итеп», «аларга Аллаһы Патшалыгы хакында сөйли» (Рәсүлләр 1:3; 1 Көринтлеләргә 15:7).

Рәсүлләр, күрәсең, Гәлиләядә булганда, Гайсә аларга Иерусалимга кайтырга куша. Алар белән анда очрашкач, Гайсә аларга мондый боерык бирә: «Иерусалимнан китмәгез, әмма Ата вәгъдә иткәнне көтегез. Бу вәгъдә турында сез миннән инде ишеткән идегез. Яхъя суга чумдырды, ә сез берничә көннән соң изге рухка чумдырылырсыз» (Рәсүлләр 1:4, 5).

Соңрак Гайсә үз рәсүлләре белән кабат очрашып, аларны Зәйтүн тавының көнчыгыш битендә урнашкан «Битаниягә чаклы алып бара» (Лүк 24:50). Ул аларга күккә күтәреләчәге турында сөйләгән булса да, алар барыбер аның Патшалыгы җирдә урнаштырылачак дип ышана (Лүк 22:16, 18, 30; Яхъя 14:2, 3).

Рәсүлләр Гайсәдән: «Хуҗабыз, син Исраилгә патшалыкны яңадан шушы вакытта торгызасыңмы?» — дип сорый. Гайсә гади генә җавап бирә: «Атаның гына билгеләргә хокукы булган вакытларны яки заманнарны сезгә белергә кирәк түгел». Шуннан соң, аларга йөкләнгән эшкә яңадан басым ясап, ул: «Сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк, һәм сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз»,— дип әйтә (Рәсүлләр 1:6—8).

Рәсүлләр Гайсә белән Зәйтүн тавында басып торганда, Гайсә күккә таба күтәрелә башлый. Тиздән аны болыт каплый, һәм ул күздән югала. Элек Гайсә физик тәндә килгән булса, хәзер ул күккә рух булып күтәрелә (1 Көринтлеләргә 15:44, 50; 1 Петер 3:18). Тугры рәсүлләр күккә карап торганда, алар янында «ак кием кигән ике ир-ат пәйда була». Бу кеше кыяфәтендәге фәрештәләр. Алар болай ди: «Гәлиләя ирләре, ник сез күккә карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә алынган шушы Гайсә ничек күтәрелгән булса, нәкъ сез күргәнчә, шулай ук киләчәк» (Рәсүлләр 1:10, 11).

Гайсә җирдән тантаналы рәвештә китмәгән. Аның китүен тугры шәкертләре генә күзәтеп торган. Аның килү чоры да шул ук рәвешчә булачак: ул кайтып, Патша булып идарә итә башлагач, аның кайтканын күп кеше түгел, ә аның тугры шәкертләре генә аңлаячак.

Рәсүлләр кире Иерусалимга китә һәм берничә көн шунда калып, башка шәкертләр белән, шул исәптән «Гайсәнең анасы Мәрьям һәм аның энеләре» белән бергә җыела (Рәсүлләр 1:14). Алар бертуктамый дога кыла. Догада алар, рәсүлләрнең санын кабат 12 итәр өчен, Яһүд Искариот урынына бүтән шәкертне сайлау турында үтенә (Маттай 19:28). Алар Гайсәнең эшләрен һәм терелгәнен күргән шәкертне сайламакчы була. Аллаһы ихтыярын белер өчен, алар жирәбә сала. Бу Изге Язмаларда жирәбә турында әйтелгән соңгы очрак (Зәбур 109:8; Гыйбрәтле сүзләр 16:33). Жирәбә Маттиаска төшә (ул, күрәсең, Гайсә вәгазьгә җибәргән 70 кеше арасында булган). Аны сайлагач, «ул 11 рәсүлгә кушыла» (Рәсүлләр 1:26).

Гайсә күккә күтәрелгәннән соң ун көн үткәч, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме була. Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә якынча 120 шәкерт утыра. Кинәт көчле җил искән тавышка охшаш тавыш ишетелә һәм алар утырган йортны тутыра. Шунда алар ялкын теленә охшаш телләр күрә, һәм шул телләр аларның һәрберсенә берәрләп куна. Бар шәкертләр төрле телләрдә сөйләшә башлый. Шулай итеп, алар Гайсә вәгъдә иткән изге рух белән сугарыла! (Яхъя 14:26).