ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Гайсә Кәпернаумда күп могҗизалар кыла
МАТТАЙ 8:14—17 МАРК 1:21—34 ЛҮК 4:31—41
-
ГАЙСӘ БЕР ҖЕННЕ КУЫП ЧЫГАРА
-
ПЕТЕРНЕҢ КАЕНАНАСЫ САВЫГА
Гайсә үзенең дүрт шәкертен — Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъяны — кеше тотучылар булырга чакырган иде. Хәзер алар Шимбә көнне бергәләп Капернаумдагы синагогага бара. Анда Гайсә өйрәтә башлый, һәм кешеләр кабат аның өйрәтүенә хәйран кала. Ул аларны канунчылар кебек түгел, ә хакимлеккә ия булган зат кебек өйрәтә.
Шул Шимбә көнне синагогада җенле бер кеше була. Ул синагогада каты тавыш белән: «Насаралы Гайсә, сиңа бездән нәрсә кирәк? — дип кычкыра башлый.— Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин синең кем икәнеңне бик яхшы беләм. Син — Аллаһының Изгесе!» Бу кешене үз хакимлегендә тоткан җенне шелтәләп, Гайсә аңа: «Дәшмә, чык аңардан!» — дип куша (Марк 1:24, 25).
Шунда шул кешене көзән җыера, җен аны җиргә ега һәм каты тавыш белән кычкыра, ләкин аңа «зыян китермичә» аңардан чыга (Лүк 4:35). Синагогада шул кеше янында булган халык шакката! «Нәрсә бу? [...] Ул хәтта җеннәргә боера, һәм алар аңа буйсына» — дип әйтә алар (Марк 1:27). Әлбәттә, бу гаҗәеп вакыйга турында хәбәр бөтен Гәлиләягә тарала.
Синагогадан чыккач, Гайсә һәм аның шәкертләре Шимун Петер йортына бара. Анда Петернең каенанасы авырудан кызышып ята, һәм Гайсәдән аңа ярдәм итүен сорыйлар. Гайсә аның янына килә дә, кулыннан тотып, аны торгыза. Ул шунда ук савыга һәм Гайсә белән аның шәкертләренә хезмәт күрсәтә башлый, бәлки, аларга ризык әзерлидер.
Кояш баеп барганда, бөтен тирә-яктан кешеләр Петер йорты янына авыруларны китерә башлый. Тиздән ишек төбенә бөтен шәһәр халкы җыелган кебек тоела. Алар ни өчен килгән? Аларның савыгасы килә. Әйе, «бар кеше төрле авырулардан газап чигүче якыннарын Гайсә янына алып килә. Ул аларның һәрберсе өстенә кулларын куеп, аларны савыктыра башлый» (Лүк 4:40). Чирләре нинди генә булмасын, пәйгамбәрлектә алдан әйтелгәнчә, Гайсә барысын савыктыра (Ишагыя 53:4). Ул хәтта кешеләрдән җеннәрне дә куып чыгара. Җеннәр: «Син Аллаһы Улы»,— дип кычкыра-кычкыра чыга (Лүк 4:41). Ләкин Гайсә аларны шелтәли һәм аларга сөйләргә рөхсәт итми. Алар Гайсәнең Мәсих булуын белә, әмма Гайсә кешеләрдә җеннәр — Аллаһы хезмәтчеләре дигән фикер тууын теләми.