Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә җенле егетне савыктыра

Гайсә җенле егетне савыктыра

МАТТАЙ 17:14—20 МАРК 9:14—29 ЛҮК 9:37—43

  • ҖЕНЛЕ ЕГЕТНЕ САВЫКТЫРУ ӨЧЕН КӨЧЛЕ ИМАН КИРӘК

Таудан төшкәндә Гайсә, Петер, Ягъкуб һәм Яхъя зур халык төркемен күрә. Нәрсәдер булган сыман. Канунчылар аның шәкертләрен уратып алган һәм алар белән бәхәсләшеп тора. Гайсәне күргәч, халык шатлана һәм, аны сәламләр өчен, аңа таба йөгерә. «Алар белән нәрсә турында бәхәсләшәсез?» — дип сорый Гайсә (Марк 9:16).

Халык арасыннан бер ир кеше, Гайсә алдында тез чүгеп, болай дип аңлата: «Остаз, мин синең яныңа үз улымны китергән идем, чөнки аның эчендә аны телсез итүче рух бар. Ул улымны кайда эләктерсә, шунда җиргә ега, һәм улым авызыннан күбекләр чыгара, тешләрен шыгырдата һәм көчсез кала. Мин шәкертләреңнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем дә, алар булдыра алмады» (Марк 9:17, 18).

Шәкертләрнең егетне савыктыра алмаганын күреп, канунчылар, күрәсең, аларны тәнкыйтьли һәм, бәлки, алардан мыскыллап көлә. Кайгыга баткан ата кешегә җавап бирәсе урынына, Гайсә халыкка болай ди: «И имансыз һәм бозык буын, иманыгыз үссен өчен миңа сезнең белән тагын күпме булырга? Миңа сезне күпме түзеп торырга?» Әлбәттә, бу көчле сүзләр аның шәкертләренә тынгы бирмәгән канунчыларга кагыла. Гайсә хәсрәткә төшкән әтигә таба борылып: «Аны минем янга китерегез»,— ди (Маттай 17:17).

Егет Гайсә янына килгәндә, егетне үз хакимлегендә тоткан җен аны җиргә ега, һәм аны каты итеп көзән җыера башлый. Егет авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәрәргә тотына. «Бу хәл аның белән күптәнме?» — дип сорый Гайсә әтисеннән. «Балачактан бирле. Рух аны үтерергә тырышып, утка да, суга да берничә тапкыр ташлады,— дип әйтә әтисе һәм болай дип үтенә: — Әгәр берәр нәрсә эшли алсаң, кызган безне һәм ярдәм ит» (Марк 9:21, 22).

Егетнең әтисе өметсезлеккә бирелгән, чөнки хәтта Гайсәнең шәкертләре дә аңа ярдәм итә алмаган. Аның өметсез сүзләрен ишетеп, Гайсә: «Ни өчен син: „Әгәр эшли алсаң“,— дисең? Иман итүче бар нәрсәне дә башкара ала»,— дип ышандыра аны. «Иман итәм! — дип шунда ук кычкырып җибәрә малайның әтисе.— Иманым җитмәсә, ярдәм ит!» (Марк 9:23, 24).

Гайсә халыкның үзенә таба йөгергәнен күрә. Барысы да аңа карап тора. Шунда Гайсә җенне шелтәләп: «Телсез һәм чукрак итүче рух, мин сиңа аның эченнән чыгарга һәм башка кермәскә кушам»,— ди. Җен чыкканда, егет кабат кычкырып җибәрә, һәм аны каты көзән җыера. Егет хәрәкәтсез җирдә ята. Моны күргәч, күп кешеләр: «Ул үлде!» — диешә (Марк 9:25, 26). Ләкин Гайсә егетне кулыннан тоткач, тегесе тора һәм «шунда ук савыга» (Маттай 17:18). Кешеләр моңа, һичшиксез, гаҗәпләнәдер.

Элегрәк Гайсә шәкертләрне вәгазьләргә җибәргәндә, алар җеннәрне куып чыгара алган. Шуңа күрә хәзер, өйгә кергәч, алар, Гайсә белән генә калып, аңардан: «Ни өчен без аны куып чыгара алмадык?» — дип сорый. Гайсә: «Андый рухларны дога белән генә куып чыгарып була»,— диеп, моны иманнары аз булганы белән аңлата (Марк 9:28, 29). Бу көчле җенне куып чыгарыр өчен, нык иман һәм Аллаһыга көч сорап дога кылу кирәк булган.

Аннары Гайсә мондый нәтиҗә ясый: «Сезгә хак сүз әйтәм: иманыгыз горчица орлыгы хәтле генә булса да, сез бу тауга: „Моннан тегендә күч“,— диярсез, һәм ул күчәчәк, һәм сезгә мөмкин булмаган һичнәрсә булмаячак» (Маттай 17:20). Нинди көчле була ала иман!

Йәһвәгә хезмәт итүдә алга китешебезгә комачаулаган төрле киртәләр һәм авырлыклар, тау сыман, җиңеп чыга алмаслык булып күренергә мөмкин. Әмма нык иман үстерер өчен тырышлыклар куйсак, без тау сыман шул киртәләр белән авырлыкларны җиңеп чыга алачакбыз.