Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсәнең сүзләре күпләрне шаккатыра

Гайсәнең сүзләре күпләрне шаккатыра

ЯХЪЯ 6:48—71

  • ГАЙСӘНЕҢ ТӘНЕН АШАУ ҺӘМ КАНЫН ЭЧҮ

  • КҮПЛӘР АБЫНА ҺӘМ БҮТӘН АҢА ИЯРМИ

Гайсә Кәпернаумдагы синагогада кешеләрне үзенең күктән иңгән хак икмәк булуына өйрәтә. Моны ул, күрәсең, Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш ярыннан әйләнеп килгән кешеләргә әйткән сүзләренә өстәп әйтә. Ул аларны могҗиза кылып, икмәк һәм балык белән ашаткан иде.

Гайсә бу сөйләшүне дәвам итеп: «Ата-бабаларыгыз чүлдә ма́нна ашасалар да, үлделәр»,— дип әйтә. Үзе турында исә ул болай ди: «Мин — күктән иңгән тере икмәк. Шул икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк. Шул икмәк — ул минем тәнем. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәчәкмен» (Яхъя 6:48—51).

Б. э. 30 елының язында Гайсә Никәдимгә, Аллаһы дөньяны шулкадәр нык ярата ки, хәтта үз Улын Коткаручы итеп җибәргән, дигән. Хәзер Гайсә үзенең тәнен ашарга, ягъни үзе китерәчәк корбанга иман итәргә кирәклегенә басым ясый. Шулай итеп һәр кеше мәңгелек тормыш ала алыр.

Әмма кешеләр: «Ничек инде бу кеше үз тәнен безгә ашарга бирер?» — дип каршы төшә (Яхъя 6:52). Гайсә үз сүзләрен туры мәгънәдә түгел, ә символик мәгънәдә әйтә һәм аларның моны аңлауларын тели. Бу аның киләсе сүзләреннән күренә.

Ул болай ди: «Адәм Улының тәнен ашамасагыз һәм аның канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак. Тәнемне ашаучы һәм канымны эчүче мәңгелек тормышка ия. [...] Чөнки минем тәнем — чын ризык, минем каным — чын эчемлек. Тәнемне ашаучы һәм канымны эчүче минем белән бердәмлектә кала» (Яхъя 6:53—56).

Уйлап кына карагыз, яһүдләр өчен бу никадәр җирәнгеч булып яңгырыйдыр! Гайсә каннибаллыкка һәм Аллаһының канга кагылышлы канунын бозуга өнди дип уйлыйдыр алар (Яратылыш 9:4; Левилеләр 17:10, 11). Ләкин Гайсә туры мәгънәдә тәнне ашарга я канны эчәргә тәкъдим итми. Ул һәрбер кешенең, мәңгелек тормышка ирешер өчен, үзе китерәчәк корбанга иман итәргә тиешлегенә басым ясый; тиздән ул бу корбанны үзенең камил кеше тәнен биреп һәм канын түгеп китерәчәк. Шулай да хәтта Гайсәнең күп кенә шәкертләре дә бу тәгълиматны аңламый. Кайберәүләр: «Бу сүзләр коточкыч, кем аларны тыңлый алсын?» — дип әйтә (Яхъя 6:60).

Кайбер шәкертләренең ризасызлык белдергәнен белгәнгә, Гайсә: «Әллә бу сезнең өчен абыну ташы булдымы? — дип сорый.— Ә Адәм Улының элеккеге урынына күтәрелүен күрсәгез, нишләрсез? [...] Мин сезгә сөйләгән сүзләр — рух һәм тормыш. Әмма арагызда ышанмаучылар да бар». Шунда күп шәкертләр китеп бара һәм бүтән аңа иярми (Яхъя 6:61—64).

Гайсә 12 рәсүленә борылып: «Сезнең дә китәсегез килмиме?» — дип сорый. Петер аңа болай ди: «Хуҗам, без кемгә барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре синдә бит. Син — Аллаһының Изгесе, без моңа ышанабыз һәм моны беләбез» (Яхъя 6:67—69). Нинди тугрылык! Ә, бәлки, шул вакытта Петер һәм башка рәсүлләр Гайсәнең сүзләрен тулысынча аңламагандыр да.

Гайсә, Петернең җавабы белән канәгатьләнеп калса да, болай ди: «Мин уникегезне дә сайлап алдым, әмма берегез — яла ягучы» (Яхъя 6:70). Ул Яһүд Искариотны күздә тота. Бәлки, Гайсә Яһүднең дөрес юлдан тайпыла башлаганын нәкъ шул вакытта күреп аладыр.

Шулай да Петер белән башка рәсүлләрнең үзе артыннан барудан һәм үзе башкарган коткару эшендә катнашудан баш тартмаганнары Гайсәне, һичшиксез, шатландырадыр.