Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КЫРЫГЫНЧЫ БҮЛЕК

Кичерү турында өйрәтү

Кичерү турында өйрәтү

ЛҮК 7:36—50

  • ГӨНАҺЛЫ БЕР ХАТЫН ГАЙСӘНЕҢ АЯКЛАРЫН ХУШ ИСЛЕ МАЙ БЕЛӘН МАЙЛЫЙ

  • БУРЫЧЛЫ КЕШЕ МИСАЛЫ АША КИЧЕРҮ ТУРЫНДА ӨЙРӘТҮ

Кешеләр Гайсәнең сүзләренә һәм эшләренә төрлечә карый. Бу аларның йөрәк торышына бәйле. Моны Гәлиләядәге бер йортта булган хәл ачык итеп күрсәтә. Шимун исемле фарисей Гайсәне кунакка чакыра. Аның, бәлки, шундый гаҗәеп эшләр кылучы кеше белән якыннанрак танышасы киләдер. Гайсә, моны кунакка килгән кешеләргә вәгазьләү мөмкинлеге дип санап, элегрәк салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашап алырга чакыруларны кабул иткән кебек, бу чакыруны да кабул итә.

Әмма Гайсәгә гадәттә кунакларга күрсәтелә торган җылы игътибар күрсәтелми. Палестинадагы тузанлы юлларда йөргән кешеләрнең сандал кигән аяклары кызган һәм тузанланган. Шуңа күрә, кунакчыллык гадәте буенча, кунакларның аякларын салкын су белән юганнар. Ләкин Гайсәнең аякларын юмыйлар. Аны шулай ук, гадәт буенча, үбеп сәламләмиләр. Башка бер гадәт буенча, кунак башына игелек һәм кунакчыллык йөзеннән май сөрткәннәр. Ә Гайсәгә шулай эшләмиләр. Димәк, Гайсәне якты йөз белән каршы алганнар дип әйтеп буламы?

Кунаклар табын артына ашарга утыра. Алар ашап утырган арада, бүлмәгә тын гына чакырылмаган бер хатын керә. Ул шул шәһәрдә «гөнаһ кылучы буларак танылган» булган (Лүк 7:37). Камил булмаган бөтен кешеләр гөнаһ кыла, әмма бу хатын, күрәсең, әхлаксыз тормыш алып бара, ул, бәлки, фахишәдер. Ул, мөгаен, Гайсәнең тәгълиматлары турында, шул исәптән аның «авыр йөк күтәреп йөрүчеләрне» үзе янына җаннарын яңартырга чакырганын ишеткәндер (Маттай 11:28, 29). Күрәсең, Гайсәнең сүзләре һәм эшләре аңа бик нык тәэсир иткән, һәм ул аны үзе эзләп килгән.

Бу хатын Гайсәнең артында аның аяклары янына килеп тезләнә. Аның күз яшьләре Гайсәнең аякларына тама, һәм ул чәчләре белән аларны сөртеп ала. Ул аның аякларын назлап үбә-үбә үзе алып килгән хуш исле май белән майлый. Шимун моны бер дә хупламыйча күзәтә һәм: «Әгәр ул пәйгамбәр булса, үзенә кагылучы хатын-кызның кем һәм нинди икәнлеген белер иде. Ул хатын гөнаһ кылучы бит»,— дип уйлый (Лүк 7:39).

Аның уйларын белеп, Гайсә аңа: «Шимун, сиңа әйтәсе сүзем бар»,— ди. «Әйт, Остаз!» — дип җавап бирә тегесе. Гайсә болай дип дәвам итә: «Ике кешенең әҗәткә биреп торучы берәүгә бурычлары булган: берсенең бурычы 500 динар, ә икенчесенең — 50 динар. Ләкин, аларның түләргә акчалары булмаганлыктан, ул икесен дә чын күңелдән бәхилләгән. Аларның кайсысы аны күбрәк яратыр?» Шимун, бәлки, ваемсыз гына болай ди: «Бурычы күбрәк булганыдыр, дип уйлыйм» (Лүк 7:40—43).

Гайсә аның белән ризалаша. Аннары хатынга карап, ул Шимунга болай ди: «Бу хатынны күрәсеңме? Мин синең өеңә килдем, ә син аякларымны юарга су бирмәдең. Бу хатын исә аякларымны күз яшьләре белән чылатып, чәчләре белән сөртте. Син мине үпмәдең, ә ул, мин монда килгәннән бирле, аякларымны назлап үбә дә үбә. Син башыма май сөртмәдең, ә ул аякларымны хуш исле май белән майлады». Гайсә бу хатынның әхлаксыз тормыш алып барганы өчен эчкерсез тәүбә иткәнен күрә. Шуңа күрә Гайсә үз сүзен болай дип йомгаклый: «Мин сиңа әйтәм, аның гөнаһлары күп булса да, алар кичерелде, шунлыктан аның мәхәббәте зур. Ә аз гөнаһлары кичерелгән кеше аз ярата» (Лүк 7:44—47).

Гайсә әхлаксызлыкны һич тә акламый. Ул җитди гөнаһлар кылган, ләкин аннан соң үкенеп, Мәсих янына ярдәм эзләп килгән кешеләрнең хәленә керә белә. Гайсә бу хатынга: «Синең гөнаһларың кичерелде. [...] Иманың сине коткарды, исән-имин йөр»,— дигәч, ул нинди җиңеллек сизәдер (Лүк 7:48, 50).