Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УНСИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Кем иң бөеге?

Кем иң бөеге?

МАТТАЙ 26:31—35 МАРК 14:27—31 ЛҮК 22:24—38 ЯХЪЯ 13:31—38

  • ГАЙСӘ ДӘРӘҖӘ ТУРЫНДА КИҢӘШ БИРӘ

  • ПЕТЕРНЕҢ ҮЗЕН ТАШЛАП КИТӘЧӘГЕ ТУРЫНДА ӘЙТӘ

  • ГАЙСӘНЕҢ ШӘКЕРТЛӘРЕ МӘХӘББӘТ БЕЛӘН АЕРЫЛЫП ТОРА

Үзенең рәсүлләре белән соңгы кичен үткәргәндә, Гайсә, аларның аякларын юып, башкаларга басынкылык белән хезмәт итүдә искиткеч үрнәк күрсәткән иде. Ул моны ни өчен эшләгән? Аларның бер кимчелеге аркасында. Аллаһының тугры хезмәтчеләре булсалар да, рәсүлләр араларында кем иң бөеге булуы турында борчыла (Марк 9:33, 34; 10:35—37). Бу кимчелек шул ук кичне кабат күренә башлый.

Рәсүлләр «арасында кайнар бәхәс» чыга. «Алар араларында кем иң бөеге булып исәпләнергә тиеш дип бәхәсләшә» (Лүк 22:24). Хәзер аларның кабат сүз көрәштергәнен күрү Гайсәне бик күңелсезләндерәдер! Ул ни эшләр?

Гайсә үз рәсүлләрен андый карашлары һәм тәртипләре өчен орышмый, ә сабырлык белән аларга болай ди: «Халыкларның патшалары алар өстеннән хакимлек итә, һәм халыклар өстеннән хакимлеккә ия кешеләр хәйриячеләр дип атала. Ә сез андый булмагыз. [...] Чөнки кем бөегрәк? Табын янында утыручымы яки аңа хезмәт күрсәтүчеме?» Аннары, үзенең һәрвакыт күрсәткән басынкылык үрнәген исәптә тотып, ул болай ди: «Ә мин сезнең арада хезмәт күрсәтүче кебек» (Лүк 22:25—27).

Камил булмауларына карамастан, рәсүлләр Гайсәнең сынауларында аның белән калган. Шуңа күрә ул болай ди: «Атам минем белән Патшалык турында килешү төзегән кебек, мин дә сезнең белән килешү төзим» (Лүк 22:29). Гайсә үзенең тугры шәкертләре белән килешү төзегән. Шул килешү нигезендә алар Патшалыкта булачакларына һәм аның белән бергә хакимлек итәчәкләренә ышана ала.

Рәсүлләргә андый искиткеч өмет бирелсә дә, хәзерге вакытта алар әле кешеләр генә һәм әле дә камилсез. Гайсә аларга: «Шайтан сезне бодай иләгән кебек иләргә рөхсәт сорады»,— дип әйтә (Лүк 22:31). Әйе, бодай иләгәндә, орлыклар төрле якка тарала. Ул аларны шулай ук болай дип кисәтә: «Бу төнне бөтенегез дә, минем белән булачак вакыйгалар аркасында, мине ташлап китәчәк, чөнки: „Көтүчене һәлак итәрмен, һәм сарык көтүе таралыр“,— дип язылган» (Маттай 26:31; Зәкәрия 13:7).

Петер: «Синең белән булачак вакыйгалар аркасында сине барысы ташлап китсә дә, мин сине беркайчан да ташлап китмәячәкмен!» — диеп, үз-үзенә ышанганын күрсәтә (Маттай 26:33). Гайсә, шул ук төнне ике тапкыр әтәч кычкырганчы, Петер аңардан ваз кичәчәк, ди. Шулай да ул: «Мин иманың кимемәсен дип ялварып дога кылдым, һәм син тәүбә иткәч, кардәшләреңне ныгыт»,— дип өсти (Лүк 22:32). Моңа карамастан Петер кыю гына: «Хәтта синең белән бергә үләргә туры килсә дә, синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен»,— дип әйтә (Маттай 26:35). Башка рәсүлләр дә шулай ди.

Гайсә үзенең рәсүлләренә: «Мин сезнең белән инде озак булмам. Сез мине эзләрсез, һәм яһүдләргә әйткән сүзләремне сезгә дә әйтәм: „Мин барачак урынга сез килә алмассыз“»,— дип әйтә. Аннары ул болай дип өсти: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:33—35).

Гайсәнең үзләре белән озак булмаячагын ишеткәч, Петер: «Хуҗам, син кая барасың?» — дип сорый. «Мин бара торган урынга минем артымнан син әле бара алмыйсың, әмма соңыннан барырсың»,— дип җавап бирә Гайсә. Петер гаҗәпкә кала һәм: «Хуҗам, ни өчен мин синең артыңнан хәзер бара алмыйм? — дип әйтә.— Мин синең өчен үз җанымны да бирергә әзер» (Яхъя 13:36, 37).

Хәзер Гайсә үз рәсүлләрен Гәлиләя буйлап янчыксыз һәм капчыксыз вәгазьләргә җибәргән чагы турында әйтә (Маттай 10:5, 9, 10). «Сез берәр нәрсәгә мохтаҗ булдыгызмы?» — дип сорый ул алардан. «Юк!» — диләр алар. Киләчәктә аларга нәрсә эшләргә кирәк булачагы турында Гайсә болай ди: «Ә хәзер янчыгы булганы аны да, ризык салынган капчыгын да алсын, һәм кылычы булмаганы өс киемен сатсын да кылыч сатып алсын. Сезгә шуны әйтәм: „Аны канунсызлар рәтенә керттеләр“,— дип язылган сүзләр миндә үтәлергә тиеш, чөнки минем хакта язылганнар тормышка аша» (Лүк 22:35—37).

Гайсә үзенең канунсызлар, ягъни җинаятьчеләр белән бергә баганага кадаклап үтереләчәге турында әйтә һәм шәкертләренең аннан соң каты эзәрлекләүләргә дучар булачагын күрсәтә. Алар үзләрен моңа әзер дип саный һәм: «Хуҗабыз, менә монда ике кылыч бар»,— ди (Лүк 22:38). Аларның үзләре белән ике кылыч алуы соңрак Гайсәгә аларны тагын бер мөһим нәрсәгә өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.