Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Махаулы кешене кызганып савыктыру

Махаулы кешене кызганып савыктыру

МАТТАЙ 8:1—4 МАРК 1:40—45 ЛҮК 5:12—16

  • ГАЙСӘ МАХАУЛЫ КЕШЕНЕ САВЫКТЫРА

Гайсә үзенең дүрт шәкерте белән «бөтен Гәлиләя буйлап синагогаларда» вәгазьләгәндә, аның искиткеч гамәлләре турындагы хәбәр бөтен әйләнә-тирәгә тарала (Марк 1:39). Бу хакта бер шәһәрдә яшәүче бер махаулы кеше дә ишетә. Табиб Лүк язганча, аның «бөтен тәне махаулы» булган (Лүк 5:12). Көчәя барган бу коточкыч чир әкренләп кеше тәненең төрле әгъзаларын бозып ямьсезли.

Шуңа күрә бу ир бик аяныч хәлдә, һәм ул башкалардан аерым яшәргә тиеш. Өстәвенә, аңа, якында кешеләр булганда, үзенә якынлашмасыннар һәм махау йоктырмасыннар өчен: «Нәҗес, нәҗес!» — дип кычкырырга кирәк (Левилеләр 13:45, 46). Әмма бу махаулы хәзер нәрсә эшли? Ул Гайсә янына килә һәм сәҗдә кылып: «Әфәнде, әгәр теләсәң, син мине тазарта аласың»,— дип ялвара (Маттай 8:2).

Нинди нык иман ул кешедә! Нинди аяныч хәлгә китергән аны бу авыруы! Гайсә нәрсә эшләр? Ә син нәрсә эшләр идең? Бик кызганып, Гайсә кулын суза һәм хәтта аңа кагылып: «Телим! Тазарын»,— дип әйтә (Маттай 8:3). Моңа ышану бик авырдыр, әмма аның махавы шунда ук юкка чыга.

Син андый кызганучан һәм шундый көчкә ия кешенең үзеңнең патшаң булуын теләр идеңме? Гайсәнең бу махаулы кеше белән үзен шулай тотуы безне, ул бөтен җир өстеннән патша булып идарә иткәндә, Изге Язмалардагы мондый пәйгамбәрлекнең үтәләчәгенә ышандыра: «Мескен һәм ярлы кешене ул кызганыр, ярлыларның җаннарын коткарыр» (Зәбур 72:13). Әйе, ул вакытта Гайсә үзенең көчле теләген — бар газапланган кешеләргә ярдәм итү теләген үтәячәк.

Исегездәдер, Гайсә әле махаулыны савыктырганчы да халык аның хезмәте аркасында шау-шу килә иде. Хәзер алар аның шул могҗизасы турында да ишетәчәк. Әмма Гайсә кешеләрнең үз иманнарын ишеткән хәбәрләргә генә нигезләүләрен теләми. Ул үзе турындагы «ул... урамда үз тавышын ишетерлек итмәс», ягъни үзен данламас дигән пәйгамбәрлекне белә (Ишагыя 42:1, 2). Шуңа күрә Гайсә әле генә савыккан махаулы кешегә: «Кара аны, беркемгә дә сөйләмә, ләкин руханига барып күрен һәм Муса кушкан бүләкне китер»,— дип боера (Маттай 8:4).

Ләкин бу кеше шулкадәр бәхетле ки, үзе белән булган могҗиза турында сөйләми булдыра алмый. Ул бөтен җирдә бу турыда сөйли башлый һәм кешеләрнең кызыксынуын тагы да арттыра. Шунлыктан Гайсә ачыктан-ачык бер шәһәргә дә керә алмый һәм берникадәр вакыт беркем дә яшәмәгән аулак урыннарда кала. Шулай да, аны тыңлар өчен һәм үз авыруларыннан савыгыр өчен, кешеләр һәрьяктан аның янына килә.