Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Петер Гайсәдән ваз кичә

Петер Гайсәдән ваз кичә

МАТТАЙ 26:69—75 МАРК 14:66—72 ЛҮК 22:54—62 ЯХЪЯ 18:15—18, 25—27

  • ПЕТЕР КАЯФӘС ЙОРТЫНДА ГАЙСӘДӘН ВАЗ КИЧӘ

Гайсә Гитсимән бакчасында кулга алынгач, рәсүлләр куркуларыннан аны ташлап, качып китә. Әмма ике рәсүл — Петер «һәм тагын бер шәкерт», күрәсең, рәсүл Яхъя — туктый да кире кайтырга була (Яхъя 18:15; 19:35; 21:24). Бәлки, алар Гайсәне кешеләр аны Һаннас йортына алып барганда куып җитәдер. Һаннас Гайсәне баш рухани Каяфәс янына җибәргәч, Петер белән Яхъя кешеләрдән арттарак калып аларга ияреп бара. Бер яктан алар үз тормышлары өчен курка, ә икенче яктан Хуҗалары өчен борчыла.

Баш рухани белән таныш булганга, Яхъя Каяфәс йортының ишегалдына керә. Петер исә капка артында басып кала. Аннары Яхъя кире килеп, капка саклаучы хезмәтче кыз белән сөйләшеп ала да Петерне эчкә алып керә.

Төнлә салкын булганга, ишегалдындагы кешеләр учак ягып җибәрә. Петер җылыныр өчен алар белән утыра. Ул судның нәрсә белән тәмамланачагын белергә тели (Маттай 26:58). Учак яктысында Петергә керергә рөхсәт иткән теге хезмәтче кыз аңа текәлеп карый да: «Син дә бу кешенең шәкерте түгелме соң?» — дип сорый (Яхъя 18:17). Петерне башкалар да танып ала һәм ул Гайсә белән бергә булган дип әйтә (Маттай 26:69, 71—73; Марк 14:70).

Бу сүзләрдән Петер куркуга төшә. Кешеләрнең күзләренә чалынмас өчен, ул капкага таба китә. Петер Гайсә белән таныш булуын инкяр итә. «Мин аны белмим һәм синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне аңламыйм»,— дип әйтә ул (Марк 14:67, 68). Ул шулай ук: «Сүзләрем дөрес булмаса, мине каһәр суксын»,— ди (Маттай 26:74).

Ул арада суд дәвам итә һәм, күрәсең, Каяфәс йортының ишегалдыннан югарырак торган өлешендә үтә. Аста ишегалдында көтеп торучы Петер һәм башкалар шаһитлек бирү өчен китерелгән кешеләрнең кереп чыгып йөрүләрен күзәтеп торалар.

Петерне Гәлиләя сөйләше аркасында ялганлый дип уйлыйлар. Андагы кешеләр арасында Малхусның (Петер аның колагын чабып өзгән иде) туганы да бар. Ул Петергә: «Мин сине аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң?» — дигәч, тегесе Гайсәдән өченче тапкыр ваз кичә, һәм шунда әтәч кычкыра (Яхъя 13:38; 18:26, 27).

Шул мизгелдә Гайсә, күрәсең, балконнан ишегалдына карап торганда, борылып Петергә күз ташлый. Бу Петернең үзәгенә үтеп керә. Ул Гайсәнең берничә сәгать элек кенә өске бүлмәдә әйткән сүзләрен исенә төшерә. Үзенең ни кылганын аңлагач, Петернең нәрсә хис иткәнен күз алдына китереп кенә карагыз! Ул чыга да кайгыдан елап җибәрә (Лүк 22:61, 62).

Ни өчен Петер алай эшләгән соң? Ничек инде ул, үзенең рухи яктан нык булуына бер дә шикләнмәгән кеше, үз Хуҗасыннан ваз кичә алган? Судта дөресне ялган итеп, ә Гайсәне явыз җинаятьче итеп күрсәтәләр. Петер гаепсез кешене яклый алыр иде, ә ул «мәңгелек тормыш сүзләре» булган Аллаһы Улын кире кага (Яхъя 6:68).

Петернең аяныч тәҗрибәсеннән күренгәнчә, хәтта иманы нык һәм тугры кеше дә, сынауларга һәм эзәрлекләүләргә әзер булмаса, аек карашны югалтырга мөмкин. Петер белән булган хәл Аллаһының барлык хезмәтчеләре өчен мөһим сабак булып торсын!