Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Рәсүлләр Гайсәдән билге турында сорый

Рәсүлләр Гайсәдән билге турында сорый

МАТТАЙ 24:3—51 МАРК 13:3—37 ЛҮК 21:7—38

  • ДҮРТ ШӘКЕРТ ГАЙСӘДӘН БИЛГЕ ТУРЫНДА СОРЫЙ

  • ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘР БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДА ҺӘМ СОҢРАК ҮТӘЛӘ

  • БЕЗГӘ УЯУ БУЛЫРГА КИРӘК

Хәзер сишәмбе көне, 11 нисан көненең ахыры. Соңгы берничә көн Гайсә күп эшләр белән мәшгуль булган, һәм хәзер аның җирдәге тормышы үз ахырына якынлаша. Көндез ул гыйбадәтханәдә өйрәткән, ә төнлә ул шәһәр тирәсендә кунган. Кешеләр, кызыксынып, «иртән иртүк аны тыңлар өчен аның янына гыйбадәтханәгә килгән» (Лүк 21:37, 38). Хәзер исә Гайсә Зәйтүн тавында үзенең дүрт рәсүле — Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя белән генә утыра.

Бу дүрт шәкерт Гайсә янына үзләре генә килә. Алар аның әле генә гыйбадәтханә турында таш өстендә таш калмаячак дип әйткән сүзләре аркасында борчыла. Әмма алар бүтән нәрсә турында да уйлый. Моңарчы Гайсә аларны: «Әзер булыгыз, чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк»,— дип өндәгән (Лүк 12:40). Ул аларга шулай ук «Адәм Улы үзен кешеләргә ачачак» көн турында әйткән (Лүк 17:30). Бу сүзләр ничек тә булса гыйбадәтханә белән бәйлеме? Рәсүлләрнең күбрәк беләсе килә. «Болар кайчан булачак,— дип сорый алар,— һәм синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче» (Маттай 24:3).

Рәсүлләр ерак түгел генә урнашкан гыйбадәтханәнең җимерелүен күздә тотадыр. Алар шулай ук Адәм Улының килү чоры хакында сорый. Бу дүрт шәкерт, бәлки, Гайсәнең «затлы нәселдән булган», «патша хакимлеген алыр өчен, ерак илгә киткән» бер кеше турындагы мисалын истә тотадыр (Лүк 19:11, 12). Аларны шулай ук «бу дөнья төзелешенең ахыры» үз эченә нәрсә алачагы кызыксындыра.

Үзенең тулы җавабында Гайсә яһүдләр дөньясы төзелешенең ахыры, шул исәптән гыйбадәтханәнең җимерелүе, кайчан булачагын күрсәтүче билге бирә. Ләкин ул моның белән генә чикләнми. Ул шулай ук үзенең булачак шәкертләренә кисәтүче билге бирә. Шул билге аша киләчәктә яшәячәк мәсихчеләр Гайсәнең «килү чоры» һәм бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашкан вакытта яшәгәннәрен белә алачак.

Алдагы елларда рәсүлләр шул пәйгамбәрлекнең үтәлүен күрә. Әйе, ул алдан әйткән күп кенә вакыйгалар алар яшәгән көннәрдә үтәлә башлый. Шуңа күрә 37 ел үткәч, б. э. 70 елында, мәсихчеләр өчен яһүд дөньясы төзелешенең ахыры һәм гыйбадәтханәнең җимерелүе көтелмәгән хәл булмый. Әмма Гайсәнең кайбер пәйгамбәрлекләре б. э. 70 елында һәм моңа кадәр әле үтәлә башламый. Алайса, аның Патша булып идарә итүе нәрсәдән күренәчәк? Гайсә моның турында үз рәсүлләренә әйтә.

Гайсә: «Якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишетерсез»,— дип әйтә. Ул шулай ук: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер»,— дип пәйгамбәрлек итә (Маттай 24:6, 7). «Көчле җир тетрәүләр, урыны-урыны белән ачлык һәм үләтләр булыр»,— дип әйтә ул (Лүк 21:11). Гайсә үз шәкертләрен: «Кешеләр сезне кулга алыр, синагогаларга алып барып һәм төрмәләргә утыртып эзәрлекләр»,— дип кисәтә (Лүк 21:12). Ялган пәйгамбәрләр килер һәм күпләрне юлдан яздырыр. Канунсызлык үсәр һәм тагы да күбрәк кешенең мәхәббәте суыныр. Өстәвенә, аның сүзләре буенча, «бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14).

