Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсәнең Переядәге хезмәте

Гайсәнең Переядәге хезмәте

ЛҮК 13:22—14:6

  • «ТАР ИШЕК АША КЕРЕР ӨЧЕН БАР КӨЧЕГЕЗНЕ КУЕГЫЗ»

  • ГАЙСӘ ИЕРУСАЛИМДА ҮТЕРЕЛЕРГӘ ТИЕШ

Гайсә Яһүдиядә һәм Иерусалимда кешеләрне өйрәткән һәм савыктырган. Аннары ул Үрдүн елгасының аръягына кичә һәм Перея өлкәсендә кешеләрне шәһәрдән шәһәргә йөреп өйрәтә. Әмма тиздән ул кире Иерусалимга барыр.

Гайсә Переядә булган чакта, бер кеше аңардан: «Хуҗам, котылачак кешеләрнең саны аз булырмы?» — дип сорый. Бу кеше, бәлки, дини җитәкчеләр арасындагы күпләрме я азлар гына котылачакмы икәнлеге турында бәхәсне беләдер. Гайсә, бу сорауга җавап бирер урынына, котылу өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнлеге турында әйтә. Ул болай ди: «Тар ишек аша керер өчен бар көчегезне куегыз». Әйе, котылыр өчен тырышлыклар куярга, көрәшергә кирәк. Ни өчен? Гайсә: «Сезгә шуны әйтәм: күпләр керергә тырышыр, әмма керә алмас»,— дип аңлата (Лүк 13:23, 24).

Зур тырышлыклар кую мөһим икәнлеген күрсәтер өчен, Гайсә мондый мисал китерә: «Йорт Хуҗасы, үз урыныннан торып, ишекне бикләгәннән соң, сез тышкы якта калып, ишек кага башларсыз һәм: „Хуҗам, безгә ач әле“,— диярсез... [...] ...Әмма ул: „Сезнең кем икәнегезне белмим. Явызлык кылучылар, бөтенегез дә китегез янымнан!“ — дияр» (Лүк 13:25—27).

Бу мисал соңга калып килгән кешенең аяныч хәлен сурәтли. Күрәсең, ул үзенә генә уңайлы булган вакытта килә, әмма ишек инде ябык һәм бикле була. Ул, хәтта үзенә уңайлы булмаса да, иртәрәк килергә тиеш булган. Күп кенә кешеләрнең дә хәле шундый ук дип әйтеп була: алар Гайсәдән өйрәнү мөмкинлеген кулдан ычкындырып, файда алмаган һәм чын гыйбадәтне тормышларында беренче урынга куймаган. Гайсә яһүдләргә җибәрелгән, ләкин аларның күбесе Аллаһының котылу өчен бирелгән чарасын кабул итмәгән. Гайсәнең сүзләре буенча, алар, куып чыгарылгач, «үкереп елап, тешләрен» шыкырдатачак. Ә «көнчыгыштан һәм көнбатыштан, төньяктан һәм көньяктан» килгән, ягъни бар халыклардан булган, кешеләр «Аллаһы Патшалыгында табын янына утырыр» (Лүк 13:28, 29).

Сүзен дәвам итеп, Гайсә болай дип аңлата: «Ахыргыларның кайберләре [башка халык кешеләре һәм кысрыкланган яһүдләр] беренче булыр, ә беренче булганнарның кайберләре [Ибраһим токымнары булулары белән горурланган дини җитәкчеләр] ахыргы булыр» (Лүк 13:30). «Ахыргы» булу андый рәхмәтсез кешеләр Аллаһы Патшалыгына кермәячәк дигәнне аңлата.

Шул вакыт кайбер фарисейлар, Гайсә янына килеп: «Моннан чыгып кит, чөнки Һируд [Әнтип] сине үтерергә тели»,— дип әйтә. Гайсә бу җирләрдән китсен өчен, Һируд патша, бәлки, үзе бу турыда сүз таратадыр. Һируд Чумдыручы Яхъя үлемендә гаепле, һәм аның, күрәсең, башка пәйгамбәрнең үлемендә гаепле буласы килми. Ләкин Гайсә фарисейларга болай дип җавап бирә: «Барыгыз, ул төлкегә: „Бүген һәм иртәгә мин җеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам һәм берсекөнгә эшемне тәмамлармын“,— диегез» (Лүк 13:31, 32). Һирудны «төлке» дип атап, Гайсә төлкеләрнең хәйләкәр булганнарын күздә тотадыр. Әмма Гайсә Һирудка да, бүтән берәүгә дә үзе белән идарә итәргә я үзен ашыктырырга ирек бирмәс. Ул Атасы биргән вазифаны кеше әйткәнчә түгел, ә Аллаһы билгеләгән тәртип буенча үтәргә тәвәккәл.

Хәзер Гайсә Иерусалимга таба юл тота, чөнки, ул үзе аңлатканча, «пәйгамбәрнең Иерусалимнан читтә үтерелүе мөмкин түгел» (Лүк 13:33). Изге Язмалардагы бер пәйгамбәрлектә дә Мәсих шул шәһәрдә үтерелергә тиеш дип әйтелмәгән. Ни өчен соң Гайсә Иерусалимда үтерелергә тиеш? Чөнки Иерусалим — башкала. Анда 71 әгъзадан торган Югары киңәшмә урнашкан һәм анда ялган пәйгамбәрләр булуларында гаепләнгән кешеләрнең хөкем эше карала. Моннан тыш, анда хайваннар корбан итеп китерелә. Шуңа күрә Гайсә үзенең бүтән җирдә үтерелүе һич тә мөмкин түгел икәнен аңлый.

«Иерусалим, пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзенә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим,— дип көенә Гайсә.— Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез. Менә! Аллаһы гыйбадәтханәгезне ташлап китә» (Лүк 13:34, 35). Халык Аллаһы Улын кире кага һәм чәчкәнне урырга тиеш!

Гайсә Иерусалимга барганда, аны фарисейларның бер башлыгы өенә кунакка чакыра. Бу Шимбә көне. Кунаклар, ул нәрсә эшләр икән дип, аны игътибар белән күзәтеп тора, чөнки анда сары су авыруыннан (тән тукымаларына, аеруча аякларга саргылт сыекча җыелу авыруыннан) интегүче бер кеше бар. Гайсә фарисейлардан һәм Канунны яхшы белүчеләрдән: «Шимбә көнне савыктырырга рөхсәт ителәме, юкмы?» — дип сорый (Лүк 14:3).

Берсе дә дәшми. Гайсә ул кешене савыктыра һәм аннары алардан: «Берегезнең улы яки үгезе Шимбә көнне коега төшсә, сез аны шунда ук чыгармас идегезме?» — дип сорый (Лүк 14:5). Һәм алар кабат аның эзлекле соравына җавап кайтармый.