Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы Улы — «дөнья өчен яктылык»

Аллаһы Улы — «дөнья өчен яктылык»

ЯХЪЯ 8:12—36

  • ГАЙСӘ УГЫЛНЫҢ КЕМ ИКӘНЕН АҢЛАТА

  • ЯҺҮДЛӘР НИНДИ МӘГЪНӘДӘ КОЛЛАР?

Чатыр кору бәйрәменең соңгы җиденче көне бара. Гайсә гыйбадәтханәнең «иганә савытлары» торган урынында өйрәтә (Яхъя 8:20; Лүк 21:1). Бу урын, күрәсең, Хатын-кызлар ишегалдында урнашкан, анда кешеләр сәдакаларын китерә.

Бәйрәм вакытында төнлә гыйбадәтханәдәге бу урын махсус рәвештә яктыртыла. Монда дүрт зур яктырткыч тора, һәрберсенең май белән тулы дүрт зур савыты бар. Бу яктырткычларның яктылыгы зур мәйданны яктыртып тора. Хәзер Гайсә болай ди: «Мин — дөнья өчен яктылык. Миңа ияреп баручы караңгылыкта йөрмәячәк, аның тормыш бирүче яктылыгы булачак» (Яхъя 8:12). Тыңлаучылары аның бу сүзләрен шул яктырткычлар белән бәйлидер.

Фарисейлар Гайсәгә каршы килеп, болай ди: «Син үзең турында үзең шаһитлек бирәсең. Синең шаһитлегең хак түгел». «Мин үзем турында үзем шаһитлек бирсәм дә, шаһитлегем хак, чөнки кайдан килеп кая баруымны беләм. Ә сез минем кайдан килеп кая баруымны белмисез»,— дип җавап бирә Гайсә. Аннары ул болай дип өсти: «Сезнең Кануныгызда да: „Ике кешенең шаһитлеге хак“,— дип язылган. Мин үзем турында шаһитлек бирәм, мине җибәргән Ата да минем хакта шаһитлек бирә» (Яхъя 8:13—18).

Аның сүзләре белән ризалашмыйча, фарисейлар: «Кайда синең Атаң?» — дип сорый. Гайсә турыдан-туры: «Сез мине дә, Атамны да белмисез. Мине белсәгез, Атамны да белер идегез»,— дип җавап бирә (Яхъя 8:19). Фарисейлар Гайсәне һаман да кулга алырга җыена, ләкин беркем дә аңа кагылмый.

Гайсә элек әйткән сүзләрен кабатлый: «Мин китәм. Сез мине эзләрсез, шулай да гөнаһлы булып үләрсез. Мин барачак урынга килә алмассыз». Тәмам буталып беткән яһүдләр болай дип гаҗәпләнә башлый: «Әллә ул үз-үзен үтерергә җыенамы? „Мин барачак урынга килә алмассыз“,— ди бит». Аның кайдан килгәнен белмәгәнгә, алар Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгәнен аңламый. «Сез түбәннән, мин югарыдан,— дип аңлата Гайсә.— Сез бу дөньяныкы, мин исә бу дөньяныкы түгел» (Яхъя 8:21—23).

Гайсә үзенең җиргә килгәнчегә кадәр күктә яшәгәне һәм шул дини җитәкчеләр көтәргә тиешле Зат, вәгъдә ителгән Мәсих булганы турында әйтә. Әмма алар аңа җирәнеп карап: «Кем соң син?» — дип сорый (Яхъя 8:25).

Үзен кире каккан һәм үзенә каршы торган яһүдләргә Гайсә: «Ник әле мин сезнең белән сөйләшеп торам?» — дип әйтә. Шулай да ул аларның игътибарын Атасына юнәлдерә һәм ни өчен алар Угылны тыңларга тиеш икәнлеген аңлата: «Мине Җибәрүче хак, һәм мин дөньяга аңардан ишеткәнне генә сөйлим» (Яхъя 8:25, 26).

Аннары Гайсә Атасына ышанычын белдерә: «Сез Адәм Улын күтәргәч, шуны белерсез: килергә тиешле зат — мин ул, һәм мин үземнән чыгып һичнәрсә эшләмим, Ата ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим. Мине Җибәрүче минем белән. Ул мине ялгыз калдырмады, чөнки мин һәрвакыт ул хуплаганны эшлим» (Яхъя 8:28, 29). Бу яһүдләрнең исә андый ышанычы юк.

Шулай да кайбер яһүдләр Гайсәгә иман итә, һәм ул аларга болай ди: «Минем сүзләремне тотасыз икән, сез чыннан да минем шәкертләрем, сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:31, 32).

Кайберәүләргә исә ирекле булу турындагы сүзләр сәер булып күренә. «Без Ибраһим нәселеннән,— дип каршы килә алар,— һәм беркайчан да һичкемнең дә колы булмадык. Ни өчен син: „Ирекле булырсыз“,— дисең?» Яһүдләр кайвакыт илбасарлар хакимлеге астында булганнарын белсә дә, алар үзләрен кол дип санамый. Гайсә: «Сезгә хак сүз әйтәм: кем гөнаһ кыла, шул — гөнаһ колы»,— диеп, аларны коллар дип атый (Яхъя 8:33, 34).

Гөнаһ коллары булганнарын танырга теләмичә, яһүдләр үзләрен куркыныч астына куя. «Кол өйдә мәңгегә калмый, угыл анда мәңгегә кала»,— дип аңлата Гайсә (Яхъя 8:35). Колның мираска хокукы юк, һәм аны теләсә кайсы вакытта куып чыгарырга мөмкиннәр. Гаиләдә туган яки уллыкка алынган угыл гына өйдә «мәңгегә», ягъни гомер буена кала.

Шулай итеп, Угыл турындагы хакыйкать — кешеләрне үлемгә алып баручы гөнаһтан мәңгегә ирекле итәчәк хакыйкать ул. «Угыл сезне ирекле итсә,— дип әйтә Гайсә,— сез чыннан да ирекле булырсыз» (Яхъя 8:36).