Гайсәнең пәйгамбәрлеге римлылар Иерусалимны җимергәнче һәм җимергән вакытта үтәлсә дә, Гайсә аның соңрак булачак зуррак үтәлешен күздә тота алмаганмы? Сез Гайсәнең мөһим пәйгамбәрлегенең безнең көннәрдәге төп үтәлешен күрәсезме?

Билге турында сөйләгәндә, Гайсә «һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсәнең» пәйда булуы хакында да әйтеп китә (Маттай 24:15). Б. э. 66 елында Рим гаскәрләре үзләренең пот булып торган байраклары белән шул «җирәнгеч нәрсә» буларак килә. Римлылар Иерусалимны чолгап ала һәм аның стеналарын җимерә (Лүк 21:20). Шулай итеп «җирәнгеч нәрсә» торырга тиеш булмаган урында — яһүдләр «изге» дип санаган урында тора.

Аннары Гайсә мондый пәйгамбәрлек әйтә: «Ул вакытта бөек афәт булачак. Андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле һәм бүтән инде булмаячак». Б. э. 70 елында римлылар Иерусалимны җимерә. Яһүдләрнең изге шәһәренең, шул исәптән гыйбадәтханәнең, тар-мар ителүе һәм йөзләгән мең кешенең үтерелүе чыннан да бөек афәт була (Маттай 4:5; 24:21). Бу Иерусалим шәһәренең һәм яһүд халкының тарихында иң коточкыч җимерелү. Моның аркасында яһүдләрнең гасырлар буе гамәлдә торган гыйбадәт кылу системасы үз ахырына килә. Шуңа күрә Гайсә пәйгамбәрлегенең соңрак булачак зуррак үтәлеше чыннан да дәһшәтле булачак.

СОҢГЫ КӨННӘР ДӘВАМЫНДА ИМАН САКЛАУ

Гайсәгә үз рәсүлләренә Патша булып килү чоры һәм бу дөнья төзелешенең ахыры турында әле күп нәрсә әйтәсе бар. Ул аларны «ялган Мәсихләргә һәм ялган пәйгамбәрләргә» иярүдән кисәтә. Аның сүзләре буенча, «хәтта сайланганнарны да юлдан яздырыр өчен» тырышлыклар куелачак (Маттай 24:24). Ләкин сайланганнар юлдан язмаячак. Ялган Мәсихләр күзгә күренәчәк, ә Гайсәнең килү чоры күзгә күренмәячәк.

Бу дөнья төзелешенең ахырында булачак зуррак афәт турында Гайсә болай ди: «Кояш каралыр, ай үз яктысын бирмәс, күктән йолдызлар коелыр һәм күкләрдәге көчләр селкетелер» (Маттай 24:29). Бу куркыныч сүзләрне ишеткән рәсүлләр барысы ничек буласын тулысынча аңламый, әмма бу вакыйгалар чыннан да коточкыч булачак.

Шул шаккатыргыч вакыйгалар кешеләргә ничек тәэсир итәчәк? Гайсә болай ди: «Җиһанга якынлашып килүче нәрсәләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр, чөнки күкләрдәге көчләр селкетелер» (Лүк 21:26). Әйе, Гайсә кешелек тарихындагы иң караңгы чорны сурәтли.

Ләкин Гайсә күрсәткәнчә, Адәм Улы, бу явыз дөнья төзелешен юк итәр өчен, «кодрәт һәм бөек дан белән» килгәндә, кайгырмаучылар да булачак (Маттай 24:30). Ул инде моңа кадәр Аллаһы «сайланганнар хакына» эш итә башлаячак дип әйткән иде (Маттай 24:22). Шул тугры шәкертләр Гайсә сурәтләгән шаккатыргыч үзгәрешләргә ничек караячак? Гайсә үзе аларны: «Болар башлангач, тураеп басыгыз, башыгызны күтәрегез, чөнки котылуыгыз якынлашып килә»,— дип дәртләндерә (Лүк 21:28).

