Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Аларның аталары — Ибраһиммы я Иблисме?

Аларның аталары — Ибраһиммы я Иблисме?

ЯХЪЯ 8:37—59

  • ЯҺҮДЛӘР ИБРАҺИМНЫ ҮЗ АТАЛАРЫ ДИП САНЫЙ

  • ГАЙСӘ ИБРАҺИМ ТУГАНЧЫ БУЛГАН

Иерусалимда Чатыр (ягъни Куыш) кору бәйрәме әле дә бара. Гайсә мөһим хакыйкәтьләрне өйрәтүен дәвам итә. Кайбер яһүдләр аңа әле генә: «Без Ибраһим нәселеннән һәм беркайчан да һичкемнең дә колы булмадык»,— дигән иде. Гайсә аларга: «Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм,— дип җавап бирә,— әмма сез мине үтерергә җыенасыз, чөнки минем сүзләремне кабул итмисез. Мин Атам белән бергә булганда күргәннәремне сөйлим, ә сез үз атагыздан ишеткәнне эшлисез» (Яхъя 8:33, 37, 38).

Гайсә үзенең һәм аларның аталары төрле икәнен ачык итеп күрсәтә. Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгәнен аңламаганга, яһүдләр: «Безнең атабыз — Ибраһим»,— дип кабатлый (Яхъя 8:39; Ишагыя 41:8). Алар Аллаһы дусты Ибраһимның токымнары. Шуңа күрә алар Ибраһимның Аллаһысы — үзләренең Аллаһысы дип уйлый.

Әмма Гайсә: «Ибраһим балалары икәнсез, Ибраһим эшләрен башкарыгыз»,— диеп, аларны шаккатыра. Әйе, чын угыл үз атасына охшарга тырыша. «Ә сез хәзер мине, Аллаһыдан ишеткән хакыйкатьне сөйләгән кешене, үтерергә җыенасыз,— дип дәвам итә Гайсә.— Ибраһим алай эшләмәгән». Аннары Гайсә аптырашта калдыра торган сүзләр әйтә: «Сез үз атагызның эшләрен кыласыз» (Яхъя 8:39—41).

Яһүдләр һаман да Гайсәнең кем турында әйткәнен аңламый. «Без уйнаштан тумаган, Атабыз бер — Аллаһы»,— диеп, алар үзләрен законлы туган угыллар дип санаганнарын күрсәтә. Ләкин Аллаһы чыннан да аларның Атасымы? «Атагыз Аллаһы булса,— дип әйтә Гайсә,— сез мине яратыр идегез, чөнки мин Аллаһыдан килеп монда торам. Мин үземнән-үзем килмәдем, Ул мине җибәрде». Гайсә аларга сорау бирә һәм үзе җавап кайтара: «Ни өчен сез мин әйткәнне аңламыйсыз? Чөнки минем сүземне тыңлый алмыйсыз» (Яхъя 8:41—43).

Гайсә аларга үзен кире кагулары нәрсәгә китерәчәген күрсәтергә тырыша. Ләкин хәзер ул турыдан-туры: «Сезнең атагыз — Иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез»,— дип әйтә. Аларның атасы нинди? Гайсә ачыктан-ачык: «Ул башлангычтан ук кеше үтерүче булган һәм хакыйкатьтән читкә киткән»,— дип әйтә. Гайсә болай дип өсти: «Кем Аллаһыдан, шул Аллаһы сүзләрен тыңлый. Ә сез Аллаһыдан түгел, шуңа күрә тыңламыйсыз» (Яхъя 8:44, 47).

Аның хөкем итүче сүзләреннән ярсып, алар: «Син самарияле, син җенле. Әллә без хак түгелме?» — дип әйтә. Яһүдләр Гайсәне «самарияле» дип атап, аңа җирәнеп караганнарын белдерә. Әмма Гайсә үзен кимсеткәннәренә игътибар итмичә, мондый җавап бирә: «Мин җенле түгел. Мин Атамны ихтирам итәм, ә сез мине хур итәсез». Бу бик җитди нәрсә. Гайсә болай дип аңлата: «Сүземне тотучы һичкайчан үлем күрмәячәк». Нинди искитәрлек вәгъдә! Әлбәттә, Гайсәнең рәсүлләр һәм үзенә иярүче башкалар туры мәгънәдә беркайчан да үлмәячәк дип әйтәсе килмәгән. Аның сүзләре буенча, алар беркайчан да мәңгелек үлем, ягъни «икенче үлем» күрмәячәк. «Икенче үлемнән» терелтелү юк (Яхъя 8:48—51; Ачылыш 21:8).

Әмма яһүдләр Гайсәнең сүзләрен турыдан-туры аңлый. Шуңа күрә алар болай ди: «Менә хәзер синең җенле булуыңа һич шигебез калмады. Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә син: „Сүземне тотучы һичкайчан үлем татымаячак“,— дисең. Әллә син атабыз Ибраһимнан да бөегрәкме? [...] Син үзеңне кем дип саныйсың?» (Яхъя 8:52, 53).

Бу сөйләшүдән шунысы ачык күренә: Гайсә бу кешеләргә үзенең Мәсих булуын күрсәтмәкче була. Ләкин аларның соравына туп-туры җавап бирер урынына, Гайсә болай ди: «Үземне үзем данлыйм икән, минем даным буш. Мине сез „Аллаһыбыз“ дип атаган Атам данлый. Шулай да сез аны белмисез, ә мин аны беләм. Аны белмим дисәм, мин сезнең кебек ялганчы булыр идем» (Яхъя 8:54, 55).

Гайсә янә аларның тугры аталары Ибраһим турында әйтә: «Атагыз Ибраһим минем көнемне күрергә өметләнеп, бик куанган иде. Ул аны күрде һәм куанды». Әйе, Ибраһим, Аллаһының вәгъдәсенә ышанып, Мәсихнең килүен зарыгып көткән. Яһүдләр, ышанмыйча: «Сиңа әле 50 яшь тә юк, ә син Ибраһимны күрдеңме?» — диләр. «Сезгә хак сүз әйтәм: мин әле Ибраһим туганчы бар идем»,— дип җавап бирә Гайсә. Бу сүзләре белән ул үзенең җиргә килгәнчегә кадәр күктә көчле рухи зат булып яшәгәне турында әйтә (Яхъя 8:56—58).

Гайсәнең бу сүзләренә ачулары кабарып, яһүдләр аны ташлар атып үтермәкче була. Әмма Гайсә исән-имин китеп бара.