Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Талантлар турында мисал тырыш булырга өйрәтә

Талантлар турында мисал тырыш булырга өйрәтә

МАТТАЙ 25:14—30

  • ГАЙСӘ ТАЛАНТЛАР ТУРЫНДА МИСАЛ СӨЙЛИ

Гайсә һаман да үзенең дүрт рәсүле белән Зәйтүн тавында. Монда ул аларга тагын бер мисал сөйли. Берничә көн элегрәк, Әрихәдә, ул Патшалыкның ерак киләчәктә урнаштырылачагын күрсәтер өчен, миналар турында мисал сөйләгән иде. Әле генә сөйләгән мисалның тегесе белән охшаш яклары бар. Аны сөйләп, Гайсә үзенең Патша булып килү чоры һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы турындагы сорауга җавап бирүен дәвам итә. Бу яңа мисалда Гайсәнең шәкертләренә үзләренә ышанып тапшырылган нәрсәләр белән эш иткәндә тырыш булырга кирәклеге ассызыклана.

Гайсә болай дип башлый: «Патшалык шулай ук чит илгә китүче кешегә охшаш. Китәр алдыннан ул үз хезмәтчеләрен чакырган да, аларга үз милкен ышанып тапшырган» (Маттай 25:14). Элегрәк Гайсә үзен «патша хакимлеген алыр өчен» чит илгә киткән кеше белән чагыштырган иде. Шуңа күрә телгә алынган «кешенең» Гайсә икәнлеген рәсүлләргә аңлау авыр түгел (Лүк 19:12).

Чит илгә китәр алдыннан бу кеше үз милкен хезмәтчеләренә ышанып тапшыра. Үзенең өч ел ярым хезмәт итүе дәвамында Гайсә Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне таратып йөргән. Ул үз шәкертләрен дә бу эшне башкарырга өйрәткән. Хәзер аңа китәргә кирәк, һәм ул аларның бу эшне башкарачагына бер дә шикләнми. (Маттай 10:7; Лүк 10:1, 8, 9; Яхъя 4:38; 14:12 белән чагыштыр.)

Мисалдагы кеше үз милкен ничек өләшә? Гайсә болай ди: «Ул һәрберсенә сәләтенә карап биргән: берсенә — биш талант, икенчесенә — ике талант, ә өченчесенә бер талант калдырган, һәм чит илгә китеп барган» (Маттай 25:15). Бу хезмәтчеләр үзләренә ышанып тапшырылган талантлар белән ни эшләр? Алар үз хуҗаларының милкен арттырыр өчен, талантларны куллануда тырыш булырмы? Гайсә үз шәкертләренә болай ди:

«Биш талант алганы, барып, аларны шунда ук сәүдә эшендә кулланган һәм тагын биш талантка ия булган. Ике талант алганы да, шулай ук эш итеп, ике талантка ия булган. Ә бер генә талант алганы, барып, үз хуҗасының көмеш тәңкәләрен җиргә күмеп яшереп куйган» (Маттай 25:16—18). Хуҗа әйләнеп кайткач нәрсә булыр?

«Күп кенә вакыт узгач,— дип дәвам итә Гайсә,— хезмәтчеләрнең хуҗалары әйләнеп кайткан һәм алардан хисап таләп иткән» (Маттай 25:19). Беренче ике хезмәтче, «һәрберсе сәләтенә карап», хәлләреннән килгәннең барысын эшләгән. Аларның һәрберсе үзләренә ышанып тапшырылган нәрсәләрне куллануда тырыш һәм нәтиҗәле булган. Биш талант та, ике талант та тапшырылган хезмәтчеләр аларны икеләтә арттырган. (Ул вакытта бер талант 19 еллык эш хакы булган.) Аларның һәрберсен хуҗа болай дип мактый: «Яхшы эшләгәнсең, син яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Син әз нәрсәләрдә дә ышанычлы булдың, шуңа күрә мин сиңа күбрәкне тапшырырмын. Үз хуҗаң белән шатлан» (Маттай 25:21).

Бер талант тапшырылган хезмәтче исә бөтенләй башкача эшләгән. Ул болай ди: «Хуҗам, мин синең таләпчән кеше икәнеңне һәм үзең чәчмәгән җирдә урганыңны, үзең җилгәрмәгән җирдә җыйганыңны белә идем, шуңа күрә мин курыктым һәм барып, талантыңны җиргә яшереп куйдым. Мә, мин сиңа аны кире кайтарам» (Маттай 25:24, 25). Ул акчаны хәтта әйләнешкә дә кертмәгән. Кертсә, хуҗаның берникадәр табышы булыр иде. Асылда, ул хуҗасының мәнфәгатьләренә каршы эш иткән.

Хуҗа аны «явыз һәм ялкау хезмәтче» дип атый, һәм моңа гаҗәпләнәсе юк. Аның булган акчасы алынган һәм тырыш хезмәтчегә тапшырылган. Хуҗа болай ди: «Кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер һәм аның артыгы белән булыр, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр» (Маттай 25:26, 29).

Гайсәнең шәкертләренә шул бер генә мисалдан күп сабаклар алып була. Бу мисал Гайсә тапшырган шәкертләр булдыру эшен бик кадерләргә дәртләндерә. Һәм Гайсә без бу эштә тырыш булырбыз дип өметләнә. Ул вәгазь эшен һәркем бер үк дәрәҗәдә башкарыр дип көтми. Бу мисалдан күренгәнчә, һәркем «сәләтенә карап» эшләргә тиеш. Әмма берәрсе ялкау булса һәм Хуҗасының милкен мөмкин кадәр яхшырак кулланмаса, Гайсә аны хупламаячак.

Рәсүлләр «кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер» дигән сүзләргә бик шаттыр.