Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КЫРЫК БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Могҗизалар кемнең көче белән башкарыла?

Могҗизалар кемнең көче белән башкарыла?

МАТТАЙ 12:22—32 МАРК 3:19—30 ЛҮК 8:1—3

  • ГАЙСӘНЕҢ ГӘЛИЛӘЯ БУЙЛАП ИКЕНЧЕ ВӘГАЗЬ СӘЯХӘТЕ

  • ҖЕННӘРНЕ КУЫП ЧЫГАРУ ҺӘМ КИЧЕРЕЛМӘС ГӨНАҺ КЫЛУДАН КИСӘТҮ

Шимун исемле фарисей йортында кичерү турында өйрәткәннән соң күп тә үтми, Гайсә икенче тапкыр Гәлиләя җирләрендә вәгазьли башлый. Ул инде икенче ел хезмәт итә. Ул берүзе түгел, аның белән 12 рәсүле һәм шулай ук «җеннәрдән арынган һәм чирләрдән савыккан» берничә хатын да бара (Лүк 8:2). Бу хатыннар арасында — Магдалалы Мәрьям, Сусанна һәм Яһнә, аның ире Һируд Антипа патша йортында идарә итүче.

Кешеләр Гайсәне күбрәк белгән саен, аның эшчәнлеге күбрәк бәхәсләр тудыра бара. Бу бер очрактан күренә. Гайсә янына җенле бер кешене китерәләр, ул кеше сукыр һәм телсез. Гайсә аны савыктыргач, ул җен хакимлегеннән азат була, сөйләшә һәм күрә башлый. Халык моңа шакката һәм Гайсә турында: «Бәлки, ул Давыт Улыдыр?» — диешә башлый (Маттай 12:23).

Гайсә тукталган йорт янында шулкадәр күп халык җыела, аның хәтта үз шәкертләре белән ашап алырга да мөмкинлеге юк. Әмма анда Гайсәнең вәгъдә ителгән «Давыт Улы» икәненә ышанмаган кешеләр дә бар. Кайбер канунчылар һәм фарисейлар хәтта Иерусалимнан килгән, ләкин алар Гайсәдән өйрәнергә яисә аңа ярдәм итәргә теләми. «Аның эчендә Билзибул»,— дип әйтә алар халыкка. Димәк, аларның сүзләре буенча, ул «җеннәр башлыгы» белән бердәмлектә (Марк 3:22). Гайсә аркасында шау-шу күтәрелгәнен ишеткәч, туганнары аны үзләре белән алып китәргә дип килә. Ни өчен?

Чөнки Гайсәнең бертуган энеләре аның Аллаһы Улы булуына әле ышанмый (Яхъя 7:5). Һәм шулай ук шау-шуларга сәбәпче булган Гайсә аларның үзләре белән Насарада үскән Гайсәгә бер дә охшаш түгел. Алар, Гайсәнең акылына зарар килгән дигән нәтиҗәгә килеп: «Ул акылдан язган»,— дип әйтә (Марк 3:21).

Әмма моңа дәлил бармы? Гайсә әле генә җенле кешене савыктырган, һәм тегесе хәзер күрә һәм сөйләшә ала. Беркем дә моны кире кага алмый. Шуңа күрә канунчылар һәм фарисейлар, халыкның Гайсәгә ышанычын какшатыр өчен, аңа ялган гаеп ташлый. Алар: «Ул җеннәрне җеннәр башлыгы Билзибул ярдәме белән куып чыгара булса кирәк»,— ди (Маттай 12:24).

Гайсә канунчылар белән фарисейларның уйларын белә, шуңа күрә ул болай ди: «Халкы үз-үзенә каршы сугышкан һәркайсы патшалык тар-мар ителер, һәм кешеләре бер-берсенә каршы сугышкан һәр шәһәр я гаилә таркалыр. Шулай ук Шайтан Шайтанны куып чыгара икән, димәк, ул үз-үзенә каршы сугыша, һәм аның патшалыгы тар-мар ителәчәк» (Маттай 12:25, 26).

Нинди эзлекле фикер йөртү! Фарисейлар кайбер яһүдләрнең җеннәрне куып чыгарганнарын белә (Рәсүлләр 19:13). Шунлыктан Гайсә алардан болай дип сорый: «Мин җеннәрне Билзибул ярдәме белән куып чыгарам икән, алайса, сезнең шәкертләрегез аларны кемнең ярдәме белән куып чыгара?» Башкача әйткәндә, Гайсәгә ташлаган гаепләрен аларга карата да кулланып була. Аннары Гайсә фикерен болай дип дәвам итә: «Ә инде мин җеннәрне Аллаһы рухы белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килгән, ә сез аны күрми калгансыз» (Маттай 12:27, 28).

Гайсәнең җеннәрне куып чыгаруы аның Шайтан өстеннән хакимлеге бар икәнен дәлилли. Ул моны мондый мисал китереп сурәтли: «Кем дә булса көчленең өенә кереп, аны башта бәйләп куймаса, малын талап чыга алырмы? Ул аны бәйләп куйгач кына, өен талап чыга алыр. Минем якта тормаучы миңа каршы тора, минем белән җыймаучы — тарката» (Маттай 12:29, 30). Канунчылар һәм фарисейлар ачыктан-ачык Гайсәгә каршы тора һәм шулай итеп Шайтанның вәкилләре булганнарын күрсәтә. Алар «тарката», ягъни Йәһвә ярдәме белән эш иткән Аллаһы Улыннан кешеләрне читләштерә.

Гайсә Шайтанга иярүче бу каршы килүчеләрне болай дип кисәтә: «Кеше нинди генә гөнаһ кылса да һәм нинди генә көфер сүз әйтсә дә, барысы кичерелер. Әмма изге рухка каршы көфер сүз әйтүче һичкайчан кичерелмәс, ул мәңгелек гөнаһта гаепле булыр» (Марк 3:28, 29). Гайсә җеннәрне Аллаһының рухы белән куып чыгара, ә алар Гайсә моны Шайтан көче ярдәмендә эшли дип әйтә. Гайсәгә каршы торучыларны нәрсә көткәнен күз алдыгызга китереп карагыз!