Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Кунакчыллык һәм догага кагылышлы сабаклар

Кунакчыллык һәм догага кагылышлы сабаклар

ЛҮК 10:38—11:13

  • ГАЙСӘ МАРТА БЕЛӘН МӘРЬЯМ ЯНЫНА КИЛӘ

  • ДОГА КЫЛГАНДА ҮЗ ДИГӘНЕҢДӘ НЫК ТОРУ МӨҺИМ

Зәйтүн тавының көнчыгыш битендә, Иерусалимнан якынча 3 километр ераклыкта, Битания авылы урнашкан (Яхъя 11:18). Гайсә шунда апалы-сеңелле Марта белән Мәрьям янына кунакка бара. Алар һәм бертуганнары Лазар — Гайсәнең дуслары, һәм алар аны ачык йөз белән каршы ала.

Мәсихне кунак итү — зур хөрмәт! Мартаның Гайсәне иң яхшысы белән сыйлыйсы килә. Шуңа күрә ул мул өстәл әзерләргә керешә. Марта мәшәкатьләнеп йөргән арада, аның сеңелесе Мәрьям Гайсәнең аяк очына утырып, аның сүзләрен тыңлый. Берникадәр вакыттан соң Марта, Гайсә янына килеп: «Хуҗам, сеңелем бөтен эшне миңа гына калдырды, әллә сиңа барыберме? Әйт әле аңа, миңа булышсын»,— дип әйтә (Лүк 10:40).

Ләкин Гайсә Мәрьямгә бер сүз дә әйтми. Киресенчә, ул Мартага, матди нәрсәләр турында чиктән тыш кайгыртканы өчен, мондый киңәш бирә: «Марта, Марта, син күп нәрсә турында борчыласың һәм мәшәкатьләнеп йөрисең. Ә безгә күп нәрсә кирәк түгел, бер әйбер дә җитәр. Мәрьям исә яхшырагын сайлады, һәм бу аңардан алынмас» (Лүк 10:41, 42). Әйе, Гайсәнең сүзләре буенча, күп вакыт сарыф итеп, мул табын әзерлисе юк. Гади генә табын да җитә.

Әлбәттә, Мартаның ниятләре яхшы; аның кунакчыл хуҗабикә буласы килә. Әмма табын әзерләү турында артык борчылып, ул Аллаһы Улының үзеннән өйрәнү мөмкинлеген ычкындыра! Гайсә әйтүенчә, Мәрьям, акыллы эш итеп, яхшырагын сайлаган, һәм бу аңа мәңгелек файда китерер. Бу безнең барыбыз өчен дә үрнәк булырга тиеш.

Гайсә башка бер очракта тагын бер мөһим нәрсәгә өйрәтә. Аның бер шәкерте аңардан: «Хуҗам, Яхъя үзенең шәкертләрен дога кылырга өйрәткән кебек, безне дә дога кылырга өйрәтче»,— дип сорый (Лүк 11:1). Гайсә якынча ел ярым элек Таудагы вәгазендә шәкертләрен дога кылырга инде өйрәткән булган (Маттай 6:9—13). Әмма бу шәкерт, күрәсең, анда булмаган, шуңа күрә Гайсә доганың төп фикерләрен кабатлый. Аннары, өзлексез дога кылырга кирәклегенә басым ясар өчен, бер мисал китерә.

«Әйтик, сезнең дустыгыз бар, ди,— дип сүзен башлый Гайсә.— Һәм сез төн уртасында аның янына барып, аңа болай дисез: „Дустым, бурычка өч икмәк биреп тор әле, чөнки әле генә сәяхәт итүче бер дустым килде, ә минем аңа бирерлек бернәрсәм дә юк“. Ә ул өй эченнән: „Борчып йөрмә әле, ишекләр инде бикле, балаларым да минем белән ятакта. Мин торып, сиңа бернәрсә дә бирә алмыйм“,— дияр. Мин сезгә шуны әйтәм: ул дуслык хакына торып, икмәк бирмәсә дә, тегесе үз дигәнендә нык торганга, урыныннан күтәрелеп аңа бар кирәклесен бирер» (Лүк 11:5—8).

Гайсәнең бу сүзләре белән Йәһвә, бу мисалдагы дус кебек, үтенечләргә теләр-теләмәс җавап бирә дип әйтәсе килмәгән, юк. Аның шуңа игътибар итәсе килгән: әгәр дә ярдәм итәргә теләмәгән дус үз дигәнендә нык торган дустының үтенеченә җавап бирә икән, безнең кайгыртучан күктәге Атабыз үзенең тугры хезмәтчеләренең эчкерсез үтенечләренә бигрәк тә җавап бирәчәк! Гайсә болай дип дәвам итә: «Сезгә шуны әйтәм: бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — сезгә ачарлар. Чөнки һәр сораучы ала, һәр эзләүче таба, һәм һәр шакучыга ачарлар» (Лүк 11:9, 10).

Аннары Гайсә, үз фикеренә басым ясап, әти кешеләр турында болай дип әйтә: «Арагыздагы кайсы ата балык сораучы улына елан бирер? Я йомырка сораса, кайсы ата чаян бирер? Шуңа күрә сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, күктәге Ата үзеннән сораучыларга изге рухны бигрәк тә бирәчәк!» (Лүк 11:11—13). Чыннан да, Атабыз безне тыңларга һәм үтенечләребезгә җавап бирергә әзер икәненә ышандыручы нинди гаҗәеп чагыштыру!