Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсәнең беренче шәкертләре

Гайсәнең беренче шәкертләре

ЯХЪЯ 1:29—51

  • ГАЙСӘГӘ АНЫҢ БЕРЕНЧЕ ШӘКЕРТЛӘРЕ ИЯРӘ

Кырык көн чүлдә үткәргәннән соң, Гәлиләягә кайтыр алдыннан Гайсә үзен суга чумдырган Яхъя янына бара. Якынлашып килгән Гайсәгә күрсәтеп, Яхъя кешеләргә болай ди: «Менә ул — дөньяның гөнаһын юк итүче Аллаһы Бәрәне! Аның турында мин: „Артымнан килүче миннән алга чыкты, чөнки ул миннән элек бар иде“,— дип әйткән идем» (Яхъя 1:29, 30). Яхъя Гайсәдән чак кына олырак булса да, ул Гайсәнең үзенә кадәр күктә рухи шәхес булып яшәгәнен белә.

Берничә атна элегрәк, Гайсә суга чумдырылырга килгәндә, Яхъя, күрәсең, аның Мәсих булырга тиеш икәнен әле төгәл белмәгән. «Мин үзем дә аны белми идем,— дип әйтә Яхъя,— ләкин ул Исраил халкына ачык билгеле булсын өчен, суга чумдырырга килдем» (Яхъя 1:31).

Аннары Яхъя Гайсәне суга чумдырганда нәрсә булганы турында болай дип сөйли: «Мин шуны күрдем: күктән аңа күгәрчен рәвешендә рух иңде һәм аның өстендә калды. Мин аны үзем дә белми идем, әмма мине суга чумдырылу үткәрер өчен Җибәрүче миңа: „Рухның кемгә иңгәнен һәм кем өстендә калуын күрсәң, изге рухка чумдыручы шул булыр“,— дигән иде. Мин моны күрдем һәм аның Аллаһы Улы булуына шаһитлек бирдем» (Яхъя 1:32—34).

Икенче көнне Яхъя үзенең ике шәкерте белән булганда, аларга Гайсә якынлашып килә. Яхъя: «Менә Аллаһы Бәрәне!» — дип әйтә (Яхъя 1:36). Шулчак Чумдыручы Яхъяның бу ике шәкерте Гайсәгә ияреп китә. Аларның берсе — Әндри. Икенчесе, бәлки — бу хәбәрне язучы; аның да исеме Яхъя. Мөгаен, бу Яхъя — Гайсәнең якын туганы, Салумиянең улы. Салумия Мәрьямнең апасы я сеңелесе, аның ире Зебеди.

Артына борылып карагач, Гайсә, үзенә ияреп килгән Әндри белән Яхъяны күреп, алардан: «Сез нәрсә телисез?» — дип сорый.

— Равви, син кайда тукталдың? — дип сорый алар.

— Әйдәгез, күрерсез,— дип әйтә Гайсә (Яхъя 1:37—39).

Хәзер көндезге дүртләр тирәсе, һәм Әндри белән Яхъя көннең калган өлешен Гайсә белән үткәрә. Әндригә бу шулкадәр нык тәэсир итә ки, бер вакыт ул үз абыйсы Шимунны (ул Петер дип тә атала) эзләп таба. «Без Мәсихне очраттык»,— дип әйтә ул аңа һәм аны Гайсә янына алып килә (Яхъя 1:41). Аннан соңгы вакыйгалардан күренгәнчә, Яхъя да, бәлки, үз абыйсы Ягъкубны Гайсә янына китерә; әмма Яхъя үзенә кагылышлы бу нечкәлекне үзе язган Яхшы хәбәрдән төшереп калдыра.

Икенче көнне Гайсә Битсәидә шәһәреннән булган Филипне очрата. Битсәидә Гәлиләя диңгезенең төньяк яры буенда урнашкан, һәм Әндри белән Петер дә шул ук шәһәрдән. Гайсә Филипкә: «Минем шәкертем бул»,— дип әйтә (Яхъя 1:43).

Аннары Филип Натанаилне таба (аны шулай ук Бартолмай дип тә атыйлар) һәм аңа: «Без Муса Канунда һәм пәйгамбәрләр үз язмаларында әйткән кешене очраттык. Ул Насарадан булган Йосыф улы Гайсә»,— дип әйтә. Натанаил: «Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?» — дип шикләнә.

— Әйдә, үзең күрерсең,— дип чакыра аны Филип. Алар Гайсәгә якынлашканда, Гайсә Натанаил турында: «Менә исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк»,— дип әйтә.

— Син мине каян беләсең? — дип сорый Натанаил.

— Мин сине инҗир агачы төбендә, Филип сине әле чакырганчы күрдем,— дип җавап бирә Гайсә.

Натанаил гаҗәпләнә. «Остаз, син — Аллаһы Улы, син — Исраил Патшасы»,— дип әйтә ул аңа.

— Мин сине инҗир агачы төбендә күрдем дигәнгә миңа ышандыңмы? — дип сорый Гайсә.— Син моннан да бөегрәк нәрсәләр күрерсең. Аннары ул мондый вәгъдә бирә: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез ачык күкне һәм Аллаһы фәрештәләренең анда күтәрелеп һәм Адәм Улы янына төшеп йөрүләрен күрерсез» (Яхъя 1:45—51).

Шуннан соң күп тә үтми, Гайсә үзенең яңа шәкертләре белән Үрдүн елгасы үзәнлеген калдырып, Гәлиләягә китә.