Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КЫРЫК СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсәне хәтта Насарада кире кагалар

Гайсәне хәтта Насарада кире кагалар

МАТТАЙ 9:27—34; 13:54—58 МАРК 6:1—6

  • ГАЙСӘ СУКЫРЛАРНЫ ҺӘМ ТЕЛСЕЗНЕ САВЫКТЫРА

  • НАСАРА ХАЛКЫ АНЫ КИРЕ КАГА

Гайсә бу көнне байтак эшләр башкарган: Декаполис өлкәсеннән кайтканнан соң, кан китүдән җәфаланган хатынны савыктырган һәм Яһирнең кызын үледән терелткән. Ләкин көн моның белән генә тәмамланмый. Гайсә Яһир өеннән чыккач, аңа ике сукыр кеше иярә һәм: «Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул»,— дип кычкырып бара (Маттай 9:27).

Гайсәне «Давыт Улы» дип атап, бу ир кешеләр Гайсәнең Давыт тәхетенең варисы, димәк, вәгъдә ителгән Мәсих булуына ышанганнарын күрсәтә. Әмма Гайсә аларның ярдәм сорап кычкырганнарын ишетмәмешкә салына, бәлки, аның алар үз дигәнендә торырмы икәнен беләсе киләдер. Ләкин алар бирешергә уйламый да. Гайсә өйгә кергәч, алар да аның артыннан керә. «Минем ярдәм итә алуыма ышанасызмы?» — дип сорый Гайсә алардан. «Әйе, Хуҗабыз»,— дип әйтә алар икеләнмичә. Шунда Гайсә аларның күзләренә кагылып: «Сезгә иманыгызга карап бирелсен»,— ди (Маттай 9:28, 29).

Кинәт алар күрә башлый! Элек башкаларга кушканча, Гайсә аларга да үзләренең ничек савыкканнары турында сөйләмәскә куша. Ләкин алар шатлыкларыннан аның хакында бөтен тирә-якта сөйләп йөри.

Бу кешеләр киткәч, Гайсә янына җенле кешене китерәләр; эчендәге җен аны телсез иткән. Гайсә җенне куып чыгара, һәм бу кеше шунда ук сөйләшә башлый. Халык бу могҗизаларга таң кала һәм: «Исраилдә беркайчан да мондый хәлне күргәнебез булмады»,— дип әйтә. Анда фарисейлар да бар. Алар Гайсә кылган могҗизаларны кире кага алмый, шуңа күрә кабаттан Гайсәне могҗизалары Аллаһыдан түгел дип гаепли. «Ул җеннәрне җеннәр башлыгы ярдәме белән куып чыгара»,— диләр алар (Маттай 9:33, 34).

Бу вакыйгалардан соң күп тә үтми, Гайсә, бу юлы шәкертләр белән бергә, үзенең үскән шәһәре Насарага кайта. Якынча бер ел элек ул андагы синагогада кешеләрне өйрәткән иде. Башта алар аның өйрәтүенә таң калган булсалар да, соңрак аның сүзләренә гарьләнеп, аны үтерергә җыенганнар иде. Хәзер Гайсә үзенең элекке күршеләренә тагын бер тапкыр ярдәм итеп карый.

Шимбә көнне ул синагогага барып, кешеләрне өйрәтә. Күпләр: «Бу зирәклекне ул кайдан алган һәм кем аңа бу кодрәтле эшләрне башкарырга сәләт биргән?» — дип гаҗәпләнә. Алар болай ди: «Ул балта остасының улы түгелме соң? Аның анасы Мәрьям, ә энеләре Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд түгелме соң? Аның сеңелләре дә монда яши түгелме? Алайса, барлык бу сәләтләргә ул ничек ия булган?» (Маттай 13:54—56).

Халык Гайсәне гади генә бер кеше дип саный: ул аларның күз алдында үскән, ничек инде ул Мәсих була алсын? Шуңа күрә бар дәлилләргә — аның бөек зирәклегенә һәм кылган могҗизаларына — карамастан, алар аны кире кага. Хәтта туганнары да, аны якыннан белгәнгә күрә, аңа иман итәргә теләми. Шуңа күрә Гайсә болай ди: «Пәйгамбәрне бар җирдә дә ихтирам итәләр, аңа тик үз туган җирендә һәм үз өендә генә ихтирам юк» (Маттай 13:57).

Әйе, Гайсә аларның ышанмаганнарына гаҗәпләнә. Шуңа күрә ул анда «бернинди дә кодрәтле эш башкармый, нибары берничә авыру кешене генә өсләренә кулларын куеп савыктыра» (Марк 6:5, 6).