Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә тол хатынның улын терелтә

Гайсә тол хатынның улын терелтә

ЛҮК 7:11—17

  • НАИН ЯНЫНДАГЫ ТЕРЕЛТЕЛҮ

Йөзбашының хезмәтчесен савыктырганнан соң күп тә үтми, Гайсә Кәпернаумнан көньяк-көнбатышка таба 30 километрдан артык ераклыкта урнашкан Наин шәһәренә китә. Аның белән бергә шәкертләре һәм күп халык бара. Алар Наин шәһәренә якынлашканда, көн инде, күрәсең, кичкә авышып барадыр. Шунда алар шәһәрдән чыккан яһүдләр төркемен күрә. Бер яшь кеше үлгән икән, һәм алар аны күмәргә бара.

Алар арасында иң кайгырганы — үлгән егетнең анасы. Ул — тол хатын, һәм хәзер аның бердәнбер баласы үлгән. Ире үлгәч, аның белән әле яраткан улы калган булган. Әнисе аны шулкадәр яраткандыр, чөнки киләчәккә бөтен өмете һәм ышанычы улы белән бәйле булган. Ләкин хәзер ул да вафат. Кем хәзер аңа иптәш булыр һәм аның турында кайгыртыр?

Кайгыга баткан һәм аяныч хәлдәге бу хатынны күргәч, Гайсәнең күңеле тирән кызгану хисе белән тула. Шуңа күрә ул йомшак кына, ләкин нык ышаныч белән аңа: «Елама»,— дип әйтә. Ул гына да түгел, Гайсә мәетне күтәреп баручылар янына килеп носилкага кагыла (Лүк 7:13, 14). Гайсәнең үз-үзен ничек тотканын күреп, кайгырып барган халык кинәт туктый. Күпләр, аның нәрсә әйтәсе килгән икән дип һәм ул нәрсә эшләргә җыена икән дип, аптырап торадыр.

Ә Гайсә белән йөргән һәм аның могҗизалар кылып күп авыруларны савыктырганын күргән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Аларның, күрәсең, аның үледән берәр кешене терелткәнен беркайчан да күргәне юк. Борынгы заманда үлгән кешеләр терелтелгән булса да, Гайсә моны эшли алырмы? (1 Патшалар 17:17—23; 2 Патшалар 4:32—37). Гайсә: «Егет, сиңа әйтәм, тор!» — дип әйтә (Лүк 7:14). Һәм шулай була да. Үлгән егет торып утыра һәм сөйләшә башлый! Гайсә аны шаккаткан һәм шатлыгыннан ни эшләргә белмәгән анасына тапшыра. Ул бүтән берүзе түгел.

Егетнең үледән терелгәнен күргәч, халык Яшәү Бирүче Йәһвәне данлый. Кайберәүләр: «Безнең арадан бөек пәйгамбәр чыкты»,— дип әйтә. Башкалары Гайсә кылган могҗизаның әһәмиятен аңлап: «Аллаһы үз халкына игътибар итте»,— ди (Лүк 7:16). Бу гаҗәеп могҗиза турындагы хәбәр бик тиз тирә-якларга тарала һәм, күрәсең, Гайсәнең туган шәһәренә — якынча 10 километр ераклыкта урнашкан Насарага ирешә. Бу хакта хәтта көньякта, Яһүдиядә ишетәләр.

Чумдыручы Яхъя һаман да төрмәдә, һәм ул Гайсәнең башкарган эшләре белән бик кызыксына. Яхъяның шәкертләре аңа Гайсә кылган могҗизалар турында сөйли. Яхъя моны ничек кабул итә?