Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАН АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Гайсә бер бай идарәчегә җавап бирә

Гайсә бер бай идарәчегә җавап бирә

МАТТАЙ 19:16—30 МАРК 10:17—31 ЛҮК 18:18—30

  • БЕР БАЙ КЕШЕ МӘҢГЕЛЕК ТОРМЫШ ТУРЫНДА СОРЫЙ

Гайсә һаман да Перея өлкәсе аша Иерусалимга юл тота. Юлда аның янына бер бай егет йөгереп килә дә алдына тезләнә. Бу кеше «идарәче», күрәсең, синагога башлыгы я Югары киңәшмә әгъзасыдыр. «Игелекле Остаз,— дип дәшә ул Гайсәгә,— мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» (Лүк 8:41; 18:18; 24:20).

«Ник син мине игелекле дип атыйсың? — дип әйтә Гайсә.— Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк» (Лүк 18:19). Күрәсең, бу егет «игелекле» дигән сүзне, раввиннарча, титул буларак куллана. Гайсә игелекле һәм яхшы Остаз булса да, ул «игелекле» дигән титулны Аллаһыга гына кулланып була икәнен күрсәтә.

«Мәңгелек тормышка ия буласың килсә, әмерләрне үтәп яшә»,— дип киңәш итә Гайсә. «Ниндиләрен?» — дип сорый теге егет. Гайсә Ун әмернең бишесен өземтә итеп китерә: кеше үтерү, зина кылу, урлау, ялган шаһитлек бирү, ата-ананы хөрмәт итү турында әйтә. Аннары ул мөһимрәк әмерне өстәп әйтә: «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (Маттай 19:17—19).

«Мин боларның барысын үтәп яшим. Миңа тагын нәрсә эшләргә?» — дип сорый тегесе (Маттай 19:20). Бу егет берәр игелек, каһарманлык кылсам, мәңгелек тормышка ия булачакмын дип уйлый торгандыр. Аның соравы эчкерсез икәнен күреп, «Гайсә аңа ярату тулы караш белән карап куя» (Марк 10:21). Әмма егет алдында бер киртә бар.

Аның күңеле байлыгына бәйләнгән. Шуңа күрә Гайсә болай ди: «Сиңа тагын шуны эшләргә кирәк: бар, үзеңдә булганны сатып, акчаны ярлыларга өләш, һәм күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә минем шәкертем бул». Әйе, бу егет үз акчасын ярлыларга — үзенә берни дә кайтара алмаган кешеләргә өләшеп, Гайсәнең шәкерте була алыр иде. Гайсә бу кешенең кайгыга төшеп торып китүен кызгану хисе белән карап кала. Егетнең үз байлыгын — «бик күп мал-мөлкәтен» яратуы аның күзләрен томалап, чын хәзинәне күрмәслек иткән (Марк 10:21, 22). «Акчалы кешеләргә Аллаһы Патшалыгына керү бик кыен булачак!» — дип әйтә Гайсә (Лүк 18:24).

Шәкертләр моңа һәм Гайсәнең аннары әйткән сүзләренә гаҗәпләнә. Гайсә болай ди: «Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк». «Алайса, кем котылып кала алыр?» — дип сорый алар. Әллә коткарылган булу кеше ирешмәслек дәрәҗәдә авыр нәрсәме? Гайсә аларга туп-туры карап: «Кеше булдыра алмаганны Аллаһы булдыра ала»,— дип җавап бирә (Лүк 18:25—27).

Шул бай кешедән аермалы буларак, Гайсәнең шәкертләре гел башка сайлау ясаганнар. Моңа игътибар итеп, Петер болай ди: «Менә без бөтен нәрсәбезне калдырып, сиңа ияреп киттек. Безгә моның өчен нәрсә булачак?» Аларның дөрес сайлаулары ахыр чиктә нәрсәгә китерәчәге турында Гайсә болай ди: «Адәм Улы шөһрәтле тәхетенә утыргач, Аллаһы бар нәрсәне яңартачак. Шул вакытта сез дә, миңа иярүчеләр, 12 тәхеткә утырачаксыз һәм Исраилнең 12 кабиләсен хөкем итәчәксез» (Маттай 19:27, 28).

Әлбәттә, Гайсә Гадән бакчасында булган шартлар кире кайтарылачак вакытны күздә тота. Петер һәм башка шәкертләр үз әҗерләрен алачак: Мәсих белән бергә җирдәге шул оҗмах белән идарә итәчәк. Әйе, мондый әҗер хакына теләсә нинди тырышлыклар куеп була!

Әмма шәкертләрнең әҗерләре киләчәк белән генә бәйле түгел. Алар инде хәзер фатихаларга ия. Гайсә болай ди: «Йортын, хатынын, абый-энеләрен, әти-әнисен я балаларын Аллаһы Патшалыгы хакына калдырган һәркем хәзерге вакытта күп тапкыр күбрәк алачак, ә киләчәк дөнья төзелешендә мәңгелек тормышка ия булачак» (Лүк 18:29, 30).

Әйе, аның шәкертләре кая гына бармасын, һәр җирдә аларның имандашлары булачак; һәм алар белән мөнәсәбәтләр туганлык мөнәсәбәтләренә караганда тыгызрак һәм кадерлерәк булачак. Кызганыч, әмма бу бай идарәче, күрәсең, бу әҗерне дә һәм Аллаһының күктәге Патшалыгында мәңгелек яшәү әҗерен дә югалта.

Гайсә болай дип өсти: «Әмма беренче булган күпләр ахыргы булыр, ә ахыргылар беренче булыр» (Маттай 19:30). Бу нәрсәне аңлата?

Бу бай идарәче, яһүди җитәкчеләренең берсе булганга, «беренчеләр» санына керә. Ул Аллаһы әмерләрен үти, шуңа күрә Гайсәнең шәкерте булып китеп күп игелек эшли алыр иде сыман. Әмма ул үз тормышында байлыгын һәм мал-мөлкәтен беренче урынга куя. Ә гади халык Гайсәнең өйрәтүен тыңлап, хакыйкать һәм тормыш юлы таба. Алар «ахыргылар» дип әйтеп була, ләкин хәзер «беренче» булып китәчәк. Алар Гайсә белән күктәге тәхетләргә утырачакларын һәм җирдәге оҗмах белән идарә итәчәкләрен түземсезлек белән көтә.