Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы мәҗлескә кемне чакыра?

Аллаһы мәҗлескә кемне чакыра?

ЛҮК 14:7—24

  • БАСЫНКЫЛЫККА ӨЙРӘТҮ

  • ЧАКЫРЫЛГАН КУНАКЛАР СЫЛТАУЛАР ЭЗЛИ

Гайсә әле генә сары су авыруыннан интеккән кешене савыктырган. Ул һаман да фарисейның өендә. Гайсә килгән кунакларның мәҗлестә үзләренә хөрмәтле урын сайлауларын күреп ала. Моны ул аларны басынкылыкка өйрәтер өчен куллана.

«Берәү сине туй мәҗлесенә чакырса,— дип сүзен башлый Гайсә,— иң хөрмәтле урынга утырма. Бәлки, чакырылганнар арасында синнән дә абруйлырагы бардыр. Шул чакта икегезне дә чакырган хуҗа, яныңа килеп: „Бу кешегә урын бирче“,— дияр. Шунда син оятка калып түбәнрәк урынга күчәрсең» (Лүк 14:8, 9).

Аннары Гайсә болай ди: «Сине чакырсалар, бар да иң түбән урынга утыр. Ул чакта хуҗа, яныңа килеп: „Дустым, хөрмәтлерәк урынга күчеп утырчы“,— дияр. Шунда син үзең белән бергә мәҗлестә утыручылар алдында ихтирам казанырсың». Сүз әдәп күрсәтү турында гына бармый. Гайсә болай дип аңлата: «Чөнки Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер» (Лүк 14:10, 11). Әйе, Гайсә кешеләрне басынкылык сыйфатын үстерергә дәртләндерә.

Шуннан соң Гайсә үзен чакырган фарисейга, Аллаһының хуплавын алыр өчен, кунакка кемне чакырырга икәнен күрсәтә. Ул болай ди: «Төшке яки кичке ашка кунаклар чакырырга булсаң, дусларыңны да, абый-энеләреңне дә, туганнарыңны да, бай күршеләреңне дә чакырма, чөнки алар да сине бер көн чакырып, кунакчыллыкка кунакчыллык белән кайтарыр. Син исә, мәҗлес үткәрәсең икән, ярлыларны, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр, һәм бәхетле булырсың, чөнки алар сине чакырып кунак итә алмый» (Лүк 14:12—14).

Дусларны, туганнарны һәм күршеләрне кунакка чакыру гадәти нәрсә, һәм Гайсәнең бу дөрес түгел дип әйтәсе килми. Аның сүзләре буенча, мохтаҗ булганнар өчен, мәсәлән, ярлылар, аксаклар я сукырлар өчен мәҗлес оештыру мул фатихалар китерә. Гайсә өй хуҗасына болай ди: «Әҗереңне тәкъвалар үледән терелгәндә алырсың». Бүтән бер кунак аның белән ризалашып: «Аллаһы Патшалыгында икмәк ашаучы бәхетле»,— дип әйтә (Лүк 14:15). Бу кеше моның нинди зур хөрмәт булачагын аңлый. Шулай да күпләр бу мөмкинлекне кадерләми. Моны Гайсәнең мондый мисалыннан күреп була:

«Бер кеше зур кичке аш үткәрергә булган һәм күп кенә кеше чакырган. Кичке аш вакыты җиткәч, ул, үз хезмәтчесен җибәреп, чакырылган кешеләргә: „Килегез, чөнки инде барысы әзер“,— дип әйтергә кушкан. Ләкин алар барысы да сылтау табып, бертавыштан баш тарта башлаган. Беренчесе аңа: „Мин кыр сатып алдым, һәм миңа аны карап кайтырга кирәк. Гафу итче инде мине“,— дип әйткән. Икенчесе исә: „Мин биш пар үгез сатып алдым, хәзер аларны сынап карарга җыенам. Гафу итче инде мине“,— дигән. Ә өченчесе: „Мин әле генә өйләндем, шуңа күрә килә алмыйм“,— дип әйткән» (Лүк 14:16—20).

Нинди юк-бар сылтаулар! Кеше, гадәттә, кырны я үгезләрне сатып алыр алдыннан карап чыга, шуңа күрә аларны аннан соң карау ашыгыч түгел. Өченче кеше өйләнүгә әзерләнми, ул инде өйләнгән, һәм бу аңа андый мөһим чакыруны кабул итәргә комачауларга тиеш түгел. Андый сылтауларны ишеткәч, хуҗа ярсый һәм үз хезмәтчесенә болай ди:

«Тизрәк, зур урамнарга, шәһәрнең тыкрыкларына бар да ярлыларны, гарипләрне, сукырларны һәм аксакларны монда алып кил». Хезмәтче ул кушканча эш итә, әмма буш урыннар әле дә бар. Шунда хуҗа хезмәтчесенә болай ди: «Юлларга, киртәләп куелган урыннарга бар һәм, өем тулы булсын өчен, кешеләрне килергә күндер. Сезгә шуны әйтәм: элек чакырылганнарның берсе дә кичке ашымны татымаячак» (Лүк 14:21—24).

Гайсә сөйләгән мисал Йәһвә Аллаһының Гайсә Мәсихне кешеләргә күктәге Патшалыкка чакыру таратырга җибәргәнен күрсәтә. Беренчеләрдән булып Патшалыкка керергә яһүдләр, аеруча дини җитәкчеләр чакырылган булган. Әмма аларның күбесе, Гайсә хезмәт иткәндә, бу чакыруны кабул итмәгән. Ләкин алардан тыш башкалар да чакырылган булачак. Гайсә ачык күрсәткәнчә, икенче чакыру киләчәктә гади яһүдләргә һәм яһүд диненә күчкән кешеләргә таратылачак. Аннары өченче һәм соңгы чакыру яһүдләр санаганча Аллаһы алдында яраклы булмаган кешеләргә таратылган булачак (Рәсүлләр 10:28—48).

Әйе, Гайсәнең әйткәннәре андагы кунакның: «Аллаһы Патшалыгында икмәк ашаучы бәхетле»,— дигән сүзләрен раслый.