Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ ИКЕНЧЕ БҮЛКЕ

Шимбә көнне нәрсә эшләү рөхсәт ителә?

Шимбә көнне нәрсә эшләү рөхсәт ителә?

МАТТАЙ 12:9—14 МАРК 3:1—6 ЛҮК 6:6—11

  • ГАЙСӘ ШИМБӘ КӨННЕ БЕР КЕШЕНЕҢ КУЛЫН САВЫКТЫРА

Икенче бер Шимбә көнне Гайсә, күрәсең, Гәлиләядә бер синагогага бара. Анда уң кулы корышкан бер кеше була (Лүк 6:6). Канунчылар һәм фарисейлар Гайсәне игътибар белән күзәтеп тора. Ни өчен? Алар Гайсәдән: «Шимбә көнне савыктырырга рөхсәт ителәме?» — дип сорап, үзләренең чын ниятләрен күрсәтә (Маттай 12:10).

Яһүдләрнең дини җитәкчеләре Шимбә көнне кеше тормышына куркыныч янаса гына, аны дәвалау законлы дип саный. Аларның өйрәтүе буенча, мәсәлән, Шимбә көнне тайган сөякне үз урынына утыртырга я сеңере тартылган урынны бәйләргә ярамый, чөнки андый очракларда кеше тормышына куркыныч янамый. Аңлашыла, канунчылар һәм фарисейлар кулы корышкан теге кешенең газаплануына чын күңелдән борчылганга түгел, ә Гайсәне гаепләргә сәбәп табар өчен аңа сорау бирә.

Әмма Гайсә аларның мәкерле уйларын белә. Ул аларның нинди эшләр башкару Шимбә канунын боза икәне турындагы карашлары дөрес булмаганын һәм Язмаларга каршы килгәнен аңлый (Чыгыш 20:8—10). Аны игелекле эшләр башкаруы өчен инде урынсыз тәнкыйтьләгәннәр иде. Хәзер Гайсә кулы корышкан кешегә: «Тор да уртага чыгып бас»,— диеп, алар белән каршылыкка китерәчәк шарт тудыра (Марк 3:3).

Гайсә, канунчылар белән фарисейларга борылып, алардан: «Берәрегезнең бердәнбер сарыгы Шимбә көнне чокырга төшсә, сез аны чыгармас идегезме әллә?» — дип сорый (Маттай 12:11). Сарык акча тора, шуңа күрә алар аны чокырда икенче көнгә кадәр калдырмас иде, чөнки аның үлүе һәм, нәтиҗәдә, аларның зыян күрүе бар. Өстәвенә, Язмаларда: «Тәкъва кеше мал-туары турында кайгыртып яши»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 12:10).

Фикерен дәвам итеп, Гайсә нәтиҗә ясый: «Кеше исә сарыктан күпкә кадерлерәк! Шулай булгач, Шимбә көнне яхшылык эшләү рөхсәт ителә» (Маттай 12:12). Димәк, Гайсә кешене савыктырып Шимбә көнен бозмас. Дин җитәкчеләре акылга ятышлы һәм кызгану чагылган мондый фикергә каршы сүз әйтә алмый. Алар дәшми генә утырып тора.

Гайсә аларның дөрес булмаган фикер йөртүенә көенеп, аларны ачу белән күздән кичереп чыга. Аннары ул теге кешегә: «Кулыңны суз»,— ди (Маттай 12:13). Ул кулын суза, һәм кулы сәламәтләнә. Бу кеше моңа сөенә, ләкин Гайсәне гаепләргә тырышкан кешеләргә бу ничек тәэсир итә?

Бу кешенең кулы сәламәтләнгәненә шатланасы урынына, фарисейлар чыгып китә һәм шунда ук «Һируд тарафдарлары белән Гайсәне үтерү турында киңәш кора башлый» (Марк 3:6). Сәяси бу төркемгә, күрәсең, саддукейлар дип аталган дини төркемнең әгъзалары да керә. Гадәттә, саддукейлар һәм фарисейлар бер-берсенә каршы тора, ләкин хәзер алар, Гайсәгә каршылык күрсәтер өчен, берләшә.