Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Юл, хакыйкать һәм тормыш

Юл, хакыйкать һәм тормыш

Сез яхшы хәбәрләр алырга яратасыздыр. Сезнең өчен дә, якыннарыгыз өчен дә бик яхшы хәбәр бар.

Бу яхшы хәбәр Изге Язмаларда китерелә. Изге Язмаларны күп еллар элек галәмне барлыкка китергән Йәһвә Аллаһы яздырткан. Шушы басмада без Изге Язмаларның дүрт китабына игътибар итәрбез. Аларда безнең өчен бик яхшы хәбәр бар. Аллаһы бу китапларны язар өчен Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя исемле кешеләрне кулланган, һәм алар шул кешеләрнең исемнәре белән атала.

Күпләр бу дүрт китапны дүрт Инҗил дип атый. Дүртесендә дә Гайсә турында яхшы хәбәр бәян ителә, ягъни аның аша Аллаһы безне коткара икәне турында һәм Гайсә, Аллаһының күктәге Патшалыгының Патшасы буларак, үзенә иман иткән һәркемгә мәңгелек фатихалар яудырачак икәне турында әйтелә (Марк 10:17, 30; 13:13).

НИ ӨЧЕН ДҮРТ ИНҖИЛ КИРӘК БУЛГАН?

Сез ни өчен Аллаһы Гайсәнең тормышы һәм өйрәтүләре турында дүрт кешене язарга рухландырган икән, дип гаҗәпләнәсездер.

Гайсәнең әйткәннәре һәм эшләгәннәре турында аерым хәбәрләрнең булуы бик яхшы. Мисал өчен, бер күренекле укытучы янында дүрт кешенең басып торуын күз алдыгызга китерегез. Укытучының алдында торган кеше — салым җыючы. Уң ягында торучысы — табиб. Сул ягыннан тыңлап торучысы — балыкчы һәм укытучының иң якын дусты. Артта торганы аларның иң яше. Алар дүртесе дә намуслы кешеләр, аларны төрле нәрсә кызыксындыра, һәм алар төрле нәрсәләргә игътибар итә. Әгәр аларның һәрберсе укытучының сүзләре һәм эшләре турында хәбәр язса, бу дүрт хәбәрдә, мөгаен, төрле нечкәлекләр һәм вакыйгалар сурәтләнгән булыр иде. Бу кешеләрнең вакыйгаларны төрле яктан һәм төрле максат белән сурәтләгәннәрен истә тотып, шушы дүрт хәбәрне карап чыккач, бездә бу укытучының әйткәннәре һәм эшләгәннәре турында тулы мәгълүмат булыр иде. Бу мисалдан күренгәнчә, Бөек Остаз Гайсәнең тормышы турындагы аерым дүрт хәбәрнең булуы чыннан да яхшы.

Мисалны дәвам итик. Салым җыючының яһүдләргә мөрәҗәгать итәсе килә, шуңа күрә ул нәкъ алар өчен файдалы өйрәтүләрне һәм вакыйгаларны сайлап туплый. Табиб авыруларның һәм гарипләрнең савыгуы турында җентекләбрәк яза, шуңа күрә ул салым җыючы язган кайбер нәрсәләрне төшереп калдыра я аларны бүтән тәртиптә яза. Укытучының якын дусты аның хисләрен һәм сыйфатларын ассызыклый. Иң яшь кешенең хәбәре кыскарак һәм җыйнаграк. Шулай да аларның һәрберсенең хәбәре төгәл. Бу мисал Гайсәнең тормышы турындагы дүрт хәбәрнең безгә аның эшләгәннәрен, тәгълиматларын һәм сыйфатларын яхшырак аңларга булышканын яхшы сурәтли.

Кешеләр, мәсәлән, Маттай я Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрне «Маттай Инҗиле» я «Яхъя Инҗиле» дип атарга мөмкин. Бу дөрес түгел дип әйтеп булмый, чөнки аларның һәрберсендә «Гайсә Мәсих... турындагы яхшы хәбәр» бар (Марк 1:1). Әмма, гомумән алганда, Гайсә турында бер генә яхшы хәбәр бар. Без аны дүрт китаптан укый алабыз.

Аллаһы Сүзе буенча күп кенә белгечләр Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя язган хәбәрләрдәге вакыйгаларны һәм фактларны чагыштырып бер-берсенә туры китерергә тырышкан. Б. э. якынча 170 елында Сурия язучысы Татиан да шулай эшләгән булган. Ул бу дүрт китапны Аллаһы тарафыннан рухландырылган, төгәл дип таныган һәм алардан «Диатессарон» дип аталган китапны төзегән. Бу китап — Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында бербөтен эзлекле хәбәр.

«Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш» дигән китап та шул рәвешчә, ләкин төгәлрәк һәм тулырак төзелгән. Моңа ничек ирешеп булды? Без хәзер Гайсәнең күп кенә пәйгамбәрлекләренең ничек үтәлгәннәрен һәм мисалларын яхшырак аңлыйбыз. Моның ярдәмендә ул әйткән һәм эшләгән нәрсәләр, шулай ук вакыйгаларның тәртибе ачыклана. Археологик ачышлар да кайбер нечкәлекләрне һәм язучыларның нинди күзлектән карап язганнарын аныклый. Әлбәттә, беркем дә кайбер вакыйгалар турында, алар нәкъ шул вакытта булды, дип катгый әйтә алмый. Ләкин «Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш» дигән шушы китапта акылга ятышлы һәм эзлекле мәгълүмат китерелә.

ЮЛ, ХАКЫЙКАТЬ ҺӘМ ТОРМЫШ

Бу китапны укыганда үзегез өчен һәм якыннарыгыз өчен язылган төп хәбәрне истә тотарга тырышыгыз. Исегездәдер, Гайсә Мәсих үзе рәсүл Томаска болай дигән: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми» (Яхъя 14:6).

«Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш» дигән китап Гайсәнең чыннан да «юл» икәнен аңларга ярдәм итәр. Йәһвә Аллаһыга аның аша гына догада мөрәҗәгать итеп була. Моннан тыш, Гайсә — безнең өчен Аллаһы белән татулашыр өчен юл (Яхъя 16:23; Римлыларга 5:8). Димәк, Гайсә аша гына без Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия була алабыз.

Гайсә — «хакыйкать». Ул хакыйкатьне сөйләгән һәм хакыйкать буенча яшәгән; хакыйкать аның асылы булган дип әйтеп була. Ул күп пәйгамбәрлекләрне үтәгән, шулай итеп «Гайсә аша алар „әйе“ булган» (2 Көринтлеләргә 1:20; Яхъя 1:14). Андый пәйгамбәрлекләр аның Аллаһы ниятенең үтәлешендә төп роль уйнаганын күрергә ярдәм итә (Ачылыш 19:10).

Гайсә — «тормыш». Йолым аша, ягъни үзенең камил тормышын һәм канын биреп, ул безгә «чын тормышка», ягъни «мәңгелек тормышка» ия булырга мөмкинлек биргән (1 Тимутигә 6:12, 19; Эфеслеләргә 1:7; 1 Яхъя 1:7). Шулай ук инде үлгән, ләкин оҗмахта мәңге яшәргә өмет белән терелтеләчәк миллионлаган кеше өчен дә ул «тормыш» булып китәчәк (Яхъя 5:28, 29).

Безнең барыбызга Гайсәнең Аллаһы ниятендәге ролен аңларга һәм кадерләргә кирәк. «Юл, хакыйкать һәм тормыш» булган Гайсә турында күбрәк белү сезгә бик ошар дип өметләнеп калабыз.