Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә вәсвәсәләргә каршы тора

Гайсә вәсвәсәләргә каршы тора

МАТТАЙ 4:1—11 МАРК 1:12, 13 ЛҮК 4:1—13

  • ШАЙТАН ГАЙСӘНЕ ВӘСВӘСӘЛИ

Гайсә суга чумдырылганнан соң, Аллаһының рухы аны Яһүдия чүленә алып килә. Аңа бик күп нәрсәләр турында уйланырга кирәк, чөнки ул суга чумдырылгач, «күкләр ачылган» иде (Маттай 3:16). Шуңа күрә ул күктә өйрәнгәннәрен һәм эшләгәннәрен исенә төшерә ала. Чыннан да, уйлыйсы нәрсәләр бик күп!

Гайсә чүлдә 40 көн, 40 төн үткәрә һәм бернәрсә дә ашамый. Аннары бик ачыккан Гайсә янына Иблис килеп, аны вәсвәсәли башлый. «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, бу ташларга икмәккә әйләнергә куш»,— дип әйтә ул (Маттай 4:3). Ләкин Гайсә үзенең могҗизалы көчен үз теләкләрен канәгатьләндерер өчен куллану дөрес түгел икәнен белә. Шуңа күрә ул бу тәкъдимне кире кагып, вәсвәсәгә бирелми.

Ләкин Иблис чигенми. Ул башка алым кулланып карый. Ул Гайсәне гыйбадәтханә стенасыннан аска ташланырга котырта. Әмма Гайсәнең андый театраль тамаша күрсәтәсе килми. Гайсә, Язмалардан өземтә китереп, Аллаһыны шулай итеп сынау дөрес булмаганын күрсәтә.

Аннары, Гайсәне өченче тапкыр вәсвәсәләгәндә, Иблис аңа «дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен күрсәтеп», болай ди: «Әгәр дә тезләнеп миңа бер табынсаң, боларның барысын да сиңа бирермен». Гайсә кискен рәвештә: «Кит, Шайтан!» — диеп, кабат тәкъдимне кире кага (Маттай 4:8—10). Гайсә Йәһвәгә генә изге хезмәт башкарырга кирәк икәнен белә һәм вәсвәсәгә бирелми. Аның Аллаһыга тугры булып каласы килә.

Бу вәсвәсәләү очракларыннан һәм Гайсәнең үзен ничек тотканыннан күп нәрсәгә өйрәнеп була. Кайберәүләр Иблис — кешедәге явызлык дип уйласа да, бу вәсвәсәләрнең реаль булуы аның күзгә күренмәс реаль шәхес икәнен күрсәтә. Бу хәбәр шулай ук дөньядагы бар хөкүмәтләр Иблиснеке икәнен һәм алар аның хакимлегендә икәнен ачыклый. Алар Иблиснеке булмаса, аның аларны тәкъдим итүе Мәсих өчен вәсвәсә булыр идеме?

Өстәвенә, Иблис Гайсәне бер табынуы өчен генә бүләкләргә, хәтта аңа дөньяның бар патшалыкларын бирергә әзер булганын әйткән. Иблис безне дә байлык, хакимлек я дәрәҗә алу мөмкинлекләре белән кызыктырып, шул ук рәвешчә вәсвәсәләргә мөмкин. Әмма вәсвәсә нинди генә булмасын, Аллаһыга тугры булып калып, Гайсәнең үрнәгенә иярү бик акыллы булыр. Ләкин исегездәдер, Шайтан Гайсә яныннан китеп, «башка бер уңайлы вакыт көтә башлаган» (Лүк 4:13). Безнең очракта да шулай булырга мөмкин, шуңа күрә безгә уяу булырга кирәк.