Соңгы көннәрдә яшәгән шәкертләр ахырның якын булуын ничек билгели алыр? Моның өчен Гайсә мисал итеп инҗир агачы турында әйтә: «Аның ботаклары йомшарып, яфраклары күренгәч, сез җәй якын икәнен аңлыйсыз. Шулай ук боларның барысын күргәч, шуны белегез: Адәм Улы якын, инде ишек төбендә. Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын үткәнче, боларның барысы үтәлер» (Маттай 24:32—34).

Шулай итеп, билгенең күптөрле өлешләренең үтәлүен күргәч, аның шәкертләре ахыр якын икәнен аңларга тиеш. Шул хәлиткеч вакытта яшәячәк шәкертләрне Гайсә болай дип үгетли:

«Ул көн һәм сәгать хакында һичкем белми: күкләрдәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ата гына белә. Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улының килү чорында да шулай булачак. Чөнки шул көннәрдә, Туфан килер алдыннан, кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр. Адәм Улының килү чорында да нәкъ шулай булачак» (Маттай 24:36—39). Гайсә үзенең тыңлаучыларына Нух көннәрендәге Туфанның бөтен дөньяга тәэсир иткәнен искә төшерә. Бу дөнья төзелешенең ахыры да шундый булачак.

Зәйтүн тавында Гайсәне тыңлап утырган рәсүлләр уяу булу мөһим икәнен аңларга тиеш. Гайсә болай ди: «Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз: артык ашау, артык эчү һәм тормыш мәшәкатьләре йөрәгегезгә авыр йөк булып ятмасын, һәм теге көн сезгә көтмәгәндә килмәсен, тозак кебек булмасын. Чөнки ул көн җир йөзендә яшәүче бер кеше дә көтмәгәндә килер. Шуңа күрә уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән котыла алыр өчен һәм Адәм Улы каршына килеп баса алыр өчен, һәрвакыт ялварып дога кылыгыз» (Лүк 21:34—36).

Хәзер дә Гайсә үзе сөйләгән пәйгамбәрлекләрнең зуррак масштабта үтәләчәк икәнен күрсәтә. Ул берничә дистә елдан соң үтәләчәк һәм Иерусалимга я яһүд халкына тәэсир итәчәк вакыйгалар турында гына әйтми. Ул «җир йөзендә яшәүче» бар кешеләргә кагылачак үзгәрешләр турында пәйгамбәрлек итә.

Гайсә үз шәкертләренә уяу, аек һәм әзер булырга кирәк булачак ди. Моны ул тагын бер мисал китереп ассызыклый: «Сезгә шул билгеле булсын: йорт хуҗасы каракның төнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә, ул уяу торыр иде һәм аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде. Шуңа күрә сез дә әзер булыгыз, чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк» (Маттай 24:43, 44).

Гайсә үз шәкертләренә киләчәккә өмет белән карар өчен сәбәп бирә. Аның сүзләре буенча, бу пәйгамбәрлек үтәлгәндә, уяу һәм үз эшен ашкынып башкарган хезмәтче булачак. Гайсә моны рәсүлләренә аңларлык итеп сурәтләп бирә: «Хуҗа үз өендәге хезмәтчеләренә ризыкны үз вакытында өләшер өчен алар өстеннән билгеләгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң? Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, ул хезмәтче бәхетле! Сезгә хак сүз әйтәм: ул аны бөтен милке өстеннән башлык итеп билгеләр». Әмма бу хезмәтче явыз булса һәм башка хезмәтчеләрне кыйный башласа, хуҗасы «аны каты җәзага тартыр». (Маттай 24:45—51; Лүк 12:45, 46 белән чагыштыр.)

Гайсә аның шәкертләре явызларча эш итә башлаячак дип әйтми. Алайса, аның сүзләре нәрсә аңлата? Ул аларның уяу һәм ашкынучан булып калуларын тели. Моның турында ул бүтән бер мисал китереп әйтә.