Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә — «тормыш икмәге»

Гайсә — «тормыш икмәге»

ЯХЪЯ 6:25—48

  • ГАЙСӘ — «КҮКТӘН ИҢГӘН ИКМӘК»

Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш ягында Гайсә могҗиза кылып меңләгән кешене туендырган һәм аннары үзен патша итеп куярга теләгән халыктан качкан. Шул төнне ул давыллы диңгез өстеннән барган һәм Петерне коткарган, чөнки тегесе су өстеннән барганда, иманы какшап, бата башлаган. Аннары ул җилне тыйган һәм шулай итеп, күрәсең, шәкертләрен һәлакәттән саклаган.

Хәзер Гайсә кабат диңгезнең көнбатыш ярында, Кәпернаум тирәсендә. Могҗизалы рәвештә тукландырылган халык, аны табып: «Син монда кайчан килдең?» — дип сорый. Гайсә аларны шелтәли һәм үзен тагын ашарга өметләнгәнгә генә эзләүләре турында әйтә. Ул аларны «бозыла торган ризык хакына түгел, ә мәңгелек тормыш бирүче бозылмый торган ризык хакына эшләгез» дип өнди. Шуңа күрә кешеләр: «Аллаһы хуплаган эшләрне башкарыр өчен, безгә нәрсә эшләргә?» — дип сорый (Яхъя 6:25—28).

Алар Канунда язылган эшләр турында уйлый торгандыр, әмма Гайсә иң мөһим эшне күздә тота. «[Аллаһы] җибәргән затка иман итегез, шул — Аллаһы хуплаган эш»,— дип әйтә ул. Әмма кешеләр, Гайсәнең кылган бөтен эшләренә карамастан, аңа иман итми. Аңа ышана башлар өчен, алар үзләренә билге күрсәтүен таләп итә. «Нәрсә эшләрсең? — дип сорый алар.— Ата-бабаларыбыз чүлдә ма́нна ашаганнар, язылган бит: „Ул аларга ашар өчен күктән икмәк бирде“» (Яхъя 6:29—31; Зәбур 78:24).

Билге турындагы үтенечләренә җавап итеп, Гайсә аларның игътибарын могҗизаларның чын Чыганагына юнәлтә: «Сезгә икмәкне күктән Муса бирмәде, сезгә хак икмәкне күктән Атам бирә. Аллаһы икмәге — ул күктән иңеп, дөньяга тормыш бирүче зат». Аның тел төбен аңламыйча, алар: «Әфәнде, безгә ул икмәкне һәрвакыт биреп тор»,— диләр (Яхъя 6:32—34). Гайсә нинди «икмәкне» күздә тота соң?

«Мин — тормыш икмәге,— дип аңлата ул.— Минем янга килүче һичкайчан ачыкмас, миңа иман итүче һичкайчан сусамас. Ләкин мин сезгә инде әйткәнчә, сез мине күрдегез, әмма миңа ышанмыйсыз. ...Мин үз ихтыярымны түгел, ә мине җибәрүченең ихтыярын үтәр өчен күктән иңдем. Ә мине җибәрүченең ихтыяры буенча, мин аның биргәннәренең берсен дә югалтмыйча, аларны соңгы көндә үледән терелтергә тиеш. Чөнки Атамның ихтыяры буенча, Улын танучы һәм аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормышка ия булачак» (Яхъя 6:35—40).

Аның сүзләре яһүдләрнең ачуын чыгара, һәм алар аңардан зарлана башлый. Ничек инде ул үзен «күктән иңгән икмәк» дип атый ала? (Яхъя 6:41). Ул алар өчен Гәлиләя шәһәре Насарадан булган гади кешеләрнең улы гына. Кешеләр болай ди: «Әллә ул Йосыф улы Гайсә түгелме? Без бит аның атасын да, анасын да беләбез» (Яхъя 6:42).

«Зарланмагыз, җитәр,— дип җавап бирә Гайсә.— Мине җибәргән Атам миңа җәлеп итмәсә, яныма беркем дә килә алмый. Мин шул кешене соңгы көндә терелтеп торгызачакмын. Пәйгамбәрләрнең язмаларында: „Аларның барысын да Йәһвә өйрәтер“,— дип язылган. Атаны тыңлаучы һәм аңардан өйрәнүче һәркем минем янга килә. Әлбәттә, Аллаһыдан килүче заттан башка Атаны һичбер кеше дә күрмәгән. Мин генә аны күрдем. Сезгә хак сүз әйтәм: һәр ышанучы мәңгелек тормышка ия» (Яхъя 6:43—47; Ишагыя 54:13).

Элегрәк Никәдим белән сөйләшкәндә, Гайсә мәңгелек тормышның Адәм Улына иман итүгә бәйле икәнен күрсәтеп, болай дигән: «[Аллаһының бердәнбер] Улына иман итүче беркем һәлак булмас... ә мәңгелек тормыш алыр» (Яхъя 3:15, 16). Хәзер исә Гайсә, күбрәк кешегә мөрәҗәгать итеп, аларның мәңгелек тормыш алуларында үзенең роле турында әйтә. Бернинди манна да, Гәлиләядә пешерелгән икмәк тә мәңгелек тормышны бирә алмый. Мәңгелек тормышка ничек ирешеп була соң? Гайсә кабат: «Мин — тормыш икмәге»,— дип әйтә (Яхъя 6:48).

Күктән иңгән икмәк турындагы сөйләшү дәвам итә, һәм Гайсә Кәпернаумдагы синагогада өйрәткәндә, сөйләшү үзенең югары ноктасына җитә.